Көтеп алынган бәйрәм

» order_by=»imagedate» order_direction=»ASC» returns=»included» maximum_entity_count=»500″]
Каенавыл… Олы тарихлы, бүгенгесе матур, киләчәге өметле булган, җырларда җырланган авыл. Күпләргә гомер бүләк иткән, илhам иңдергән, зур тормышка юллама биргән мәгърифәт hәм мәдәният үзәге. Уңган җир кешеләре, осталар үстергән төбәк…
Авыл бәйрәмендә катнашып, мәйданда җыелучыларны күздән үткәреп, шундый уйлар кичердем. Бәйрәм искиткеч булды, эчтәлеге дә hәрьяклап уйланган, бай hәм кызыклы иде, билгеләнгән hәр чара уңышлы үтте. Халык күп катнашты, авыл бу көнне төрле төбәкләрдә яшәүче улларын hәм кызларын үзенә дәшеп кайтарды. Алар районыбыз авылларыннан, күрше-тирә район hәм шәhәрләрдән, Пермьнән, Татарстан, Башкортостан, Удмуртия республикаларыннан, Себер өлкәләреннән – ераклардан кайткан, ә икенчеләр кунак булып килгән иде. Авыл бәйрәме барысын да берләштерде. Табигать тә очрашу шатлыгын бозарга базмады, күрәсең, көн матур булды. Сабан туйларын салкында яисә яңгырда күшегеп үткәргән халык кояш нурларында коенды…
Көтеп алынган бәйрәм иде бу, соңгы сабантуйдан соң алты дистәләп ел үткәч авыл янә шаулатып зур бәйрәм үткәрде. Ә моның башы болай була. Бер төркем энтузиастлар мәгариф ветераны Фәнзилә Мөхетдин кызы Әбүбәкерова җитәкчелегендә авыл тарихы сәхифәләрен барлап, китап язу hәм чыгару эшенә алына, бу эштә аеруча Динә hәм Гөлназ Заитовалар h.б. күп булышлык итә. Материаллар җитәрлек тупланып, аларны тәртипкә китереп, “Таң“ редакциясе ярдәме белән быелның апрель аенда “Күңелемә якын Каенавыл“ китабы дөнья күрә, аны бастыру чыгымнарын тулысы белән авыл халкы hәм иганәчеләр күтәрә. Каенавыллылар янә бер тәвәккәлләргә — китап саткан акчага авыл бәйрәме үткәрергә булалар. hәм бу ниятләре дә барып чыга, авылдашлары ярдәме белән шундый зур бәйрәм оештырыла. Нинди яхшы үрнәк!
— Барысы да уйланганча килеп чыкты, — ди Фәнзилә Мөхетдин кызы. – Башкарып чыга алырбызмы, дип нык борчылырга туры килмәде, авыл халкы безнең фикерне хуплап каршы алды hәм теләктәшлек күрсәтте. Китап тиз арада сатылды, акчасы җыелгач, бәйрәмне дә теләгәнчә оештыру мөмкин булды. Барлык эшләрне шул китаптан кергән акчага башкардык. Авылдашлар – яше дә, карты да — Чириз буендагы бу мәйданны хәзерләүдә бик теләп ярдәм итте. Оештыру эшләрендә мәктәп директоры Ринат Гофран улы Әмиров, бәйрәм сәхнәсен ясауда нефтьчеләрдә эшләүче Эльмар Шамил улы Сәхәбетдинов, концертта чыгыш ясау өчен артистлар чакыруда Пермьдә эшләүче Эмиль Илдус улы Мостаев, авыл җирлеге администрациясе, мәдәният хезмәткәрләре, район Башкорт корылтае әгъзалары зур булышлык күрсәтте. Бәйрәмне оештыруда hәм үткәрүдә ярдәмләшкән hәркемгә олы рәхмәтебезне белдерәбез!..
Мәйданда бәйрәм гөрли. Туган авыл бәйрәме! Программада нинди генә чаралар каралмаган: Әбүбәкеровлар, Әмировлар, Габдушевлар, Дускаевлар, Заитовлар, Имашевлар, Мостаевлар, Сакаевлар, Чурмаевлар, Юлаевлар затлары сафка тезелеп парадта үтә, алар бу көнгә шәҗәрәләрен дә ясаганнар hәм халык игътибарына тәкъдим иткәннәр; укуда hәм җәмәгать эшләрендә алдынгылар М.Г.Имашев исемендәге премия белән бүләкләнә, аларны Мәсгут Габдрахманович үзе hәм урта мәктәп директоры Р.Г.Әмиров тапшыра; быел авылда тугыз бала тууы турында хәбәр ителеп, шушы яшь гаиләләр хөрмәтләнә; егерме биш ел hәм илле елдан күбрәк гомер иткән гаиләләр котлаулар hәм истәлекле бүләкләр кабул итә; иң өлкәннәрдән исәпләнүче – 88 яшьлек Махия апа Михайлова, бриллиант туйлары уңае белән Тәскирә hәм Мәсхүт Мөэминовлар тәбрикләнә; подполковник, бәйрәмгә кайткан Илфат Иткинов армиягә чакырылучы авылдашы Әлфиз Заитовка яхшы хезмәт теләп чыгыш ясый, туган җир туфрагын тапшыра h.б.
Сәхнәдән җыр-моң агыла, матурдан-матур биюләр башкарыла. Җыр дигәннән, бу көнне Каенавылга багышланган өч җыр яңгырады, аларны Әдhәт Синегул hәм Наил Габдушев сүзләренә Мәсгут абый Имашев, Әнүзә Сакаева сүзләренә Әдис Маликов иҗат иткән. Авыл ветераннар хоры, бәйрәм кунаклары Фатыйма Имашева hәм Айдар Фәтхетдинов башкаруындагы ул җырларны халык җылы кабул итте. Бәйрәм чаралары концерт номерлары белән аралашып барды. “Саксар“ ансамбле җырлары, Бардадан “Дуслык“ коллективы, Пермьнән “Гүзәл Чулман“ ансамбле, Казаннан кайткан Диләрә Мөэминова биюләре hәм башка чыгышлар – барысы да бәйрәмне бизәде.
Шунысына игътибар иттем: бу авылга күпләрнең язмышы мөнәсәбәтле икән. Мәсгут абый Имашевның туган авылы булуы билгеле, сугыш hәм хезмәт ветераны Барый абый Ишманов, Казанда яшәүче отставкадагы милиция полковнигы Наил Аптуков, Екатеринбургтан кайткан җәмәгать эшлеклесе Сөфхәт Надыйров, Пермьдә край арбитраж суды судьясы булып эшләп лаеклы ялга чыккан Мөнәфирә Крымджанова, Лысьва шәhәре прокуроры Алмаз Сакаев, биредә урта белем алган, хәзер районның баш врачы Илнур Сәгыйдуллин, хезмәт эшчәнлеген биредә башлаган “Дуслык“ ансамбле җитәкчесе Гүзәл Нуриханова – барысы да бәйрәмдә иде. Мәйданда бу көнне туганнар, дуслар очрашты, гаилә шәҗәрәләре зат вәкилләрен бергә җыйды, йөзләр күрешү hәм бәйрәм шатлыгыннан балкыды.
Каенавыл бай тарихлы авыл, бу хакта Ф.М.Әбүбәкерова җитәкчелегендә эшләнгән китапта тулы сөйләнелә. Узган гасырда авыл уңган игенчеләре hәм терлекчеләре – район алдынгылары белән дан тотты, мәдәният, мәгариф өлкәсендә күркәм эшләре белән танылу алды. Хезмәт данын бүгенге буын ишәйтә. Илhам Дускаев hәм Айдар Сакаев җитәкләүче коллективлар җирдә нәтиҗәле эшли, учреждениеләр эшчәнлеге тиешле дәрәҗәдә, авыл түбәтәйләр чигү, агач эшләре осталары, иҗат кешеләре белән киң танылу алды.
Тарих дәвам итә, аның яңа сәхифәләре дә, hичсүзсез, сокланырлык эш-гамәлләр, вакыйгалар белән тулыланачак. Ә бу авыл бәйрәмен оештыручылар аны традициягә кертү, киләсе елда да үткәрү уе белән яналар. Бердәм булганда, бу уй-теләкләре дә тормышка ашачагына ышаныч зур.
Эльмарт УРАЗОВ.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *