Газ hәм юллар турында

25 апрельдә округ җитәкчелегенеӊ халык белән соӊгы очрашулары уздырылды. Бу көнне чара җиде торак пунктта үтте, шул рәвешле берьюлы өч территориаль бүлек: Барда, Төнгүк hәм Әрҗәнгә кагылды.

Әлеге очрашуларда округ башлыгыныӊ социаль үсеш буенча урынбасары Т.В.Балтаева, округ администрациясе аппараты җитәкчесе И.Р.Исмакаев, территориаль бүлекләр, үзәк район больницасы, Пермь крае буенча ПФРныӊ Барда муниципаль округында клиентлар хезмәте, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенеӊ Барда округы буенча территориаль бүлеге, Барда округы буенча 5нче санлы МТУсы, Рәсәй гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләре начальниклары hәм белгечләре, әлеге территорияләр буенча Дума депутатлары катнашты.

Округ администрациясе, сәламәтлек саклау, Пенсия фонды, социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге өлкәсендә, шулай ук янгыннар белән хәл буенча мәгълүмат тыӊланганнан соӊ, җирле халык үз сорауларын бирә алды. Иске Чат авылында яшәүчеләр газлаштыру темасы өчен борчылды, алар өйләренә “зәӊгәр“ ягулык килүен тели. Җыелучылар алдында җавап биреп, Татьяна Владимировна газлаштыруныӊ катлаулы hәм озын процесс булуын билгеләде. Беренче чиратта проект язарга кирәк, ә бу документ дәүләт экспертизасыныӊ уӊай бәясен алганнан соӊ, средстволар җәлеп итү чоры башлана. Чөнки край, федераль финанслаудан башка мондый зур проектларны тормышка ашыру мөмкин түгел. Т.В.Балтаева үз җавабына нәтиҗә ясап, газ кертүдә ихтыяҗы булган округта яшәүчеләр өчен бу теманыӊ мөhимлеген ассызыклады. Шуӊа күрә бу юнәлештә эш өзлексез бара. Әлеге темадан тыш, искечатлылар кәрәзле hәм стационар элемтәләрнеӊ начар булуын, шулай ук урам тренажерлары белән балалар мәйданчыгы булдыру кирәклеген h.б. билгеләп үттеләр.

Делегациянеӊ киләсе тукталышы Күперле Башап авылында булды, биредә инде берничә ел дәвамында юлны ремонтлау иӊ мөhим тема булып тора. Бу юл район үзәген муниципалитетныӊ көньяк-көнчыгыш өлешендәге торак пунктлары, шулай ук Куеда округы белән тоташтыра. Татьяна Владимировна сүзләренчә, хәзерге вакытта “Барда-Куеда“ юлы проекты әзер, быел аны башлау мөмкинлеге дә зур. Шулай ук авылда интернетныӊ бик акрын эшләвен, авыл урамнарына таш салу, торак пунктка керү юлындагы “Машинаны узу тыела“ дигән билгене “Тизлекне чикләү“гә алыштыру, җирле концерт мәйданчыгын газлаштыру hәм анда бильярд өстәле сатып алу h.б. темаларны әйтеп үттеләр.

Гадәттәгечә, очрашу ахырында авылларныӊ актив затларына округ башлыгы Х.Г.Алапанов исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды. Иске Чатта – Илзира Фәрит кызы Туйгелдина, Күперле Башапта Рафил Нәзи улы Исмәгыйлов билгеләнеп үтелде. Аннары зур делегация Шлик Башка юл тотты, шулай ук очрашулар Яӊа Казанка, Төнгүк, Аклыш авылларында дәвам итте hәм Беренче Әрҗәндә тәмамланды.

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *