Күпкырлы шәхес

Творческая М. Имашева встреча с учащимися

Творческая М. Имашева встреча с учащимися Якташыбыз, күренекле композитор, Татарстанныӊ атказанган сәнгать эшлеклесе, Рәсәй атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгут Габдрахман улы Имашев үзенеӊ 90 яшьлек юбилеен билгели. Мәсгут Габдрахман улы Имашев 1930 елныӊ 5 июлендә Каенавылда дөньяга килгән. Сабый чактан ук ятим калып, бабасы йортында тәрбияләнгән. Үсә төшкәч, Иске Чат, аннан туган авылында авыл Советы секретаре, соӊрак клуб hәм уку йорты мөдире булган. Аннан соӊ язмыш аны Пермь шәhәренә алып китә. 1950 еллар ахырында Казаннан килгән артистлар аныӊ талантын, көчле, матур

Подробнее

Әтиемнең сугышчан юлы

Баширов Рашит Ахматгалиевич

Минем әтием Бәширов Рәшит Әхмәтгали улы 1914 елда туган, армиягә 1936 елда чакырыла hәм Ерак Көнчыгышта диңгез авиациясендә 4 ел хезмәт итә. (Сүз уңаеннан: аның өлкән улы Рәис тә армиягә 1965 елда чакырыла hәм шул ук диңгез авиациясенә хезмәткә эләгә, өч ел хезмәт итә). 1938 елда кече белгечләр мәктәбен тәмамлап, әти очкычларны очуга әзерләү буенча белгеч була. 1941 елда демобилизацияләнергә тиеш була, ләкин өлгерми, Бөек Ватан сугышы башлана. Ерак Көнчыгыштан аларны шунда ук Рыбинск сусаклагычын hавадан саклау өчен Ярославль өлкәсенә

Подробнее

Әсирлектә булганнар күзе белән

hӘР сугышта дошманнар әсирлеккә алалар. Язучылар үз китапларында, гадәттә, каршы торуныӊ бу ямьсез ягын күрсәтмәскә тырышалар. Мин газета укучыларын әсирлектә булган кешеләрнеӊ хикәяләре белән таныштырырга булдым. Әсирлектә булган икенчеәрҗәнле Фәйзер Кучумов белән мин 1947 елныӊ августында очраштым. Ул сугыштан 1945 елныӊ августында кайтты, анда ул 4 ел булган. Миӊа ул чакта бары 10 яшь иде. Ул бездән ерак түгел үз йортында яши иде. Менә нәрсә ул миӊа сөйләде: ”Мин хезмәт иткән полк Волхов фронтында оборонада торды. Кинәт немецлар hөҗүмгә күтәрелде.

Подробнее

Ветеран варислары

О боевом пути своего отца Тякина Ханифа Назмухаматовича

БӨЕК Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел үтте, ләкин сугыш кайтавазы кешеләр күӊелендә хәзергә кадәр тынмый. Без бу сугышныӊ куркыныч вакыйгаларын онытырга тиеш түгел, хәзерге яхшы тормышыбыз өчен гомерләрен биргән солдатларны онытырга хакыбыз юк. Без алар турында хәтерләргә тиеш! 41нче ел сугышы минем гаиләмә дә кагылды. Бу мәкаләдә әтием Тякин Хәниф Нәҗмехәмәт улыныӊ сугышчан юлы турында сөйлисем килә. Ул hәрвакыт гаилә өчен терәк, балалар өчен үрнәк, укучылар өчен намуслы тарих укытучысы, илебезнеӊ чын гражданины, зирәк җитәкче (озак еллар мәктәп директоры булып

Подробнее

Алар батырлыгы – безнеӊ йөрәкләрдә

Инвалид войны Аитов Хисмат с супругой

Фотода сугыш инвалиды Аитов Хисмәт тормыш иптәше белән ҮДИК авылында туган бабам Йосыпов Сәхрәтнеӊ 6 баласы булган. Ул Түбән Искилде авылында яшәгән. Аныӊ нәселендә 280нән күп кеше исәпләнә. Революция, коллективлаштыру, репрессияләр, Бөек Ватан сугышы – барлык тарихи вакыйгалар аныӊ буынын читләп үтмәгән. Туганнары Бөек Ватан сугышында hәлак булган якыннарыныӊ исемнәрен онытмыйлар. Нәкъ менә алар турында сөйлисем килә бүген. Сугыш башланып берничә көн үткәч – 1941 елныӊ 29 июнендә Аптыкаев Гарифен Хаястин улы (1906 елда туган) фронтка китә, ә декабрьдә ул

Подробнее

Әтиемнең каберен эзләп таптык

Әтием Закиров Зәки Закир улы 1909 елда Орда районы Кече Ашап авылында указной мулла Жәләлов Закир Жәләл улы гаиләсендә туган. Картәти шактый хәлле хуҗалык тоткан, өч бүлмәле зур йорты булган. Биредә ул авыл балаларын укыткан, гарәп хәрефләре белән укырга-язарга өйрәткән. Совет хөкүмәте тарафыннан башка дин әhелләре кебек үк төрле эзәрлекләүләргә, кимсетелүләргә дучар булган. Аның барлык байлыгын тартып алганнар, гаиләсен йортыннан куганнар. Ә йорты hаман да исән. Монда озак еллар Совет хөкүмәте идарәсе, балалар бакчасы эшләгән. Соңыннан балалар бакчасы өчен яңа

Подробнее

Солдатның куен дәфтәре

Юлаев Байназар Маннапович

Гаиләбезнең өй архивында әтиебез Юлаев Байназар Маннап улының аның белән бергә Мәскәүдән Берлинга кадәр җиткән куен дәфтәре саклана. Аныңда сугыш турында әллә ни мөhим мәгъ-лүматлар юк, ләкин hәр бите ул вакытның үзенчәлекле документы булып тора. Бәрелешләр hәм сугышчан hөҗүмнәр тукталып торган арада язылган кыска язмалар хәрби көннәр турында сөйли, сугышчының уйларын hәм өметләрен чагылдыра. Беренче биткә яка тегү өчен ак җепле энә кадалган, тукталыш вакытында сугышчылар җырлаган җырлар текстлары, солдатлар белән әңгәмә өчен политрук язган кыска язмалар, хәрби хәрәкәтләр, Берлинга hөҗүм

Подробнее

Бер гаиләдән – биш фронтовик

БЫЕЛ Бөек Ватан сугышында җиӊү яулаган, туган иле өчен батырлык күрсәтүчеләрне искә алабыз. Без фронтта геройларча сугышкан солдатлар hәм командирлар, партизан отрядларында сугышканнар, медсанбатларда hәм госпитальләрдә яралы солдатларны үлемнән коткарып калган hәм язмышлары сугыш белән бәйле булганнарны хөрмәтлибез. Сугыш сулышы hәркайда, hәрбер гаиләдә үзен сиздерде. Үдик авылында Гайшә hәм Шәйхулла Әбләшевлар яшиләр. Алар икесе дә гади колхозчы булсалар да, заманына күрә яхшы, таза тормыш алып баралар. Биредә 5 ир бала дөньяга килә: Хәбиб, Сибәгать, Самикъ, Галим hәм Сәлим. Ватан сугышы

Подробнее

Әтиебез юлы – яхшы үрнәк

Амиров Таваф Лотфуллович

ӘТИЕБЕЗ Әмиров Таваф 1924 елныӊ 24 февралендә Каенавылда Лотфулла Хуҗануретдин улы hәм Хәтимә Гыйлемша кызы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Алар барысы 4 бала була. Ул 4 класс тәмамлый. 1942 ел башында, 18 яшь тулгач аны Кызыл Армия сафларына алалар. Әтиебезне hәм тагын аныӊ ике авылдашын чанада Кунгурга алып китәләр. Алар өч ай дәвамында Бершетьтә өйрәнүләр үтәләр. Шуннан соӊ аны яӊадан уку өчен Свердловскига, хәрби ант кабул иткәннән соӊ Украинага фашистларга каршы сугышка җибәрәләр. Аны өченче Украина фронтына 38нче

Подробнее

Бөек Җиӊү хакына

Бу зәӊгәр күзле, бөдрә чәчле унсигез яшьлек авыл егете – минем Уймуж авылында туган бабам – ефрейтор Ромашев Фәрит Әхмәтхан улы. 1942 елныӊ августында кызылармеец Ромашев Ф.А. авылдашы Имайкин Тәүфыйк Харис улы белән минометчы белгечлеген өйрәнү өчен Чиләбе өлкәсенеӊ Чибәркүл шәhәренә җибәрелә. Курсларны тәмамлаганнан соӊ, 1942 елныӊ 1 октябрендә ул Ватанга тугрылык антын кабул итә hәм Воронеж фронтына китә, ә инде декабрь аеннан 12нче аерым миномет бригадасы составында Курск дугасындагы сугышларда катнаша. 1943 елда Грайворон шәhәрен азат иткәндә яралана. Сугыш

Подробнее