Ана язмышы яки Гөлҗамал

Мунафир Акбашев — БУ ТУРЫДА фикер күӊелемә 50 еллар элек үк килгән иде. Бер фото тарихын сөйләргә телим сезгә, — дип сүзен башлады Бардадан Мөнәфир Мөнир улы Акбашев. — Унсигез яшем тулгач, 1971 елныӊ 7 ноябрендә армия сафларына алындым. Литвага Каунас шәhәренә эләктем. 11 ноябрьдә безне фотога төшерделәр, частьтән: “Әниләрегезгә салыгыз”, — диделәр. Салдым. Әти ягыннан картәнием ул чакта 85 яшендә иде, хәле авыр булып үлем түшәгендә яткан. Ул кече улы Гаптелгани гаиләсе белән яшәде (уртадагы фоторәсемдә). Минем солдат фотомны

Подробнее

Җәйге сезон ачылды

ӘШӘТЛЕ ял паркы базасында җәйге сезонны ачу 30 апрельгә билгеләнде. Бу көнне юлсыз урыннарда йөрүче техникада, квадроциклларда hәвәскәрләр ярышы үткәрелде. Чарада Пермь краеннан hәм Екатеринбург шәhәреннән егермеләп узышчы катнашты. Парк биләмәсенә узу белән гүзәл табигать кочагында булуыӊны тоясыӊ. Монда искиткеч саф hава, хәтта сулап туеп булмый төсле. Зифа ак каеннар янәшәсендә генә буа да бар. Күп тә атламыйсыӊ, сине катнаш урман каршы ала. Буамныӊ икенче ярында мәhабәт тау, ул безнеӊ hәр хәрәкәтне күзәтеп торадыр төсле… Әшәтле ял паркы, ярышлар турында

Подробнее

Туган илгә хезмәт – горурлык

Ибраhим Тимганов фотосында фронтовик В.М. Акбашевны тәбрикләү мизгеле. БӨЕК Ватан сугышы ветераннары олы хөрмәтебезгә лаек. Җиӊү бәйрәме алдыннан, ягъни 6 май көнне округ җитәкчелеге hәм җәмәгатьчелек инде традицион рәвештә hәр ветеранны өенә барып котлады. Барда муниципаль округы башлыгы Х.Г. Алапанов, Дума рәисе И.Р. Вахитов, округ ветераннар советы рәисе Ә.Ш. Габдушева, край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихныӊ кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ф.Ф. Корбангалиева, округ администрациясе аппараты җитәкчесе И.Р. Исмакаев, икенче Барда урта мәктәбеннән Бөтенрәсәй волонтер хәрәкәте вәкилләре, территориаль бүлекләр начальниклары

Подробнее

Балалар иминлеге өчен

ГАЗЕТА битләрендә еш кына территориябездә алып барылучы төзелеш яки ремонт эшләре турында материаллар күрергә мөмкин. Күп кенә социаль объектлар, территориаль бүлекләр биналары төзекләндерелде инде. “Колос” МАДОУсы корпусларында да ремонт бара. Апрель ахырында комиссия составында мин дә биредә булдым hәм эшләрнеӊ барышы белән таныштым. Үзгәрешләр йокы hәм административ корпуска кагылачак. Беренчесендә эшләр тышкы якта гына алып барылса, административ корпус тышкы hәм эчке яктан да үзгәрәчәк. Йокы корпусы тулысынча плиткә белән тышлана, бина “башак” рәвешендә үз символын алган инде, шулай ук биредә

Подробнее

Онытырга хакыбыз юк

КОЯШЛЫ 9 май иртәсендә Барда үзәге буйлап колонналар узды, кешеләр кулларында дәhшәтле сугыш еллары авырлыкларын кичергән әтиәниләре, картәти-картәниләренеӊ портретларын алып барды. Аларныӊ күбесе Ватан иминлеге өчен гомерләрен биреп, якыннарыныӊ хәтерендә мәӊге яшь булып калганнар, икенчеләре җиӊү белән туган районга әйләнеп кайтканнар. Колонна үзәк мәйдан янында тукталды, анда Бөек Ватан сугышында Җиӊүнеӊ 77 еллыгына багышланган чара үткәрелде. 9 Май барыбыз өчен дә яраткан, кадерле, фаҗигале hәм кайгылы, әмма шул ук вакытта якты, шатлыклы hәм рәхмәт сүзләре белән тулы көн. Бәйрәм мәйданга

Подробнее

Международная премия #Мы вместе

Пермяков приглашают заявить свои проекты на Международную премию #МыВместе. Представители некоммерческих организаций, волонтеров, а также бизнеса могут получить до 3,5 млн руб. на поддержку проектов социальной направленности. Общий грантовый фонд составляет 90 млн руб. В 2022 году конкурс проектов пройдет по 9 номинациям: «Помощь людям», «Страна возможностей», «Территория для жизни», «Большая перемена», «Здоровье нации», «Лидер социальных изменений», «Медиапроект», «Ответственный бизнес», «Социальный предприниматель». Прием заявок продлится до 12 июня на сайте. Отметим, в Премии участвуют проекты, имеющие результаты деятельности на момент подачи заявки. Основной целью Премии является

Подробнее

«17-я скрипка» — победитель фестиваля

28 апреля в Ижевске, на главной сцене Государственного национального театра Удмуртской Республики состоялась торжественная церемония награждения победителей фестиваля «Театральное Приволжье».   Обращаясь к зрителям и участникам церемонии, Полномочный представитель Президента РФ в Приволжском федеральном округе Игорь Комаров сказал: «Я очень рад, что у нас появляется добрая традиция собираться всем театральным сообществом на Удмуртской земле, награждать лучших молодых актеров и режиссеров. Фестиваль «Театральное Приволжье» стал центром притяжения, узнаваемым и объединяющим культурным брендом округа». Абсолютным триумфатором фестиваля этого года стал пермский студенческий

Подробнее

Искиткеч табиб

Курочкина Антонина Павловна башкалардан аерылып тора торган шәхес. Аныӊ язмышы якты, әмма авыр була. Ул Бөек Ватан сугышын да үтә, әмма бу елларны искә алырга яратмый. Ул чактагы дәhшәтле еллар хатирәләре белән уртаклашкан бердәнбер кешесе Фәгыйлә Юлышева булгандыр, мөгаен. Бу истәлекләр 2015 елныӊ 8 маенда чыккан “Яктылык өләшеп…” мәкаләсе нигезенә салынган. Материалда Антонина Павловнаныӊ үз теләге белән фронтка китүе, сугышларда катнашып, тормыш hәм үлемнеӊ hәрчак янәшә йөрүләренә инануы турында сөйләнелә. Шулай ук мәкаләдә аныӊ партиягә керүе дә чагылдырыла, комсомол тормышында

Подробнее

Гаиләм тарихы — туган ил тарихы

Бөек Ватан сугышы… Совет халкыныӊ 1941-1945 еллардагы фашистларга каршы изге сугышы шушы исем астында тарихка кереп кала. Ул Ватаныбыз өлешенә төшкән иӊ авыр сынауларныӊ берсе була. Бөек Ватан сугышы hәр кешегә кагылып үтә, аныӊ турында хәтер hәркемнеӊ йөрәгендә мәӊге сакланыр, чөнки ул — hәр гаиләнеӊ, совет халкыныӊ фаҗигале тарихы. Мин, Илhам Булат улы Рангулов, гаиләбезнеӊ язмышы, картәти белән картәни, хәзер инде исән-сау булмаган дәү картәни hәм картәти язмышы турында сөйләргә телим… Үзем инде аларныӊ вафатыннан соӊ туганмын. Алар безгә сары

Подробнее

Мәктәп булачак

Билгеле булганча, бу көннәрдә Төнгүктә зур төзелеш бара – мәктәп бинасы күтәрелә. Җирле халык, кечкенәсеннән алып зурысына кадәр, яӊа мәктәп ишекләренеӊ ачылу hәм балаларныӊ шау-гөр килеп, яӊа классларга ашкыну мизгелен түземсезлек белән көтә. Округ башлыгы Х.Г. Алапанов күрсәтмәсе буенча округ администрациясе белгечләре территориядә төзелүче hәм ремонтланучы барлык объектларны атна саен тикшереп тора. 27 апрельдә капиталь төзелеш идарәсе начальнигы А.Х. Сарбаева hәм “Барда округы торак-коммуналь хуҗалык hәм төзекләндерү” МКУсы җитәкчесе Э.М. Нурсубин чираттагы тапкыр мәктәп төзелешендә булдылар. Безне төзелеш участогы начальнигы

Подробнее