Сезнең белән горурланабыз

«Мы гордимся вами»
Узган атнада район администрациясенең утырышлар залында гадәттәгечә район башлыгы 2018 елда мәктәпне иң яхшы тәмамлаучы кызлар hәм егетләрне тантаналы кабул итте. Быел 12 тугызынчы класс укучысы мәктәпне бишле билгеләре белән, 12 унберенче класс укучысы бишле билгеләре hәм “Укуда аерым уңышлар өчен” медале белән тәмамладылар. Алар — укуда, спортта аерым уңышларга ирешкән, предмет олимпиадалары, төрле дәрәҗәдәге конкурслар җиңүчеләре hәм призерлары булган Барда гимназиясе, Үдик, Печмень, Сараш, Төнгүк, Каенавыл hәм Озын Ялан урта мәктәпләре укучылары.
Тантанада катнашучыларны муниципаль район башлыгы С.М. Ибраев, Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов, мәгариф идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Г.Х. Исмәгыйлова сәламләде.
— Мәктәпне тәмамлау — hәр кешенең гомерендә иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе. Бүген сез җитди hәм җаваплы карарлар бусагасында басып торасыз. Сез яшь, энергиягез hәм көчегез ташып тора, сезнең киләчәккә планнарыгыз зур. Беркайчан да ирешкәнегездә тукталып калмагыз – тагын да яхшырак булырга тырышыгыз! Сезгә зур өметләр баглана, чөнки нәкъ сез- безнең район, край hәм ил киләчәге. hәрберегезнең уңышы нык тору, үз көчегезгә ышану, алга бару теләге белән бәйле. Мөстәкыйль тормышыгыз бай эчтәлекле hәм нәтиҗәле булсын. Без сезнең белән горурланабыз, – диделәр чыгыш ясаучылар hәм шундый сәләтле hәм уңышлы балалар тәрбияләгәннәре өчен ата-аналарга hәм укытучыларга рәхмәт белдерделәр.
Аннан соң укучыларга күптәннән көтелгән аттестатлар hәм медальләр, ә аларның ата-аналарына район башлыгы исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.
Чыннан да, бу егет hәм кызлар район, ата-аналар hәм укытучылар горурлыгы. Шундый яхшы нәтиҗәләргә алар хезмәт сөючәнлек, максатчанлык ярдәмендә ирештеләр.
Бу көнне мәктәпне тәмамлаучылар исеменә җылы теләкләр ата-аналардан hәм укытучылардан да яңгырады. Җавап сүз белән Печмень урта мәктәбенең 11 сыйныфын тәмамлаучы Элида Субакова чыгыш ясады. Ул hәрчак яннарында булганнары, ярдәм иткәннәре hәм тормышта hәм укуда дөрес юнәлеш биргәннәре өчен укытучыларга hәм ата-аналарга рәхмәт белдерде, аларның өметләрен акларбыз дип ышандырды.
Рушан Адутов Үдик урта мәктәбенең 11 сыйныфын шулай ук бишле билгеләре белән hәм “Укуда аерым уңышлар өчен” медале белән тәмамлады. Киләчәк тормышын ул хәрби эш белән бәйләргә уйлый. “Без улыбыз мәктәпне шундый яхшы нәтиҗә белән тәмамлавына бик шат, аның белән горурланабыз. Аңа киләчәктә зур уңышлар телибез. Егет hәм кызлар кайда гына булуларына карамастан кече Ватаннарын онытмасыннар, игелекле кеше булып калсыннар”, — дип теләде аның әнисе Әлфия Габдрәшит кызы.
Без дә югары hәм урта уку йортларын тәмамлаганнан соң егет hәм кызлар туган районнарына белгечләр булып кайтуына өметләнәбез.
Индира ХАҖҗиева.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *