Чисталык тәэмин итик
Санкцияләнмәгән чүплекләрнеӊ, ватылган урам эскәмияләренеӊ яки әйләндерелгән чүп савытыныӊ ямьсезлеген күреп, ирексездән: “Боларны кем hәм ни өчен эшли?” – дигән сорау туа. Ике ел элек Бардадан ерак түгел урнашкан каты көнкүреш калдыкларын вакытлыча урнаштыру мәйданчыгы ябылганы барысына да мәгълүм, аны халык арасында “чүплек” дип йөртәләр. Әмма бу факт округта яшәүче кайбер кешеләрне туктатмый. Объектныӊ видеокүзәтү астында булуы да аларга киртә түгел. Туп-туры камера “күзе” астында “тәртип сакчылары” үз чүпләрен калдыра. Әлеге затларныӊ гамәлләре аркасында элеккеге чүплек тирәсендәге территория акрынлап бер



