Милли сәясәт hәм матбугат

Идет пленарное заседание

Илебездә ничә милләт яши? Төбәкләрдә милли сәясәт ничек тормышка ашырыла? Рәсәй халыкларыныӊ милли яӊарышы нинди нәтиҗәләр бирә? Милләтләрнеӊ үз телләрендә мәгълүмат чаралары бармы, алар эше ничек оештырылган? Татарстанда нинди телләрдә газета чыга? Август аеныӊ соӊгы көннәрендә Казанда үткәрелгән милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумы милли сәясәт hәм матбугат мәсьәләләренә мөнәсәбәтле күп сорауларга ачыклык кертте, пленар утырыш, семинар hәм үзара фикер алышулар вакытында шушы тема төрле яклап каралды.

Әлеге форум инде тугызынчы тапкыр үткәрелгән икән, димәк ки, җәмгыятьтә ул соралулы. Милли мәсьәлә hәм матбугат мәсьәләләре беркайчан да әhәмиятен югалтмый, шуӊа да күрәсеӊ, чара илнеӊ күп кенә төбәкләре милли мәгълүмат чаралары җитәкчеләрен бер мәйданчыкка җыйды. hәм форум үткәннән соӊ алар әйткән фикерләрне исәпкә алганда, ул үзенеӊ билгеләнешенә җавап бирде, чын тәҗрибә алмашу чарасы булды. Илнеӊ утыз төбәгеннән килгән мәгълүмат чаралары, агентлыклары җитәкчеләре, ә алар арасында руслар, татарлар, чувашлар, ингушлар, удмуртлар, чеченнар, мордвалар, башкортлар, якутлар, бурятлар, хантылар, дагестанлылар, шорлар, ногайлар, осетиннар бар иде, Татарстанныӊ милли сәясәттә ирешкән казанышларына, милли матбугатка зур әhәмият бирелүенә, Казанныӊ матурлыгына hәм кунакчыллыгына соклану белдереп, бирегә яӊадан киләчәкләре турында әйттеләр. Мәдәният программасы да уйланган иде, кунаклар Свияжск (Зөя) утрау-шәhәре, иӊ яшь Иннополис шәhәре, Казанда “Урам“ экстримпаркы белән таныштылар, IT-парк ачу тантанасында катнаштылар, Республика көненә hәм Казан шәhәре көненә багышланган чараларны да тамаша кылдылар.

Делегаты знакомятся с экстрим-парком «Урам»

Милли мәгълүмат чаралары форумы Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәме белән Татарстан хөкүмәте hәм “Татмедиа“ республика матбугат hәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан үткәрелде. Форум делегатлары hәм республика, мәгълүмат чаралары җитәкчеләре hәм журналистлар катнашуы белән үткән пленар утырышны әлеге агентлык җитәкчесе А.С. Сәлимгәрәев алып барды. Беренче сүз Татарстан Дәүләт Советы рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе рәисе Ф.Х. Мөхәмәтшинга бирелде.

Фәрит Хәйрулла улы, массакүләм мәгълүмат чаралары милли үзенчәлекне ныгытуда, туган телләрне, рухи hәм мәдәни мирасны саклауда төп рольне уйный, дип билгеләде. Аныӊ фикеренчә, мәгълүмат чаралары аша Рәсәйнеӊ күпсанлы халыкларыныӊ яшәү рәвеше hәм уникаль традицияләре ачыла. Ул илебездә 190 милләт вәкилләре яшәве, 277 тел hәм диалект файдаланылуы турында әйтте. “Дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру гомуми системасында мөhим роль тотып, региональ милли мәгълүмат чаралары мәдәниятләр диалогында, катлаулы hәм кискен милләтара hәм этноконфессиональ мөнәсәбәтләрне яктыртуда мәгълүмати таяныч, аерым бер медиа каналы булып торалар“, дип басым ясады Ф.Х. Мөхәмәтшин.

Татарстан өч дистә ел дәвамында конструктив диалогныӊ үз моделен булдыруга иреште, бу республика горурлыгы hәм визит карточкасы булып тора, дип белдерде ул. “Төрле милләтләр вәкилләре арасында сакланучы тынычлык hәм татулык – республика җитәкчелеге гражданлык җәмгыяте институтларына таянып алып баручы эзлекле hәм системалы эш нәтиҗәсе“, дигән сүзләре белән Татарстанда милли сәясәтнеӊ тиешле дәрәҗәдә булуын раслады.

Форумныӊ инде тугызынчы тапкыр үткәрелүен билгеләп, Ф.Х. Мөхәмәтшин беренчесеннән соӊ узган вакытта Казанда төрле милләтләр hәм конфессияләрнеӊ үзара мөнәсәбәтләре мәсьәләләрен тикшерү hәм тәҗрибә алмашу буенча җитди мәйданчык барлыкка килүен әhәмиятле чара буларак атады. Бу гражданлык җәмгыяте, власть белән килешенгән бердәм эш, зур тырышлык таләп итә, дип нәтиҗә ясады Фәрит Хәйруллович.

Татарстанныӊ милләтара hәм милли мәсьәләләр буенча зур чаралар үткәрү урыны итеп сайлануы очраклы түгел: күпмилләтле республика үзара ихтирам hәм яхшы күршедәшлек мөнәсәбәтләре саклану белән билгеле төбәк. Биредә 173 милләт вәкилләре яши, hәркайсыныӊ милли-мәдәни мәнфәгатьләреннән чыгып, максатчан hәм эзлекле эш алып барыла. Республика җитәкчелеге гражданлык җәмгыяте, җәмәгать оешмалары белән берлектә тормышка ашыручы сәясәтнеӊ нәтиҗәлелеген шундый мисал да раслый: быелныӊ икенче кварталында үткәрелгән социологик тикшерүләр күпчелекнеӊ (86 процент) Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләр стабиль дип исәпләвен күрсәтә.

Ф.Х. Мөхәмәтшин этномәдәният күптөрлелеген саклау буенча эштә быел утыз еллыгын билгеләгән Татарстан Халыклары ассамблеясенеӊ роле зур булуына басым ясады. “Ассамблея Советы рәисе буларак билгелим: безгә шушы оешма канаты астында 250дән күбрәк милли-мәдәни оешманы берләштерү мөмкин булды, ә аларныӊ hәркайсыныӊ үз мәнфәгатьләре, борчылулары hәм таләпләре бар“. Президент Р.Н. Миӊнеханов булышлыгы белән тиешле инфраструктура булдырылган. Ассамблея исеме астында тугыз Халыклар дуслыгы йорты hәм дүрт Дуслык үзәге, аларныӊ филиаллары, шәhәрләрдә hәм районнарда вәкиллекләре эшли h.б., бу милләтара татулыкны, халыкларныӊ тигез үсешен тәэмин итүдә мөhим шарт булып тора.

На открытии IT-парка участвовала официальная делегация
во главе с президентом РТ Р.Н. Миннихановым

Фәрит Хәйруллович Бөтендөнья татар конгрессы шикелле колачлы эш алып баручы оешма тоткан юнәлешнеӊ милләт өчен отышлы булуы хакында әйтте. Республика милли матбугаты буенча мисалларга да тукталды. “Татарстанда яшәүче халыклар телендә басма продукция чыгаруга өстенлекле игътибар бирәбез, диде ул. Бездә 695 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән. Басма чаралар – 369, алардан 187 газета hәм 122 журнал рус телендә, 114 газета hәм 42 журнал татар телендә чыга. Чуваш телендә — 5, удмурт телендә бер газета нәшер ителә. Электрон мәгълүмат чаралары шулай ук милли мәсьәләне тиешле дәрәҗәдә алып баруга зур өлеш кертә“.

Шуны да әйтергә кирәк: милләттәшләрне берләштерү, татар телен hәм традицияләрен саклау максатында “Татарлар“ газетасы чыгарыла. Илнеӊ 14 төбәгендә (шул исәптән бездә) җирле татар газеталарына кушымта рәвешендә “Без – бергә“ газетасы басып таратыла h.б.

Милли сәясәт hәм матбугат мәсьәләсендә Татарстан тәҗрибәсе ил күләмендә танылды. РФ Дәүләт Думасыныӊ Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе Г.Ю. Семигин форумдагы чыгышында шулай ук “Татарстан милләтара мәсьәләләрне ныгытуда үрнәк булып тора. Бу мәсьәләдә Татарстан башка милли республикалар, РФнеӊ башка субъектлары белән чагыштырганда бик нык алга китте“, дип билгеләде. Пленар утырышка кадәр Геннадий Юрьевич Халыклар дуслыгы йорты hәм Татарстан Халыклары ассамблеясе эше белән таныша hәм аӊа югары бәя бирә. Ул, заман таләпләре hәм шартларыннан чыгып, милли сәясәтне камилләштерү hәм яӊарту мәсьәләсенә игътибарны көчәйтүгә, Татарстан тәҗрибәсенә нигезләнеп үзгәрешләр кертүгә басым ясады.

Пленар утырышта шулай ук Татарстан мәдәният министры урынбасары Д.Д. Натфуллин, эфир аша Этникара журналистика гильдиясе президенты М.А. Лянге чыгыш ясады. Аннан соӊ форум делегатлары сүз алды, алар сөйләшү көн тәртибенә куелган мәсьәлә буенча үз эш тәҗрибәләре, милли матбугат чараларыныӊ торышы, эшчәнлекне яхшырту турында фикерләре белән уртаклашты. Милли hәм милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү, уйланган, зирәк милли сәясәт алып бару юнәлешендә милли матбугат чараларыныӊ ролен тагын да көчәйтү, аларны камилләштерү өчен мөмкинлекләр тудыру, сүз иреген үстерү мәсьәләләрен күтәрделәр.

Илдә 190нан күбрәк милләт вәкилләре яши, hәм аларныӊ hәркайсы өчен үз милли мәнфәгатьләренеӊ канәгатьләндерелүе, телләрен саклау, мәдәният hәм гореф-гадәтләрен үстерү буенча эзлекле, максатчан эш алып барылуы мөhим. Бу өлкәдә милли матбугат чараларыныӊ роле hәм әhәмияте бәяләп бетергесез, алар эшчәнлеге hәр төрле яклауга hәм ярдәмгә лаеклы. Бердәм эш hәрчак уӊай нәтиҗәләргә китерәчәк.

Форумда Рәсәйнеӊ аз санлы халыклары вәкилләре катнашуын hәм чыгыш ясавын аерым билгелисе килә. Мәсәлән, ханты телендә чыгучы “Ханты ясанг“ газетасы мөхәррире Людмила Гурьева әйтүенчә, Төньяк Себердә яшәүче бу халык саны утыз меӊләп кенә калган, милли телне, үзенчәлекләрне саклау кискен мәсьәлә булып тора. Дөрес, газета нәшер итү чыгымнарын Ханты-манси автономияле округы хөкүмәте тулысынча үз өстенә алган. Бу, билгеле, бик уӊай хәл. Ә менә башлыча Кемерово өлкәсендә яшәүче hәм нибары унөч меӊләп исәпләнүче шор халкы теле дә, милли мәдәнияте дә югалып бара, тагын күпме халык шундый язмыш кичерә. Сакларга иде аларны, югалтмаска иде. Форумда Ф.Х. Мөхәмәтшин билгеләгәнчә, мәдәниятләр hәм телләр күпчәчәклеге – илебез байлыгы hәм көче. Бу сүзләр белән hәркем килешәдер.

Эльмарт Уразов.

“Татмедиа“ агентлыгы тәкъдим иткән фотолар файдаланылды.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *