Тагын бер ветеран авылдашыбызны ачыкладык

Бу мәкаләне язарга мине “Таӊ” газетасында 2020 елныӊ 26 август санында басылган “Картәниемнеӊ сугыш чоры балачагы ” хәбәре этәрде. Печмень авылыннан Альберт Казанбаев үзенеӊ картәнисе Әхмәрова (Балтикова) Хәсинә Хәбиб кызы турында бәян иткән иде. Шунда ук Хәсинә апаныӊ сугышта катнашкан әтисе Балтиков Хәбиб Галимулла улы турында мәгълүмат та бар иде. Менә бу яӊалык, ичмаса!

Бөек Җиӊүнеӊ 75 еллыгына багышланган “Авылыбызныӊ хәтер китабы” инде басылган, анда Сөҗән авылыннан (Күтер авылын да кертеп) 145 кешенеӊ Бөек Ватан сугышында катнашып, Җиӊүгә өлеш кертүе турында шактый күп мәгълүмат бирелгән иде. Әлбәттә, китапны язганда Идият абый Әширов белән без бу темага нокта куймаган идек, әле ачыкланасы кешеләр булыр, дип уйладык. Менә шундый форсат килеп туды! Печменьгә шалтыратып, Альберт hәм аныӊ әнисе Лидия Мәсхүт кызы Жуйкова, ветеранныӊ улы Хәниф абый белән сөйләшеп, авылда Хәбиб абыйны белүче кешене табып, тагын бер фронтовик авылдашыбыз — Балтиков Хәбиб Галимулла улыныӊ исемен тәкъдим итә алабыз. hәм бу эшебез Бөек Җиӊү алып килүчеләр алдында бурычыбызны үтәү булып яӊгырасын иде.

Балтиков Хәбиб 1896 елда Сөҗән авылында Галимулла hәм Мәйхәрәм гаиләсендә туа. Гаиләдә тагын Габделгалим, Зиннәт, Минхәят исемле туганнары була. Шуны да әйтергә кирәк, аныӊ абыйсы Балтиков Зиннәт авылыбыздан Беренче hәм Икенче Бөтендөнья сугышларында катнашучы 3 ирнеӊ берсе.

1920 еллар ахырында Хәбиб Сараш кызы Хәтирәгә өйләнә. Аларныӊ өч баласы була, Хәсинә белән Фаиз әле сугышка кадәр туа, ә кечкенә Хәниф 1941неӊ 20 сентябрендә дөньяга аваз сала. Ул бүген исән-сау, Чернушкада яши.

Хәбиб абый Балтиков сугышка 1942 елныӊ сентябрендә алына. Башта бер елга якын Сталинград фронтында, аннан 1943 елныӊ октябреннән 1944 елныӊ июненә кадәр IV Украина hәм I Прибалтика, ә 1944 елныӊ декабреннән III Белоруссия фронтында озын сугышчан юл үтә. Ул 1943 елда каты яраланып, Цюрупински госпиталендә яраларын төзәтә hәм тагын сугышчан юлын дәвам итә.

1945 елда 87нче Гвардия Перекоп Кызыл Байраклы Суворов орденлы дивизия командиры приказы нигезендә 261нче Гвардия укчы полкы сугышчысы Балтиков “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Анда болай диелгән: “СССР Югары Советы Президиумы исеменнән гвардия кызылармеецы, беренче укчылар батальоны атучысы Балтиков Хәбибне гитлерчылар белән сугышларда зур хәрби юл үтүе hәм 5 немец солдатын юк иткәнгә күрә “Батырлык өчен” медале белән бүләклим”.

Җиӊү яулаганнан соӊ 1945 елда ветеран туган авылы Сөҗәнгә кайта, гаиләсе белән шунда яши. Янгын сүндерүче булып эшли, кибеттә каравылда тора. Сугышта алган яралары тазалыгын нык какшаткан, күрәсеӊ, ул 1953 елныӊ июнендә безнеӊ арадан китә. Ветеран туган авылында җирләнә, аӊа бу вакытта нибары 57 яшь була.

Шулай итеп, хәзер авылыбызга сугыштан исән-сау кайткан 64нче ветеран исеме ачыкланды. Аныӊ тормышыныӊ дәвамы булып улы, күп санлы оныклары яши, алар илебезгә намуслы хезмәт итәләр.

Бөек Җиӊүгә быел 77 ел тула. Сугыш корбаннарын, сугыштан исән кайтып инде гүр иясе булган ветераннарыбызны онытмасак иде! Бу – безнеӊ бурычыбыз! Алар яулаган тынычлык бүген аеруча мөhим яӊгырый, минемчә.

Кадрия Уразова.

Каенавыл.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *