Балет — ул искиткеч дөнья

Балерина Альбина Рангулова из Пермского края
Үз эшчәнлекләре белән танылу алган якташларыбызны hәм милләттәшләребезне беләбез. Ә менә балетта, әле кайда – дөньякүләм танылган Пермь балетында биюче кызыбыз барлыгы күпләргә мәгълүм түгелдер. Исеме – Альбина Рангулова. П.И. Чайковский исемендәге Пермь опера hәм балет театрында очрашу вакытында без аның тормышы белән якыннан таныштык. Искитмәле хәл: шәhәрдә туып, рус мохитендә тәрбияләнеп үссә дә, татар телендә рәхәтләнеп сөйләшә.
— Гаҗәпләнергә кирәкми: әти-әнием Барда районыннан бит. Әнием – Таныптан, Фәйзерахмановлар затыннан, Резеда Әбүбәкер кызы, әтием – Икенче Әрҗәннән, Альфрит Гаптелбәр улы Рангулов. Балачагым җәйләре шушы ике авылда үтте, авыл хезмәтен – бакча утау, бәрәңге күмү, печән хәзерләү, җиләк-җимеш җыю – барысын да белеп, эшләп үстем. hәм татарча сөйләшеп…
Пермьдә балаларның сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлекләр күп, җиде яшьтә мин нәфис гимнастика белән шөгыльләнә башладым. Ярышларга күп йөрдем, спорт мастерлыгына кандидат булдым. Ә унбер яшемдә Пермь дәүләт хореография училищесына керергә карар иттем…
Бу училищега балалар ун яшьтән кабул ителә hәм сигез ел укый, балет артисты белгечлеге белән бергә гомуми төп белем алып чыга. Башта беренче класска алалар да, килеш-кыяфәте белән hәм физик яктан барлык таләпләргә туры килүче, спорт аша үзендә ныклык, максатчанлык hәм түземлелек тәрбияләгән сөйкемле кызны тиз арада яшьтәшләре янына күчерәләр. Шулай итеп, башкалар сигез ел укыган училищены Альбина җиде елда тәмамлый. Бәхетенә, аны Пермь театрының балет труппасына алалар, hәм шул вакыттан бирле – инде уналты ел сәхнәдә бии.
Спортның нәфис төреннән китеп, ул үзен нәфис сәнгатьтә таба hәм илhамланып иҗат итә. Күрер күзгә дә Альбина гәүдәсе hәм үз-үзен тотышы белән нәкъ шушы сәнгать артистларына тартым: төз hәм зифа гәүдәле, җитез хәрәкәтле.
— Баштарак кардебалетта, ягъни массовый күренешләрдә биедем, бу осталыкны камилләштерү өчен яхшы мәктәп булды. Хәзер мин “балерина“ дәрәҗәсендә, зур партияләр башкарырга туры килә. Күп спектакльләрдә биедем hәм бийим: “Бахчисарай фонтаны“, “Аккош күле“, “Дон Кихот“, “Серенада“, “Сәмруг кош“, “Корсар“ hәм башкалар.
Балет – ул хәтта спортка караганда бик авыр хезмәт, биредә вакыт белән исәпләшмичә эшлисең. Шуңадыр — hәркемгә дә озак еллар дәвамында сәхнәдә калу бәхете елмаймый. Балачактан спортта чыныгу алганга, күрәсең, үземне рәхәт тоям, биергә дә, яңа партияләр өйрәнергә дә hәрвакыт әзер.
— Пермь балеты абруйлы, димәк, коллектив гастрольләргә дә еш чыга торгандыр…
— Әйе, күп илләрдә булырга туры килде – Франциядә, Америкада, Голландиядә, Германиядә, илебезнең төрле шәhәрләрендә чыгыш ясыйбыз, конкурс hәм фестивальләрдә катнашабыз. Әле быел янә Франциядә чыгышлар көтелә. Ә абруй турында сүз чыккан икән, шуны әйтәсем килә: театрның балет төркеме иң яхшы труппа исемен йөртә.
— Яраткан партияләрегез бардыр, хыялларыгыз?
— Куючылар нинди партия тәкъдим итә — барысын да бийим, сайланып, талымлап торганым юк. Бөтен партияләр ошый. Балет – ул искиткеч дөнья, ошамыйча мөмкин түгел.
Эльмарт Уразов.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *