Бер тапкыр күрү яхшырак

Галина Викторовна Толстова
Районыбыз территориясендәге шәхси, крестьян-фермер хуҗалыкларында бик күп яшелчәләр, җиләк-җимешләр, үрентеләр үстерелә. hәр ел бакчачылар төрле проблемалар белән очрашалар: зыян китерүче бөҗәкләр, үсемлек авырулары, шулай ук hава шартлары үзгәрү — корылык яки, киресенчә, яңгырның күп явуы, кабат кырау төшү, түбән температура яки эсселек. Бер сүз белән әйткәндә, Урал – игенчелек өчен уңай булмаган зона. Кайчак, зур акчалар сарыф итеп hәм күп көч кертеп тә, бернәрсә дә җыеп алып булмый. Ләкин hәркемнең табигать шартларына җайлашырга, хаталар булдырмаска көченнән килә, моның өчен тәҗрибә hәм белем кирәк.
5 июльдә район администрациясенең авыл хуҗалыгы hәм кулланучылар базары идарәсе авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләр өчен авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге районлаштырылган продукция (үрентеләр, үсентеләр, туфрак, орлыклар, суганчалы культуралар, газон чирәме) җитештерүчеләрнең берсе булган “Агрофирма Усадьба”га сәфәр оештырды. Аның максаты – файдалы тәҗрибә алу hәм киләчәктә районыбыз территориясендә җиләк-җимеш культураларын үстерү технологиясен кертү.
Беренче тукталыш Горбуново авылы (Пермь районы) янындагы җитештерү мәйданчыгында булды, биредә безне предприятие директоры Галина Викторовна Толстова каршылады. Ул эшкәртелүче басу территориясен күрсәтте hәм биредә үстерелүче үсемлекләр турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бер төр культураны гына үстерү бик чыгымлы, бу ике очракта гына рентабельле була ала – зур күләмдә утыртсаң яки югары уңыш алсаң. Шул сәбәпле күп профильле авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү җиңел hәм табышлы.
— Биредә утырткан иң беренче культура кура җиләге булды. Бүген ул ярты гектар җир били, 2 гектарда зелпе (жимолость), 1 гектарда зур булып үсүче агачлар (юкә, карагач (листвинница), өрәңге, корычагач (ясень) үстерелә, калганында — яшелчәләр hәм җиләк үсентеләре. Участокның гомуми мәйданы – 9 гектар, аның 7 гектары эшкәртелә. Бүгенге көнгә кура җиләгенең иң яхшы сорты – “Краса России”: җиләкләре эре hәм бик татлы, бер зур куактан сезонга 5 килограммга кадәр кура җиләге җыярга була. Ләкин аны даими карарга кирәк, югыйсә үсемлек начарлана, кура җиләге кечерәя башлый. Әгәр аның белән шөгыльләнергә уйласагыз, рәтләр арасын күздә тотыгыз, ул өч метр ярымнан дүрт метрга хәтле булырга тиеш. Уңышның икенче төп факторы “тукландыру” булып тора, ягъни җитәрлек дымлылык hәм махсус биококтейльләр белән тукландыру булырга тиеш. Шулай ук кислород алу мөмкинлеген тәэмин итү хакында онытырга ярамый, туфрак көпшәк булырга тиеш, — дип билгеләде Галина Викторовна.
Барнаул шәhәрендәге М.А. Лисавенко исемендәге Себер бакчачылыгының фәнни-тикшеренү институтына барып кайткач, Галина Викторовна югары бәяле hәм җиләкләрнең иң кыйммәтлеләренең берсе зелпе белән кызыксына башлый. Узган елда агрофирма якынча бер гектар җирдә зелпе утырта. “Рәтләр арасы 4 метр, ә куаклар арасын 1,5 метр ясарга кирәк. Куаклар астын печән мүлчәсе hәм тирес белән капларга кирәк. Яхшы карасаң 3-4 елдан куак күп җиләк бирә башлый. Зелпе башлыча “ана” үсемлек, шуңа күрә читтән серкәләнү өчен культураның кимендә өч сорты кирәк. Шундый үзара серкәләнү уңышны кискен күбәйтә, — дип киңәш бирә авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты. – Беренче ике елда куактан чәчәкләрне өзәргә кирәк, алай эшләсәң киләчәктә җиләкләр эре була. Бу культурага, салкын җәйдә черүгә бирешүчән кура җиләгеннән аермалы буларак, җылы hава торышы кирәкми, безнең шартларда да яхшы җимеш бирәчәк, бу исә бик мөhим. Бу үсемлекнең авырулары юк диярлек, заманча сортлысының бер куагыннан 5-8 литр җиләк җыярга була.”
Галина Викторовна бар кешегә таныш булган, бар да яраткан карлыганны да читләтеп узып китмәде. Аның киңәше – карлыганны утыртканда үсентеләрне уртасына хәтле күмәргә кирәк, бу көчле тамыр системасын формалаштырырга ярдәм итә.
Галина Викторовна сүзләренчә, яшелчәләр үстерү — чыгымлы эш, ләкин аларга моның белән шөгыльләнергә туры килә, чөнки химиядән башка үстерелгән сыйфатлы яшелчәләр табу кыен. Белеме буенча агроном булган Г.В. Толстова инсектицид hәм башка препаратларны инкарь итә, чөнки ул аларның сәламәтлеккә йогынтысын белә, шуңа күрә биредә экологик чиста продукция үстерелә.
Киләсе тукталыш Фролыда булды. Биредә теплицалар урнашкан, 5000 кв.метрда помидорлар, яшелчә үрентеләре, чәчәкләр, декоратив куаклар, петуниялар, орлык алу өчен төрле үсемлекләр үсә.
Агрофирма Усадьба - Теплицы
Ел әйләнәсендә җылытыла торган теплицаларда 3 культура әйләнеше каралган. Октябрь азагында – ноябрь башында тюльпаннар утыртыла. Икенче әйләнеш – томат, борыч, баклажан үрентеләре, өченчесе — сату өчен томатлар үстерү. “Элек тюльпаннар үстерүдә 15-20 проценты чүпкә кала иде, начар түгел кебек, ләкин хезмәт тә, кертелгән керемнәр дә жәл. Без уңышлы хуҗалыкка технологияләр сорап мөрәжәгать иттек hәм быел безнең чүп 1,5 процент тәшкил итте. Минем киңәшем – бар хаталар аша узмагыз, бу югалган вакыт, иң яхшысы — белгеч табып, аннан белемне сатып алу. Тәҗрибәле кешеләр белән эшләргә тырышыгыз, авыл хуҗалыгында эшләүче кеше дипломсыз булса да, асылда тирән белем иясе була ала. Үзегезгә беркайчан да мин бар нәрсәне беләм димәгез. hәрвакыт белем алыгыз,” — дип киңәш бирә Г.В. Толстова.
Биредә без заманча техник теплица күрдек: үренте асларында су салу өчен капиллярлы матлар урнашкан хәрәкәтләнә торган “өстәлләр” бар монда. Редис, яран гөл, бәрәңге h.б. үзләренә күпме кирәк – шулкадәр “эчә”.
Өченче тукталыш “Липовая гора” микрорайонында булды.
Җитештерү мәйданчыгы бары 30 сутый гына, ләкин бу җир биләмәсе күңелләренә иң кадерлесе, чөнки моннан агрофирма үз эшен башлаган. Биредә бүген башка участокларда үстерелмәгән күпьеллык чәчәкләр, үләннәр hәм агачлар үстерелә — бу ландышлар, гортензия метельчатая, төрле төр волжанкалар, гөлчәчәкләр, бөртекле культуралар, седумнар, камнеломкалар, чистецлар, чиналар, хосталар, ирислар, лилейниклар, кыңгыраулар… Томан төшерүче җиhазы булган теплицаларда 100 процент дымлылык hәм югары температура тәэмин ителә, биредә флокслар, декоратив hәм ылыслы үсемлекләр: туялар, артыш, кызыл яфраклы чикләвек агачын, хуш исле декоратив кура җиләген h.б. күрергә була.
Шундый чәчәкләр, куаклар, агачлар, берьеллык hәм күпьеллык культуралар төрлелеген hәм байлыгын күрергә мөмкин булган урыннар аз. Чыбыктан агач үстерүче hәм аны киләчәктә тарату белән шөгыльләнүче энтузиастларга карап гаҗәпләнәсең. “Агрофирма Усадьба” авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә еш катнаша, биредә алар үз эшенә тугры калган кешеләр командасының тырыш хезмәте нәтиҗәләрен тәкъдим итәләр. Хәзер ничек hәм нәрсәдән бу матурлык килеп чыгуын, кайда үсүен hәм кем ясавын беләбез инде. “Бер тапкыр күрү йөз тапкыр ишеткәнгә караганда яхшырак”, – дип дөрес әйтәләр. Бу мәкаль яңа эшләрен башлаучы фермерларга кызыклы булыр дип өметләнәм, аларның региональ программада катнашу мөмкинлеге дә бар бит әле.
Венера Шәрәфетдинова.
Автор фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *