Гомерен укытучы эшенә багышлады

Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын

Атлап кергән көннәр күӊелдән,

Экрандагы кино кебек, гүя,

Бер-бер артлы үтә бүген дә…”

(Мөсәвир Максиев)

Баян Таhир кызы Таhирова 1920 елныӊ 15 февралендә Пермь өлкәсе Орда районыныӊ Кече Башап авылында дөньяга килә. Җиде еллык мәктәпне тәмамлагач, 15 яшьлек кыз Пермь татар-башкорт педагогия техникумына укырга керә. Ул вакытта техникум Кояновога күчерелгән була. Уку йорты татар-башкорт милли мәктәпләр өчен башлангыч класс укытучылары хәзерләгән. Орда ерак булганлыктан, каникулга гына кайтырга туры килгән аӊарга. 1939 елда техникумны уӊышлы тәмамлаган 19 яшьлек Баян Таhир кызын Барда районыныӊ Түбән-авыл милли башлангыч мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Аны әтисе Шермейка урманнары аша Ордадан ат белән китереп калдыра.

Шулай итеп, ул укытучы эшен 1939-1940 уку елларында, сугыш алдыннан башлап җибәрә. Ул вакытта мәктәп 1933 елда репрессияләнгән Мөхәммәтша-хәзрәтнеӊ ике катлы йортында урнаша. Укучылар саны күп булганлыктан, укытучы Фатима апа белән ике классны бергә укытканнар. Җәйләрен ясле-бакчада бәләкәй балаларны тәрбияләгәннәр.

Нәкъ шул елда Мәскәү кушуы белән кириллицага күчеп укыту кертелә, hәм 1939-1940 уку елыннан яӊа алфавит буенча укый башлыйлар. 1923 елдан бирле алып барылган латин графикасыннан рус алфавитына күчү бик авыр була. Шулай ук балаларга рус теле укыту да кыенлыклар тудыра.

Укулар ике сменада алып барылган: иртә белән балаларны укытсалар, кичләрен өлкән яшьтәгеләргә башлангыч, 4 класслы белем биргәннәр. Булачак тормыш иптәше Илкәев Фарах Даут улы белән дә Баян апа шунда таныша.

Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941неӊ ноябрендә Фарах абый сугышка китә. Ул Волхов фронтында разведчик булган. “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнәгән Фарах абый сугыштан инвалид булып кайта (беләзегенә кадәр уӊ кулы гарипләнә). Бер-бер артлы күгәрченнәр кебек матурдан-матур кызлары туа: Фәнисә,  Мәрьям,  Вәсилә,  Әлфия.

Сугыш елларында да авылда укыту туктатылмый, ләкин китап-әсбаплар, язу өчен кәгазь табуы катлаулана. Авылга бу чорда эвакуацияләнгән Ленинград кешеләре җибәрелә, ул балаларга да белем бирергә туры килә. Баян апа колхоз эшеннән дә читтә калмый: ялларын бәрәӊге утыртырга, җитен басуында эшләргә дә өлгерә.

1950 еллар азагында колхоз авылда Түбәнавыл башлангыч мәктәбе төзи. Мәктәптә 3 класс, физкультура бүлмәсе, укытучылар өчен кабинет булдырыла. Укучылар 1960-1961 уку елын яӊа мәктәптә башлыйлар. Бу вакытта  каләм hәм кара урынына авторучкалар куллануга керә, парталар барлыкка килә. Татарстаннан яӊа китаплар кайтарыла, укулар татар телендә алып барыла. Мәктәпкә яшь укытучылар килә (шулай ук Кояноводан).

Баян апа авылда бик хөрмәтле кеше санала, укучылар гына түгел, өлкәннәр дә аӊа хөрмәт белән  “Баян апа” дип эндәшкәннәр. Ул укыту эшен1976 елга кадәр дәвам итте. Лаеклы ялга туктагач та укытты, барысы 37ел гомерен укытучы эшенә багышлады. Күп тапкырлар хөкүмәтнеӊ почет грамоталары, “РСФСРныӊ халык мәгарифе отличнигы” билгесе, “Хезмәт казанышы”, “Бөек Ватан сугышында намуслы хезмәте өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнде. Без аныӊ соӊгы 12 укучысы булдык, ә укыту дәверендә күпме балага белем биргән зур хөрмәткә ия Укытучы ул!

Бүгенге көндә Баян апаныӊ дистәләгән укучысы аны зур хөрмәт белән хәтеренә ала. 1 сентябрь, Укытучылар көнендә аны гел искә төшерәбез. Хөрмәтле укытучымныӊ рухы шат булса иде!

Сария Тубилова.

Нижневартовск шәhәре.

Фотода: Түбәнавыл башлангыч класс укучылары, Баян апа уртада.

 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *