ЭлектРамир үз сатып алучыларын көтә
26 апрельдә Бардада тагын бер кибет ачылды – Руслан Фаил улы hәм Әлфия Мәсхүт кызы Назаровлар Матросов урамы, 17 “а” адресы буенча яңа сәүдә ноктасы ачтылар. “ЭлектРамир” исеме үзе өчен үзе сөйли — биредә төрле электр товарлары табарга мөмкин. Кибет ачу фикерен яшьләргә дуслары hәм туганнары бирә. Руслан hөнәре буенча электрик, шуңа күрә үз эшен ачу буенча тәкъдимнәрне еш ишетә. Назаровлар бу фикерне күтәреп алалар, сынап карарга булалар. Ата-аналары, туганнары hәм дуслары ярдәме белән ел эчендә бина төзәләр, булачак кибет









