Сугыш елы балаларына ачык хат

Исәнмесез, Күчтәнти авылыныӊ сугыш елы балалары!

Бүген сезгә без — 2021 нче ел балалары эндәшәбез. Сезнеӊ балачагыгыз бик авыр сугыш елларына туры килгән. Сугыш — ул фаҗига, сугыш — ул афәт, үлем, ятимлек, сугыш ул — күз яшьләре. Бу ачы еллар турында без дәреслекләрдән генә укып, яисә кинолардан гына карап беләбез. Бөек Ватан сугышы кешелек тарихында булган иӊ авыр, иӊ канкойгыч сугышларныӊ берсе. Бу сугыш күпме балаларны ятим, әти-әниләрне баласыз, хатыннарны тол калдырган. Инде утны-суны кичкән ветераннар да безнеӊ арада юк. Сугыш елларыныӊ авырлыгын үз җилкәсендә күтәргән, ачлыкны, ятимлекне туйганчы татыган балалар — сез безнеӊ белән, без сезгә бүген тагын бер тапкыр эндәшәбез.

Җиӊү бәйрәме көннәрендә сез, күз яшьләрен тыя алмыйча, безгә дәhшәтле еллар турында сөйлисез. Бик кызганыч, сезнеӊ дә сафлар әкренләп сирәгәя бара…

Гайнифә әби! Сезнеӊ өегез мәктәп белән янәшә генә. Сез иртүк торып, урамга чыгасыз, мәктәпкә килүче балалар Сезнеӊ белән исәнләшәләр, аларга елмаеп җавап бирәсез, хәлләрен сорашасыз, башларыннан сыйпап, аларны мәктәпкә озатасыз. Бу вакытларда үзегезнеӊ хәсрәтле балачагыгызны, тормыш авырлыкларыннан укый алмый калуыгызны борчылып уйлыйсыздыр.

Идеал абый! Инде 90 яшькә җитсәгез дә без Сезгә “абый” дибез, Сезнеӊ йөрәгегез яшь, безгә hаман да шахмат серләрен төшендерәсез. Сезнеӊ әтиегез сугышка киткәндә, әниегез өч бала белән калган. Әтиегез әйткән киӊәшләрне истә тотып, кышкы бураннарда да, көзге салкын яӊгырларда да җәяүләп Карман авылына укырга йөргәнсез. Ул вакытта Күчтәнти авылында тик башлангыч мәктәп кенә булган. Тырышкансыз, югары урыннарда эшләгәнсез. Әтиегез боларны күрә алмаган, ул Гомель өчен барган сугышларда мәӊгелеккә Белоруссия җирендә ятып калган.

Наилә апа! Сугыш турында искә алганда, бу еллар күләгәсе йөзегезгә төшә, болар турында Сез ачынып сөйлисез: “Колхоздагы бөтен эш хатын-кызлар, карт-корылар, балалар кулына калды”, — дип искә төшерәсез. Сез ачтан үлмәс өчен пикан, кычыткан, алабута ашап үскәнсез. “Витаминнар ашаганга таза без”, — дип көлдереп тә аласыз. Чыннан да, Сезне авыр тормыш, хезмәт чыныктырган, шулай таза булып йөзгә кадәр яшәгезче.

Әдия әби! Сез авылныӊ иӊ өлкән кешесе. Сугыш җиле Сезнеӊ гаиләгә дә кагылган. Абыегыз Нурихан сугышта hәлак булган, апагыз Зәкияне тракторчылар курсларына җибәргәннәр. “Ачка үлүчеләр дә булды, авылда ирләр юк, хатын-кызлар кабер казып, мәетләрне үзләре җыештырдылар”, — дип сөйләгәндә күзләргә яшь тула. Кечкенә генә килеш йөк төяүләр, бәрәӊге корытып, аларны фронтка җибәрүләр дә онытылмаслык булып хәтерегезгә уелган.

Әтиләрне сугышка озаткач, олыгаеп киткән балалар! Ачлы-туклы килеш, болыннарда печән чабулар, көзләрен амбарларда ашлык чистартулар, колхоз басуларында башак җыюлар, көч җитмәстәй авыр эшләр — болар барысы да сезнеӊ нәни иӊнәрегезгә төшкән. Сезнеӊ кечкенә генә кулларыгыз кышларын сугышчылар өчен йомшак оекбаш, бияләйләр бәйләгән, фронттагыларны җиӊүгә өндәп хатлар да язган.

Ганҗиян әби дә тыныч кына сөйли алмый: “Сугышныӊ беренче көннәрендә үк әтиемне хезмәт армиясенә алдылар. Ул хәрби заводта эшләде. ”Инде мин сугышка китәм”, — дигән хаты килде. Шуннан соӊ әтием турында бер хәбәр дә алмадык. “Әти” сүзен әйтергә тилмереп үстек инде”.

Сәүбән бабай! Сез әтиегезне күреп белмисез. Ул Сезгә саргаеп беткән фотографиядән генә карап елмая. Әтиегез сугышка киткәннән соӊ бер айдан, 1941 нче елныӊ августында тугансыз. Әтиегез ике яшьлек Наҗияне күтәргән, әниләренә тагын да өч бала Мидхәт, Миргазыян, Миӊҗахидән ияргәннәр. Алар да берсеннән-берсе вак. Күчтәнтидән Сарашка кадәр җәяү әтиләрен озата баралар. Менә аерылу минутлары килеп җитә, hич кенә дә аерылып китәсе килми, балалар елаша. Әтиегез балаларны сакларга куша. Үзе китә, әниегез вәгъдәсендә торып, биш баланы тәрбияләп үстерә. Хисбулла Шәйхи улы Рангулов Сталинград өчен барган каты сугышларда батырларча hәлак була.

Газимә әби! Ирек бабай! Сезнеӊ балачакны да сугыш урлаган, ятимлекнеӊ бар авырлыкларын күргәнсез. Чабата киеп, туӊ басуларда черек бәрәӊге җыйганыгызны бүгенгедәй хәтерлисез.

Гадилә әби, Мөнирә апа, Зәйнехан бабай, Миӊзифа, Мөслимә, Сәвия, Нәсимә, Рәфия, Асылбикә, Мөнибә, Мөршидә, Бибиханә әбиләр! Сугыш сезнеӊ гамьсез балачакны үзенә йоткан. Өсләрегезгә пуля яумаган, винтовка тотып сугышмагансыз, ләкин Җиӊүне якынайту өчен бөтен көчегезне куйган тыл ветераннары сез! Бүгенге матур, тыныч тормыш өчен без сезгә бурычлы. Без хәзер әти-әни кочагында иркә, мул тормышта үсәбез. Сез кичергән авырлыкны, ятимлекне беркемгә дә күрергә язмасын. Бик озак еллар хәзерге тормышыгызга сөенеп яшәгез әле. Дөньялар тыныч булсын!

Инесса Шадибаева, Күчтәнти мәктәбе, 8 класс.

Җитәкчесе Резида Лотфулла кызы Рангулова.

Редакциядән. Бу хат узган 2021 елда “Ветеранга хат” дип исемләнгән муниципаль конкурста 1 урын яулады. Җиӊүчене hәм аныӊ җитәкчесен котлыйбыз, алга таба да уӊышлар телибез.

Язмабыз әӊгәмә биргән Әдия әби hәм Наилә апа рухларына изге дога булып ирешсә иде, инде алар безнеӊ арабызда түгелләр.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *