Бер фото тарихы

Кадерле укучылар! Сезнеӊ күбегез тарихи ачышлар ясарга булыша ала. Барысы да сезгә ярдәмегез өчен рәхмәтле булачак! Бигрәк тә яшь буын.

Султанай авылы музее стендында борынгы бер фоторәсемгә күз төште. Безнеӊ фараз буенча, анда мөгаллимнәр, шәкертләр hәм Султанай мәдрәсәсен тәмамлаучылар — барысы 61 кеше сүрәтләнгән. Фотоныӊ сыйфаты начар иде, шуӊа күрә аныӊ беренчел варианты бар микән дигән сорау туды. Рәисә исемле бер ханым: “Миндә бар”, — дип җавап кайтарды. Шул арада Гөлҗиhан апага юл тоттык. Кунакка килү белән Рәисә инде безгә бу фотоны алып кереп килә иде. Зур күләмле, яхшы сыйфатлы фото, вакыт узу белән генә вак ярыклар белән капланган. Башка берәүнеӊ шундый фотосы бармы, дигән сорауга, булмас, диде, чөнки Барда музее да аныӊ фотосын төшереп алган.

Рәисә Әминова-Иманаева фотода аныӊ бабасы Мирзий Әхмәтҗан улы Габдукаев булуы, аныӊ 1882 елда Султанайда тууы турында сөйләде. Мәдрәсәдә укыган, кайсы елларда икәнлеге билгеле түгел, әмма фотода ул инде мыеклы. Әгәр мәдрәсәгә 11 яшендә укырга кереп, 12 ел белем алса, бу фото 1905 елдан да соӊга калмыйча төшерелгән дигән нәтиҗә ясарга мөмкин. Мирзий Сөҗән, Карьево авылларында башлангыч класслар укытучысы булып эшли. Озак еллар хезмәт итү буенча лаеклы ялга чыга hәм кире Султанайга күченә. Ә аннан соӊ аны, күп кенә ватандашларыбызны кебек үк, фаҗигале язмыш көтә. Пермь дәүләт социаль-сәяси тарих архивында аныӊ архив эшендә (Ф. 641/1. ОП.1. Д.13387) түбәндәгеләр язылган: 1937 елныӊ 14 октябрендә кулга алына. 1937 елныӊ 4 ноябрендә хөкем ителә. 58нче статья: контрреволюцион агитация, контрреволюцион эшчәнлек өчен гаепләнә. Хөкем карары буенча аӊа җәзаныӊ югары чарасы билгеләнә, милеге конфискацияләнә. 1937 елныӊ 5 ноябрендә атып үтерелә.

“Картәнием 1991 елга кадәр, ә әнием 2011 елга кадәр яшәде. Аларныӊ сөйләгәннәрен тыӊлый идем, хәтеремдә саклармын дип уйладым. Барысын да язып барырга кирәк икән. Еллар узу белән күп нәрсә онытыла”, — дип борчылуын белдерде Рәисә ханым. Шулай да, фотода бабасыныӊ дусларын күрсәтте: Кариев Хәбибрахман, булачак парлар Габделҗан hәм Кәсимә Казанбаевлар, Нәҗмехан hәм Зәкия Нәбиевлар. Рәисә Нәҗмеханны гына төгәл танымады.

Беренче ачышны Казаннан Ләйлә ясады, фотода уӊ яктагы ак күлмәкле яшь хатын-кыз аныӊ
карткартәнисе Җүәйрә булуын ышаныч белән әйтте. Димәк, фотода аныӊ ире Миргалим дә булырга мөмкин, безгә билгеле булганча, ул күпмедер вакыт мәдрәсәдә мөгаллим булып эшләгән.

Фотода тагын бер кешене Фирдания белән Сария Тубилова бергә таныды. Сария тумышы белән Тү-бәнавылдан, туган авылы тарихы белән актив кызыксына. Авылныӊ өлкәне Ләбибә апа Зимасова аӊа 4 шәкерт төшкән иске фото тапшырган. Анда Ләбибә апаныӊ бертуган абыйсы Мөхәммәтнәҗиб (алга таба кыскартып Нәҗиб) Мөхәммәткашшаф улы Булатов та бар. Фирдания hәм Сария бу фотоны мәдрәсәдә төшерелгән фото белән җентекләп чагыштыргач, ике рәсемдә дә бер үк кеше бар дигән нәтиҗәгә килделәр. Нәҗиб Гата хәзрәтнеӊ өлкән апасы Фәрhизихан Әрмәнша кызы Булатова-Мансурованыӊ оныгы. Фотода Нәҗибкә 12-15 яшь дип фаразласак, бу фоторәсем 1910-1913 елларда төшерелгән булырга мөмкин, чөнки 1914 елдан соӊ Гата хәзрәт банкрот дип танылгач, аӊа инде фотога төшүләр кирәк булмагандыр дияргә кала.

Ләбибә апа истәлекләрен барлый: “Нәҗиб 1898 елда Барда районы Түбәнавылда имам Мөхәммәткашшаф Булатов hәм Мәрхәбә Зиннәтулла кызы Булатова-Юлаева гаиләсендә дөньяга килә. Җиде яшен тулгач, аны Султанай мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Анда ул 12 ел белем ала. Мәдрәсәне тәмамлаганнан соӊ Оса шәhәрендә укытучылар әзерләү курсларында укый, укытучы таныклыгы ала. Искир, Искилде авылларында укытучы булып эшли. Авыл советлары оешканнан соӊ, берничә ел Каенавыл советы секретаре вазыйфасында хезмәт куя. 1933 елда әтисен кулга алалар, шуннан соӊ Нәҗиб гаиләсе белән авылны калдырырга мәҗбүр була. Кайсы шәhәрдә яшәүләре билгесез, ул ташкүмер чыгаруда эшли. Эшендә бәхетсезлеккә юлыга hәм аны инвалидлыкка чыгаралар. Аннары гаилә Куеда бистәсенә күченә. Ул анда гомеренеӊ соӊгы көннәренә кадәр яши”.

Фотога кире кайтыйк. Ул Султанайда хатын-кызлар мәдрәсәсе ачылгач, ягъни 1910 елдан соӊ төшерелгән дигән версия дә бар. Бу фотосурәттә хатын-кызлар йөзләре шактый булуга бәйле. Ләкин бу факт түгел, чөнки кызларны мәдрәсәгә кадәр дә бай муллалар hәм хәзрәтләрнеӊ хатыннары өй шартларында укытканнар, аларны абыстай дип атаганнар.

Фоторәсем бик күп серләр саклый. Бәлки, анда төрле елларда мәдрәсәдә укыган hәм эшләгән язучы Кәрим Әмири hәм шагыйрь Шәйхулла Тулвинский дә бардыр.

Фото үзәгендә ир-атлар арасында иӊ хөрмәтле урында бер хатын-кыз утыра. Мондый хөрмәткә Гата хәзрәтнеӊ хатыны гына лаек була ала, ул үзенеӊ социаль статусы буенча башка барлык хатын-кызлардан югарырак була. Аныӊ исеме Шәмсихәят, ул хәзрәтнеӊ икенче хатыны. Кагыйдә буларак, бу чорда хатын-кызлар таныш булмаган ир-егетләр янында утыра алмаганнар. Димәк, Шәмсихәятнеӊ уӊ ягында
галстуклы костюмда Мөхәммәтгата Мансуров үзе утыра, күрәсеӊ! Бу мәдрәсәгә нигез салучыдан башка кем тагын үзәктә була ала?! Ни өчен бу турыда моӊа кадәр беркем дә белмәгән дип уйлыйбыз. Сәбәпләрнеӊ.беренчесе — Гата хәзрәт 1834 елда туган дип саналган. Бу очракта фотода ул 76 яшьлек олы бабай булыр иде. Чынлыкта хәзрәт 1850 елда туган дип ревизия мәгълүматлары буенча исбатланган. Димәк, фотода аӊа якынча 60 яшь hәм ул үз яшенә бик тә туры килә. Икенче сәбәп — бу фото hәркемдә дә булмаган, ә Рәисәдә генә сакланган. Безнеӊ фикер буенча, Гата хәзрәт белән Шәмсихәят янәшәсендә ике яктан да уллары утырган. Хәзрәтнеӊ уӊ ягында ак костюм кигән, күбәләк галстуклы шәhәр егете, барлык улларыннан да якынрак булган Миргалим дип уйлыйбыз. Гата хәзрәт соӊрак аӊа тегермән бизнесын тапшыра. Югарыда әйтелгәнчә, фотода аныӊ хатыны Җүәйрә дә бар, ләкин ул ире янәшәсендә түгел, бу Миргалимнеӊ янында ир-ат утыру белән бәйле булырга тиеш. Шәмсихәятнеӊ сул ягында аларныӊ башка уллары — Касим, Фатыйх яки Мәгъсүм булырга мөмкин, ә инде аларныӊ уӊ hәм сул якларында утыручылар — мәдрәсә мөгаллимнәре. Төрле чыганаклар буенча алар нәкъ сигез кеше.

Безгә билгеле булган мәдрәсәнеӊ иӊ җентекле тасвирламасын Габдулла Садырттин улы Нурсубин язган, ул да бу фотода булырга тиеш. Габдулла үзенеӊ истәлекләрен 1971 елда язучы Рәшит Ягъфәров үтенече буенча яза. Кулъязманыӊ төп нөсхәсен Гөлҗихан апа үзендә саклый, ул безгә аны төшереп алырга рөхсәт итте. Моннан тыш, аныӊ кызы Роза Нурсубина 2010 елда әтисенә багышлап татар телендә китап бастыра. Кулъязмада Султанай мәдрәсәсен тәмамлаучыларныӊ исемлекләре бар, без аны Нурсубин исемлеге дип атыйбыз. Менә алар: Әтнәбаев Рәхимҗан, Тулвинский Шәйхулла, Батыркаев Әндәр, Мәүлитов Фатих, Бикметов Мәлик, Акманаев Габдрахман, Акманаев Габделәхәт, Рахмангулов Шәрхәт, Туктамышев Гарәфи, Туктамышев Мөхетдин, Габдукаев Мирзи, Ягъфәров Нурулла, Ягъфәров Җамалетдин, Юлдашев Хәнәфи, Әминов Фазил, Әминов Фәхрислам, Мансуров Әмин; Мансуров Әсгать, Мөнәсыйпов Фуат, Моратов Габдулла, Кантуганов Әмир, Нурсубин Габдулла, Нәбиев Нәҗмехан, Әмиров Кәрим, Салихов Габдулла, Булатов Зыя, Булатов Зәки, Салихов Зыя, Мәҗитов Фәйзелхак, Мәҗитов Габделхак, Мәҗитов Хафиз, Мәҗитов Габделәхәт, Биктимиров Гөбәй, Мансуров Хәбибрахман, Габделманов Хәлимулла, Балтыков Мәгъсүм, Усаев Галимҗан, Габделманов Суфый, Юсупов Габделхай, Габделманов Мөхлис, Казанбаев Габдулла, Туктамышев Кашфулла, Юнысов Мөхәммәтдин, Абдулов Фәрит, Абдулов Кавый, Абдулов Нәҗмулла, Балтачев Гәрәй, Балтачев Шәрифҗан, Мансуров Батыр, Әминов Исрафил; кызлардан – Мәннапова Сабирә, Сабитова Хәят, Хәлилова Әнисә, Әтнәбаева Мөршидә, Ягъфәрова Мөнирә, Адутова Гөлсем.

Бу мәдрәсәне тәмамлаучыларныӊ тулы исемлеге түгел, ул алга таба да тулыланачак.

Дуслар! Фотога күз салыгыз, аны өлкән буын туганнарыгызныӊ булган фотолары белән чагыштырыгыз. Бәлки сез дә бу фотосурәт тарихыныӊ автор-эздәше булырсыз! Туган ягыбыз тарихын бергә өйрәник!

Ахырда барыбызныӊ да исемнән Рәисә ханымга рәхмәт белдерәсе килә. Аныӊ әти-әнисе, бабасы Мирзий чын мәгънәсендә тарихи хәзинә саклап калдырган. Ә бит бу фото да, үз заманыныӊ башка күп кенә дәлилләре кебек, еллар дәвамында юкка чыгарга мөмкин иде.

Иван Квашнин hәм Фирдания Ромашева.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *