Язгы ярминкә — барысы да бакча өчен

Барда округында актив hәм хезмәт сөючән кешеләр яши. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларында алар гадәти бәрәӊгедән алып безнеӊ якларга хас булмаган виноград hәм карбызларга кадәр бөтен нәрсә диярлек үстерәләр. Агачларда беренче бөреләр барлыкка килеп, җылы hава торышы урнашу белән hәм юл буенда тузганаклар үзләренеӊ сары “бүрекләрен“ күперткәч, hәрберебез ел саен үткәрелүче язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре игълан ителүен түземсезлек белән көтә, дип уйлыйм. Чөнки hәр тәҗрибәле бакчачы биредә үз участогына кирәкле әйберләр сатып алу өчен менә дигән мөмкинлек икәнлеген белә.

Беренче ярминкә быел 5 майда уздырылды, ул көнне салкын hәм яӊгырлы булды. Ә менә 19нда вакыт-вакыт якты, җылы кояш балкыды. Без дә редакция бинасында утырып чыдый алмадык, бөтен крайдан сатуга нәрсә алып килгәннәре hәм бардалыларда нинди товарга сорау зур булуы кызыксындырды.

Базар мәйданына килгәч, палаткалар саны, ассортиментныӊ төрлелеге hәм сатып алучыларныӊ активлыгы гаҗәпләндерде. Традицион җиләк-җимеш культуралары, төрле үсентеләр, орлыклар, бакча инвентареннән тыш, сатуда агач эшләнмәләре, сөт продукциясе дә табарга була, ә теләүчеләргә күмерләрдә шашлык, казанда пылау пешерелә иде.

Зур питомниклардан тыш, җирле халык та үз продукциясен тәкъдим итте. Менә нәрсә диләр алар:

— Шәхси ярдәмче хуҗалыгыбыздан артып калган чәчәкләр, кыяр, борыч, кәбестә, сарымсак үсентеләре алып килдек. Язгы ярминкәләрдә ел саен катнашабыз. Ассортиментыбыз аз булса да, товарны әйбәт сатып алалар, — дип уртаклашты Төнгүктән килгән апа.

Үдиктән Резеда Аитова быел чәчәк үсентеләре белән сәүдә итүен, шулай ук “Гигантелла“ hәм “Александрина“ сортлы бакча җиләге, бәрәӊге орлыгы сатылуын билгеләп үтте. Кышын ул оекбашлар hәм мунчала бәйли икән. Аныӊ авылдашы Гөлсинә апа сатуга кәбестә, чәчәк үсентеләре алып килгән, иртә белән әле бакча җиләге мыеклары да булган, әмма аны сатып алып беткәннәр инде. “Ярминкәләрдә алты еллап катнашам, “бакча“ эшләреннән тыш, кул эшләрен яратам. Җәйге сезон тәмамлангач, оекбашлар бәйлим, мендәр тышлары чигәм, түбәтәйләр басам, аннан ел буе шуларны сатам“, — дип билгеләп үтте Гөлсинә апа.

— Үзебезнеӊ хуҗалыкта сыер, үгезләр, тавыклар асрыйбыз. Бүген сөт, эремчек, каймак, кызыл эремчек, йомырка, май h.б. алып килдек. Продукцияне атна саен сатабыз, күпләр безне таный hәм көтеп ала, — диде Сараштан Рәдинә Кариева.

Базар шау-гөр килә, күпләр кулларында төрле культуралар ботаклары чыгып калган пакетлар белән узып китә. “Бүген груша, кара карлыган hәм ике сортлы җиләк үсентеләре сатып алдым. Участокта алмагачлар үсә, ә менә груша юк иде, быел җимеш агачларын төрлеләндерергә булдык“, — дип уртаклашты Үдиктән Рәүфә. Ә Бардада яшәүче Рәсилә Дускаева розалар hәм хризантемалар яныннан узып китә алмады. Аӊа чәчәкләренеӊ салкыннарга кадәр матурлыклары белән сөендерүләрен телик. Мин дә буш кул белән кайта алмадым – каймак hәм мунчада бик кирәкле табигый пихта мае сатып алдым…

Венера Шәрәфетдинова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *