Елмаеп кайтып керер кебек

Район җәмәгатьчелеге танылган якташыбыз – фольклорчы-галим, язучы, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Фәйзрахман улы Ягъфәровның вафатына ун ел тулуны билгели. Шул уңай белән аның тормыш иптәше Әкълимә ханым, балалары Илдар hәм Юлдаш гаиләләре белән, туганнары Бардада искә алу кичәсе – Коръән ашы мәҗлесе дә үткәрделәр, анда якташыбызның иң-иң якыннары, дуслары, фикердәшләре җыелды. Район имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мозафаров җитәкчелегендә дин әhелләре Коръән сүрәләре укыдылар. Чыгыш ясаучылар – Сәлим Назин, Идеал Закиров, Идият Әширов, Әлфия Таразова, Фәния Гозәерова, Кадыйрҗан Зиятов hәм башкалар Рәшит Фәйзрахман

Подробнее

Чикләвек интеллектуаль уены

11 августта Барда мәдәният hәм ял үзәгендә “Чикләвек” интеллектуаль уенында үз белемнәрен тикшерү өчен районның зирәк акыллы hәм тапкыр яшьләре җыелды. Барысы 10 команда булды. Алар 2 сәгать дәвамында Пермь командасы уйлап тапкан иң көтелмәгән сорауларга җавап бирделәр. Командалар төрле темалар буенча 6 тур уздылар, этапларның берсе Бардага, татар hәм башкорт халыкларына багышланган иде. Мәсәлән, Салават Фәтхетдиновның әти исеме, “Салават Юлаев” хоккей клубы эмблемасы кебек сорауларга җавап табарга туры килде. Барлык турлар нәтиҗәләре буенча 37 очко белән “Бердросович туганнары” командасы

Подробнее

Заман сулышын тоеп

Ход работ на улице 50 лет Победы райцентра

Ход работ на улице 50 лет Победы райцентра Замана көннән көн алга бара. Интернет, кәрәзле, җепселле-оптик элемтә, тагын әллә ниләр — өйрәнеп кенә җитеш. Хәзер кечкенә генә балалар да ноутбук, планшетта “йөзә“. Нишлисең, XXI гасыр балалары шул. Безнең район да башка төбәкләрдән калышмый, бәлки әле алдарак та барадыр. Бардага hәм авылларга җепселле-оптик элемтә килүе турында күпләргә мәгълүм hәм аннан уңышлы кулланалар да инде. Иң беренче шуны ачыклыйк, җепселле-оптик элемтә линиясе дигәнне ничек аңларга? Информацион сигнал таратучы сыйфатында оптик диапазонлы электромагнит

Подробнее

Кичерешләргә бай турслет

Муниципаль экологик hәм туристик слет озак еллар уздыру дәверендә инде балалар көтеп алган традицион чарага әверелде. Бит ул үз белемнәреңне, күнекмәләреңне күрсәтү, яңа танышлар табу, hәм, гомумән күңелле компаниядә, учак янында, гитарага җырлап белән ял итү өчен яхшы мөмкинлек. 16 августта Тол елгасы буенда урнашкан Түбәнавыл янында туган якны ихлас сөючеләр җыелды. Ике көн дәвамында районның сигез мәктәбе укучылары дендрологиядә, таксациядә, буссоль белән эшләүдә белемнәрен күрсәттеләр, төеннәр бәйләделәр, ”зыян күрүчеләрне коткардылар“… — Бу территория слет уздыру өчен очраклы рәвештә сайланмады.

Подробнее

Бер тапкыр күрү яхшырак

Галина Викторовна Толстова

Районыбыз территориясендәге шәхси, крестьян-фермер хуҗалыкларында бик күп яшелчәләр, җиләк-җимешләр, үрентеләр үстерелә. hәр ел бакчачылар төрле проблемалар белән очрашалар: зыян китерүче бөҗәкләр, үсемлек авырулары, шулай ук hава шартлары үзгәрү — корылык яки, киресенчә, яңгырның күп явуы, кабат кырау төшү, түбән температура яки эсселек. Бер сүз белән әйткәндә, Урал – игенчелек өчен уңай булмаган зона. Кайчак, зур акчалар сарыф итеп hәм күп көч кертеп тә, бернәрсә дә җыеп алып булмый. Ләкин hәркемнең табигать шартларына җайлашырга, хаталар булдырмаска көченнән килә, моның өчен тәҗрибә

Подробнее

Җиңүең белән, Нәсүр!

С победой, Насур!

Аланья шәhәрендә (Төркия) 8нән 13 июньгә кадәр узган “Без бергә-2018” Халыкара фестивале жюри әгъзалары җиңүчеләрне игълан итте. “Иң яхшы актерлык эше” премиясен режиссер Нәсүр Юрушбаевның “Нигез йорт” фильмы алды. Фильм Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгының 2017 елда фильмнар җитештерүгә бүленгән субсидиясе ярдәмендә төшерелде. Безнең редакция котлауларга кушыла hәм якташыбызга иҗатында hәм тормышында яңа уңышлар тели! Фильмны Нәсүр Туймазы драма театры актерлары белән Башкортостанда төшергән. Ул фильм сценариен күренекле татар язучысы Галимҗан Гыйлмановның “Нигез йорт” әсәре буенча язган, үзе үк фильмның режиссеры

Подробнее

Сезнең белән горурланабыз

«Мы гордимся вами»

Узган атнада район администрациясенең утырышлар залында гадәттәгечә район башлыгы 2018 елда мәктәпне иң яхшы тәмамлаучы кызлар hәм егетләрне тантаналы кабул итте. Быел 12 тугызынчы класс укучысы мәктәпне бишле билгеләре белән, 12 унберенче класс укучысы бишле билгеләре hәм “Укуда аерым уңышлар өчен” медале белән тәмамладылар. Алар — укуда, спортта аерым уңышларга ирешкән, предмет олимпиадалары, төрле дәрәҗәдәге конкурслар җиңүчеләре hәм призерлары булган Барда гимназиясе, Үдик, Печмень, Сараш, Төнгүк, Каенавыл hәм Озын Ялан урта мәктәпләре укучылары. Тантанада катнашучыларны муниципаль район башлыгы С.М. Ибраев,

Подробнее

Көтеп алынган бәйрәм

» order_by=»imagedate» order_direction=»ASC» returns=»included» maximum_entity_count=»500″] Каенавыл… Олы тарихлы, бүгенгесе матур, киләчәге өметле булган, җырларда җырланган авыл. Күпләргә гомер бүләк иткән, илhам иңдергән, зур тормышка юллама биргән мәгърифәт hәм мәдәният үзәге. Уңган җир кешеләре, осталар үстергән төбәк… Авыл бәйрәмендә катнашып, мәйданда җыелучыларны күздән үткәреп, шундый уйлар кичердем. Бәйрәм искиткеч булды, эчтәлеге дә hәрьяклап уйланган, бай hәм кызыклы иде, билгеләнгән hәр чара уңышлы үтте. Халык күп катнашты, авыл бу көнне төрле төбәкләрдә яшәүче улларын hәм кызларын үзенә дәшеп кайтарды. Алар районыбыз авылларыннан,

Подробнее

Очрашу урыны — балалар мәйданчыгы

Место встречи – летняя площадка

Без “Пермь крае-мәдәният территориясе” проектында Барданың икенче тапкыр җиңүче булуы турында язган идек инде. Шул уңайдан безнең территориядә “БардаДа” программасын тормышка ашыру көтелә, ә бу яңа арт-объектлар барлыкка килүен, төрле чаралар узачагын hәм бардалыларның уңай хисләр hәм яңа тәэсирләр алачагын белдерә. Алда билгеләп үтелгән программа кысаларында 26 июньдә, сишәмбе көнне, Җиңү мәйданында “Ачык мәдәният территориясе” җәйге мәйданчыгы эшли башлады. Көннең эссе булуына карамастан, әллә аның тәэсирендә, мәйданда бик күп балалар җыелды. Малайлар hәм кызлар өчен биюләр, уеннар hәм конкурслар, яшүсмерләр

Подробнее

Балет — ул искиткеч дөнья

Балерина Альбина Рангулова из Пермского края

Үз эшчәнлекләре белән танылу алган якташларыбызны hәм милләттәшләребезне беләбез. Ә менә балетта, әле кайда – дөньякүләм танылган Пермь балетында биюче кызыбыз барлыгы күпләргә мәгълүм түгелдер. Исеме – Альбина Рангулова. П.И. Чайковский исемендәге Пермь опера hәм балет театрында очрашу вакытында без аның тормышы белән якыннан таныштык. Искитмәле хәл: шәhәрдә туып, рус мохитендә тәрбияләнеп үссә дә, татар телендә рәхәтләнеп сөйләшә. — Гаҗәпләнергә кирәкми: әти-әнием Барда районыннан бит. Әнием – Таныптан, Фәйзерахмановлар затыннан, Резеда Әбүбәкер кызы, әтием – Икенче Әрҗәннән, Альфрит Гаптелбәр улы

Подробнее