Ярты гасырдан артык бергә
Төнгүк авылыннан Фәйзулла Наҗмулла улы hәм Тәрҗимә Лотфулла кызы Кузаевларныӊ гаилә коруларына быел 55 ел тула. Алар ярты гасырдан артык бергә инде, бер-берсен ярты сүздән, ә бәлки күз карашларыннан аӊлый торганнардыр… Язмам геройлары авылларында гына түгел, округыбызда хөрмәткә лаеклы затлардан исәпләнә — икесе дә язмышларын намуслы, тырыш хезмәткә багышлаучылар. Сүзебезне гаилә башлыгыннан башлыйк, Фәйзулла абый сугыш алдыннан – 1939 елда дөньяга килә. — Туган авылда 4 класс укыдым да, Султанайда 5енче классны hәм ике ел Аклышта укып 7енче бетердем. Шуннан