Сораулар игътибарга алынды
Барда округы башлыгы Х.Г. Алапановныӊ авылларда халык белән мәгълүмати очрашуларыныӊ соӊгылары 3 майга туры килде. Бу көнгә очрашулар Шермейка hәм Үдик территориаль бүлекләренә караган авылларда, Сүҗдедә планлаштырылган иде. Җыелышларда округ Думасы рәисе И.Р. Вахитов, депутатлар, территориаль бүлек җитәкчеләре катнашты. Шермейка авылында халык шактый җыелды. Бу юлы да иӊ башта 2022 елда администрациянеӊ эшчәнлеге, территорияләрне үстерү турында мәгълүмат тыӊланды, бу хакта округ администрациясе аппараты җитәкчесе И.Р. Исмакаев җиткерде. Үзәк больницаныӊ баш врачы И.Ә. Сәгыйдуллин халыкка медицина ярдәме күрсәтелү, сәламәтлеккә нинди факторларныӊ