Кичерешләргә бай турслет


Муниципаль экологик hәм туристик слет озак еллар уздыру дәверендә инде балалар көтеп алган традицион чарага әверелде. Бит ул үз белемнәреңне, күнекмәләреңне күрсәтү, яңа танышлар табу, hәм, гомумән күңелле компаниядә, учак янында, гитарага җырлап белән ял итү өчен яхшы мөмкинлек.
16 августта Тол елгасы буенда урнашкан Түбәнавыл янында туган якны ихлас сөючеләр җыелды. Ике көн дәвамында районның сигез мәктәбе укучылары дендрологиядә, таксациядә, буссоль белән эшләүдә белемнәрен күрсәттеләр, төеннәр бәйләделәр, ”зыян күрүчеләрне коткардылар“…
— Бу территория слет уздыру өчен очраклы рәвештә сайланмады. Биредә тыюлык бар, анда бай флора, экологлар эшендә файдалана алырлык үсемлекләр, куаклар hәм агачлар үсә. Ә текә кыялы hәм чокырлы матур ландшафт туристик киртәләр полосасы өчен бик яхшы туры килә, — ди ”ЦММТО“ МКУсы методисты Г.М.Рангулова.
Палаткалар ”шәhәрчегендә“ нигезендә чисталык hәм тәртип булган үз кагыйдәләре бар. Оештыручылар стена газеталары, биваклар конкурсы үткәрәләр, ягъни лагерьның, учакның ничек урнаштырылуын карыйлар.
Чараны оештыручы мәгариф идарәсе булса да ярдәмчеләрдән башка булмый. Инде өченче ел идарә ”Куеда урманчылыгы“ ГКУсы белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Алар киртәләр полосасын, экологлар өчен биремнәр әзерли, этапларда судьялар була, ”Урман патруле“ конкурсында җиңүчеләрне бүләкли. Шулай ук район яшьләр парламенты да читтә калмый, инде икенче ел Айгөл Раиф кызы Зәйләева төрле конкурслар уздыра, слетта катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшыра.
Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясенең биология укытучысы Розалия Мәүлиҗан кызы Кучукбаева сүзләренчә, беренче көндә экологлар командалары өчен биремнәр интеллектуаль белемнәрне тикшерүгә юнәлгән иде. Балалар агач төрләрен аердылар, агачларны — орлыклары, кошларны тавышлары буенча билгеләделәр, бу төбәктә үскән дару үләннәрен куллану турында сөйләделәр h.б. ”Пермь крае Кызыл китабы эзләре буенча“ викторинасында командалар туган як флорасы hәм фаунасы белән бәйле булган катлаулы сорауларга җавап бирде. Икенче конкурс ”Урман патруленә“ багышланган иде – балалар авыр комбинацияле сукмакны үттеләр, биредә алар вакытка урман янгынын сүндерделәр, сазлыкларны кичтеләр, беренче медицина ярдәме күрсәттеләр hәм зыян күрүчеләрне урманнан алып чыктылар, төрле савытларда су ташыдылар.
— Слетның беренче үзенчәлеге – командалар саны кимү, тик бар катнашучылар да яхшы әзерләнгәннәр. Әгәр элек оештыручылар hәм этап судьялары катнашучыларны урында туристик полосаны узарга өйрәткән булсалар, хәзер бу тенденция яхшы якка үзгәрде. Муниципаль туристик слет традиция буенча берничә этаптан тора. Беренче көнне без ”Туристик ралли“ уздырдык: балалар вакытка төеннәр бәйли, палатка куя, беренче медицина ярдәме күрсәтә, топографик билгеләрне билгели, компас белән эшли h.б. Икенче көнне – ”Контроль-комбинацияле маршрут“, биредә яшь туристлар асылмалы кичү алымнарын күрсәтә, — дип билгеләде гимназия физика укытучысы Наил Раиф улы Мухайлов.
Экологлар командалары өч яшь төркеменнән торды: өлкән, урта hәм кече. Беренче конкурста ук ике команда лидерлыкка чыкты – гимназиядән hәм Сараш мәктәбеннән, hәм бу, табигый, нәтиҗәгә йогынты ясады. Бар өч яшь төркемендә дә бу командалар тиңдәшлечә лаеклы беренче hәм икенче урыннарны яулады. Өлкәннәр hәм урталар арасында өченче урында 2 санлы Барда урта мәктәбе укучылары, ә кечеләр арасында — үдиклеләр.
Туристлар командалары традиция буенча ике яшь категориясенә бүленә: зур hәм кечкенә. Зурлар төркемендә беренче урынны гимназия командасы яулады, икенче урынны – Төнгүк мәктәбе, өченчене — Үдик мәктәбе. Кечкенәләр төркемендә почет пъедесталын төнгүклеләр, үдиклеләр hәм каенавыллар бүлеште.
Чара тантаналы линейка hәм грамоталар тапшыру белән тәмамланды. Яшь экологлар hәм туристлар үзләренең вакытлыча урыннарын җыештырып hәм автобусларга утырып, слеттан бүләкләр, якты кичерешләр белән генә түгел, шулай ук туган як турында яңа белемнәр белән дә кайттылар. Алган белемнәрне тормышта да кулланып булачак hәм бу, мөгаен, слетның иң мөhим нәтиҗәседер.
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *