Исемдә калганнар

Учителя татарского языка и литературы Пермской области среди ученых Татарстана и Башкортостана в Березниковской восьмилетней школе. Февраль, 1965 г.
Пермь өлкәсе татар теле hәм әдәбияты укытучылары Татарстан hәм Башкортостан галимнәре арасында Каенавыл сигезьеллык мәктәбендә. 1965 елныӊ феврале.

Бу язмамны Каенавыл мәктәбенеӊ 110 еллык юбилеена багышлыйм.

Минем педагогик хезмәтем Каенавыл мәктәбендә татар теле hәм әдәбияты фәннәрен укытудан башланды. 1963 елныӊ 15 августында эшкә алындым. Мәктәпнеӊ завучы Аптуков Мәсгут Мортаза улы hәм директор Александр Максимович Михайлов каршы алдылар. А.М. Михайлов моӊа кадәр Үдик урта мәктәбендә география дәресләрен алып барды. Бик таләпчән, ләкин гадел укытучы иде. Башта ул Искир җидееллык мәктәптә директор булып эшли. Укучылар саны кимү сәбәпле, Искир мәктәбен ябалар. Искирдә төпләнгән укытучыбыз Үдик мәктәбенә hәр көн 12 км араны җәяү йөреп укытты. Дәресләр тәмамлангач, җәяү Искиргә кайта иде.

1963 елда Үдиктән Каенавыл мәктәбенә 3 укытучы килдек. Арзыева (Байчурина) Фәния Локман кызы – рус теле hәм әдәбияты, Акбашев Нәзи Гариф улы – математика, Искәндәров Наил Әмин улы – татар теле hәм әдәбияты фәннәрен укыттык.

Бу елны башка авыллардан да педагоглар хезмәт юлларын Каенавыл мәктәбендә башладылар: Бардадан Бәширова Наилә, Әтнәшева Тамара рус теле hәм әдәбияты, Искәндәрова Рәшидә биология, Беренче Әрҗәннән Рангулова Зәбидә рус теле hәм әдәбияты, аныӊ тормыш иптәше Рангулов Халит физкультура дәресләрен алып бардылар. Алар Оса педагогия училищесын тәмамлаганнар иде.

Сигез укытучы беренче ел гына укытканга, директор А.М. Михайлов бик борчылган, кайгырган. Беренче чирекнеӊ нәтиҗәләре яхшы булгач, сөенгән. Бу яшь укытучылар киләчәктә мәктәптә эшли алачаклар, дигән фикергә килгән.

1960 елларда мәктәпләрдә укучылар саны күп иде. Каенавыл мәктәбендә бишенче класслар өчәү булды. Мине 5“А“ныӊ класс җитәкчесе итеп билгеләделәр. Класста Байавылдан 20, Кодаштан 10, Ямантайдан 2 – барысы 32 укучы иде, hәммәсе дә мәктәп каршындагы интернатта яшәделәр. Беренче дәресемне 8 “А“ классында (класс җитәкчеләре рус теле hәм әдәбияты укытучысы Имашева Лариса Мөкыйм кызы иде) Гариф Ахуновныӊ “Хәзинә“ романы белән башладым. Икенче дәрес 8 “Б“ класста булды. Анда да шул ук тема. Класс җитәкчеләре — математика укытучы Иткинов Азат Амай улы. Бу класста укучылар ягымлы, тыныч hәм тыӊлаучан иделәр. Алар мине көтеп алдылар, мин дә аларны үз hәм якын иттем. Ике класста да 1947-1949 елларда туган укучылар иде.

1965 ел, февраль ае. РОНО мөдире Габитов Юрий Сергеевич, районда Пермь өлкәсе татар теле hәм әдәбияты укытучыларыныӊ конференциясе үтүе турында хәбәр итә. Конференциядә Казан hәм Уфа шәhәрләре галимнәре катнашуын искәртә. Бу чараны үткәрү өчен Каенавыл hәм Үдик мәктәпләрен сайлыйлар. Директор А.М. Михайлов конференция үткәрү буенча педагогик совет үткәрде. Педсовет Наил Әмин улы татар әдәбиятыннан, ә Гөлсинә Мортаза кызы татар теленнән килгән укытучыларга ачык дәрес күрсәтсеннәр, дигән карар кабул итте. Мин икенче ел гына укыта идем.

Юлаева Гөлсинә Мортаза кызы Татарстанныӊ Сарман районында күп балалы гаиләдә туып-үскән укытучы. Институт юлламасы белән аны Каенавыл мәктәбенә татар теле hәм әдәбияты фәннәрен укытырга җибәргәннәр.

Мин үземнеӊ 6 “А“ классында Габдрахман Әпсәләмовныӊ “Зәӊгәр иртә“ әсәре буенча ачык дәрес үткәрергә булдым hәм аны яӊа сүзләргә аӊлатма бирүдән башладым, аннан әсәр өстендә эшләдек. Укучылар әсәрнеӊ эчтәлеген яхшы аӊладылар, дәрескә нәтиҗә ясап кабатлаганда сорауларга дөрес җавап бирделәр.

Рәсем дәресе укытучысы Имашев Кәрим абый белән җыр дәресен алып баручы Сакаев Фәүкать абый Габдрахман Әпсәләмовныӊ портретын hәм әсәрнеӊ төп герое – Нурулла образын ватман кәзазьгә ясап бирделәр. Шулай ук рәссам Ю.М. Непринцевныӊ 1951 елда ясаган “Сугыш тынган арада“ (“Отдых после боя“) рәсемен файдаландым. Дәрес башланырга берничә минут калгач, Сараш урта мәктәбенеӊ татар теле hәм әдәбияты укытучысы Әдилова Зөлхәбирә Хисаметдин кызы Г.Әпсәләмовныӊ “Зәӊгәр иртә“ әсәрен ничек язу тарихын чагылдырган хатын тапшырды. Бу материаллар дәреснеӊ барышына уӊай тәэсир иттеләр.

Дәрес тәмамлангач, Казан галиме Бәйрәм Мифтахов: “Дәресегез методик яктан дөрес төзелгән, укучылар әсәрнеӊ эчтәлеген яхшы аӊладылар, киләчәккә өметле укытучы сез“, — дип кулны кысты.

Икенче көнне конференция Үдик урта мәктәбендә үтте. Аннан Барда мәдәният йортында районда татар теле hәм әдәбияты фәннәренеӊ куелышы hәм укыту процессы турында нәтиҗә ясалды. Чыгыш ясаучы Каенавыл мәктәбе турында яхшы фикер hәм җылы тәэсир калдырганын әйтте. Конференциянеӊ икенче өлешендә концерт күрсәтелде. Габдулла Тукайныӊ “Пар ат“ шигырен сөйләп грамота белән бүләкләнгән идем.

1965 елныӊ кыш айларында укытучылар hәм авылныӊ актив сәхнә сөючеләре белән башкорт драматургы Әнгам Атнабаевныӊ “Ул кайтты“ пьесасын куйдык. Башкорт теленнән татар телгә Гөлсинә апа Юлаева тәрҗемә итте. Баш рольләрне Гәбтрәшит Сакаев, Фәүкать Сакаев, Искәндәрова (Сакаева) Рәшидә башкардылар. Рольләрне шулай ук Наилә Бәширова, Мәүлиҗан Зимасов, Мукатанова (Искәндәрова) Әнүзә, Габдушев Ильяс, Зәбидә Рангулова, Наилә Сакаева, Нәсүр Сакаев, Мәргубә Юлаева уйнадылар, музыка белән Халит Рангулов җитәкчелек итте, Наил Искәндәров автор сүзләрен укыды hәм пьесаны алып барды. Районныӊ күп авылларында пьесаны сәхнәгә куйдык. Мәүлиҗан Зимасов мәктәпнеӊ йөк машинасында йөртә иде. Кайсы авылга барсак та, тамашачылар җылы каршыладылар hәм рәхмәт әйтеп озатып калдылар.

Без мәктәптә эшләгәндә укытучылар җәмгыять эшләрендә дә актив катнашалар иде. Агитатор, лектор, пропагандист, укучыларныӊ өйләрендә булу, тантаналы бәйрәмнәрдә мәдәният йортында концерт кую hәм башкалар. Сентябрьдә колхозныӊ бәрәӊгесен җыю, складта арыш корыту эшләрен дә башкардык. Каенавыл мәктәбенеӊ дә бакчасы зур иде. Бу эшләр белән биология укытучысы Искәндәрова Рәшидә Низами кызы җитәкчелек итте.

Әле хәзер дә хәтеремдә: 1965 елны 9 Май – Җиӊү көнен илебез беренче мәртәбә зурлап үткәрде. Бераз сугыш яралары төзәлгән иде. Совет хөкүмәте сугыш бетүнеӊ 20 еллыгына багышлап “Юбилей медале“ чыгарды. Каенавыл мәдәният йортында бу көнне зур бәйрәм, тантана булды. Башта Ватан сугышында совет халкыныӊ җиӊеп чыгуы турында доклад тыӊладык. Аннан сугышта катнашучыларга “Юбилей медальләре“ тапшырылды. Тантананыӊ икенче өлешендә укытучылар hәм авыл яшьләре көче белән оештырылган бәйрәм концерты узды. Аны мәдәният йорты мөдире Дамир Илкәев алып барды. Мин “Ике аккош“, Рәшидә Искәндәрова “Яшь наратлар“җырларын башкардык. Баяннарда Халит Рангулов hәм Фәүкать Сакаев уйнадылар.

1965 елныӊ август аенда Байавылда сигезьеллык мәктәп ачылды. Каенавыл мәктәбендә укучылар hәм класслар саны кыскарды. Ә мин исә туган авылым Үдиккә кайттым hәм мәктәптә татар теле hәм әдәбияты, өлкән классларда тарих hәм җәмгыять белеме фәннәрен укытып, лаеклы ялга чыктым.

Каенавыл мәктәбе укытучылары hәм мәктәп хезмәткәрләре дус hәм тату, бер-беребезне хөрмәт итеп эшләдек hәм яшәдек. Директор Александр Максимович җитәкчелегендә мәктәп гөрләп торды. Анда ике ел гына эшләсәм дә, ул чорны яшьлегемнеӊ матур хатирәсе итеп күӊелемдә саклыйм.

Наил Искәндәров.
Үдик авылы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *