Җиңүең белән, Нәсүр!

С победой, Насур!
Аланья шәhәрендә (Төркия) 8нән 13 июньгә кадәр узган “Без бергә-2018” Халыкара фестивале жюри әгъзалары җиңүчеләрне игълан итте. “Иң яхшы актерлык эше” премиясен режиссер Нәсүр Юрушбаевның “Нигез йорт” фильмы алды. Фильм Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгының 2017 елда фильмнар җитештерүгә бүленгән субсидиясе ярдәмендә төшерелде.
Безнең редакция котлауларга кушыла hәм якташыбызга иҗатында hәм тормышында яңа уңышлар тели!
Фильмны Нәсүр Туймазы драма театры актерлары белән Башкортостанда төшергән. Ул фильм сценариен күренекле татар язучысы Галимҗан Гыйлмановның “Нигез йорт” әсәре буенча язган, үзе үк фильмның режиссеры да булып тора.
— Төп рольләрне Башкортостан Республикасының халык артистлары Римма Ключерова hәм Алик Зәйләлов уйнадылар. Барлык артистлар да бик яхшы уйнадылар! – ди Н. Юрушбаев.
Бу ярты сәгатьлек драма җанрындагы фильм. Аның кыскача эчтәлеге: Сания әби бәхетле генә башкорт авылында яши hәм Владивостоктан кызы Энҗене, киявен hәм ике оныгын кунакка көтә. Кызы әнисен үзләре белән китәргә үгетли, чөнки үзләре авылда яшәргә кала алмыйлар. Әниләре баш тарта. “Ничек мин нигез йортымны калдыра алам?” – ди ул. Шунда балалары әниләренә картлар йортын тәкъдим итәләр. Ана кеше бердәнбер кызын сөйгәнгә ризалаша…Ләкин тормышта hәрвакыт бәхеткә урын бар, hәм Сания әби фильм ахырында янә бәхетен таба…
Фильм төшерү моменты, Н.Юрушбаев — уңда.
Анна Нестерова фотосы


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *