Балтырган белән көрәш

22 августта муниципалитет башлыгы вазыйфаларын башкаручы И.С.Туйгелдин округ территориаль бүлекләре начальниклары белән киңәшмә үткәрде. Көн тәртибе кысаларында өч мәсьәлә каралды: Барда муниципаль округы территорияләрен төзекләндерүнең арадаш нәтиҗәсе, округның авыл җирлекләрендә Сосновский балтырганының таралуын кисәтү буенча чараларның үтәлеше, халыкны янгын турында хәбәр бирү җайланмалары (извещатель) белән тәэмин итү буенча мәгълүмат тыңланды.

Докладчылар буларак администрациянең капиталь төзелеш идарәсе начальнигы урынбасары И.В.Кучерявая, авыл хуҗалыгы һәм эшмәкәрлек идарәсе начальнигы Г.И.Акчардакова, Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр, янгын куркынычсызлыгы һәм мобилизация эшлләре буенча бүлек начальнигы И.М.Кучуков һәм территориаль бүлекләр җитәкчеләре чыгыш ясады.

Алар сүзләренчә, барлык торак пунктларда да җәмәгать һәм хуҗасы булмаган территорияләрдә, социаль, спорт объектларында, балалар мәйданчыкларында һәм юл буйларында печән кистерү дәвам итә. Пермь крае хакимияте карары кысаларында Сосновский балтырганын бетерү буенча эшләр алып барыла. Барда муниципаль округында бу үсемлек барлыгы 196 гектар мәйданда таралган. Нигездә бу авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр һәм юл буйлары. Территориаль бүлекләр буенча караганда, Озын Ялан (70,95 гектар) һәм Төнгүк (69,63 гектар) территориаль бүлекләрендә балтырган иң зур мәйданны били. Башка территориаль бүлекләрдә ул бердән унике гектарга кадәр мәйданда таралган.

Балтырган белән көрәшү катлаулы, әмма кирәкле. 22 августка муниципалитет буенча округ бюджеты хисабына подрядчы оешма тарафыннан 62,61 гектар җир эшкәртелгән, шуның 21,68 гектары — Төнгүк ягы җирләре. Киңәшмә барышында җаваплы затларга физик һәм юридик затлар милкендә булган, Сосновский балтырганы үскән барлык җир участокларын тикшерүләр планына кертү, чүп үләннәрен эшкәртүне 2023 елның май ахыры — июнь башына планлаштыру, ә 2024 елга кадәр бу үсемлекне тулысынча бетерү киңәш ителде.

Шулай ук киңәшмә барышында янгын извещательләренең файдасы билгеләнде. Бу зур булмаган техник җайланма зур бәладан сакларга мөмкин. Янгын чыккан очракта извещатель аны әйләнә-тирә мохитнең физик параметрлары үзгәрүен контрольләү юлы белән ачыклаячак һәм көчле сигнал белән янгын турында хәбәр итәчәк. Исегезгә төшерәбез, янгын извещательләрен территориаль бүлекләр начальникларыннан сатып алырга мөмкин.

Венера Шәрәфетдинова.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *