Кышкы фестиваль
Январь аеныӊ соӊгы шимбәсе күӊелле hәм мавыктыргыч чара белән истә калды – бу көнне “Әтине, әнине hәм хоккейны яратам“ дип исемләнгән гаилә фестивале уздырылды. Рәсәй хоккей федерациясе булышлыгы буенча Елена hәм Геннадий Тимченколар Хәйрия фондыныӊ “Рәхимле боз“ (“Добрый лед“) программасы кысаларында оештырылган әлеге чара зур бәйрәмне хәтерләтте. 29 январьда Барда округы үзәге шаулап, гөрләп торды. Көннеӊ чагыштырмача салкынча булуына да карамастан, уйлар чынга ашты. Бит бу көнгә гаилә фестиваленеӊ бөтен ил буенча алтынчы сериясе планлаштырылган иде — Рәсәйнеӊ 14 регионындагы



