Очрашу урыны — балалар мәйданчыгы

Место встречи – летняя площадка
Без “Пермь крае-мәдәният территориясе” проектында Барданың икенче тапкыр җиңүче булуы турында язган идек инде. Шул уңайдан безнең территориядә “БардаДа” программасын тормышка ашыру көтелә, ә бу яңа арт-объектлар барлыкка килүен, төрле чаралар узачагын hәм бардалыларның уңай хисләр hәм яңа тәэсирләр алачагын белдерә.
Алда билгеләп үтелгән программа кысаларында 26 июньдә, сишәмбе көнне, Җиңү мәйданында “Ачык мәдәният территориясе” җәйге мәйданчыгы эшли башлады. Көннең эссе булуына карамастан, әллә аның тәэсирендә, мәйданда бик күп балалар җыелды. Малайлар hәм кызлар өчен биюләр, уеннар hәм конкурслар, яшүсмерләр арасында популяр булган “Бейблэйд Берст” уены буенча турнир, осталык дәресләрен үз эченә алган яхшы программа әзерләнгән иде, шулай ук “Ретрорәсем” музей фотосалоны эшләде, биредә hәр теләгән кеше борынгы стильдә фотолар ясый алды.
Чара бию буенча осталык дәресеннән башланды. “DanceFormers“ бию коллективы җитәкчесе Р.А. Хаюмов катнашучыларга берничә бию элементларын күрсәтте, ә алар үз чиратында тырышып берничә “па” ясадылар. “ЦМИПК” АНОсы белгече А.Р. Ишимова җитәкчелегендә актив балалар “Бейблэйд Берст” уенында ярыштылар. Нәтиҗәдә 13 команда арасыннан аренада волчокларын иң шәп әйләндерүче “Сорви головы” командасы вәкилләре җиңүчеләр булып танылды. Бу гади, кызыклы hәм мавыктыргыч уен бүген бөтен дөнья балалары арасында популяр. Волчоклары булмаучылар аниматор белән күңелле ял иттеләр, алар биеделәр, уйнадылар, төрле биремнәр башкарып ярыштылар. Иҗат белән кызыксынган балалар осталык дәресләрендә булдылар, биредә кәгазьдән чәчәк hәм шпагаттан декоратив ваза ясадылар.
— Бүген без җәйге мәйданчыкны ачтык, чара төрле осталык дәресләре белән тулы, аниматорлар эшли, малайлар “Бейблэйд Берст” уенында ярышалар, ягъни без кызыксынулары төрле булган балаларны җәлеп итәргә тырыштык. Мондый проектлар бик мөhим, чөнки баланы файдалы нәрсәгә җәлеп итмәсәң, аның энергиясе башка hәм күп очракта тискәре юнәлештә китәчәк. Проектның максаты – балалар hәм яшүсмерләр ялын дөрес оештыру, аларның үсешенә ярдәм итү. Мәйданчык эше бу көн белән генә чикләнми, дүшәмбедән җомгага кадәр берьюлы берничә сәгать дәвамында минимум 2-3 мәйданчык эшләячәк. Сентябрь аена хәтле без бар теләкләре булганнарны көтәбез, — диде Яшьләр инициативасы үзәге директоры Э.Т. Машаров.
Менә шулай, Пермь крае Мәдәният министрлыгы, район hәм җирлек администрацияләре, мәдәният идарәсе, Барда мәдәният hәм ял үзәге, Яшьләр инициативасы үзәге ярдәмендә Бардада балалар өчен оештырылган ял урыны барлыкка килде. Минем фикеремчә, бу бик яхшы идея, хәзер инде балалар кайда күңелле вакыт уздыру мөмкин булуын белә.
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *