2017 елда “Таӊ” газетасыныӊ 28 сентябрь санында мөфти Мөхәммәтгата хәзрәтнеӊ иӊ танылган варисы — оныгы Мөнирә турында “Якты тормыш” мәкаләсе басылып чыкты.
Ул Мөхәммәтгатаныӊ улы Миргалимнеӊ кызы була. Бу мәкаләдә Мөнирәнеӊ 1926 елда туган кызы Гөлнар искә алына, шулай ук Гөлнарныӊ кызы Ләйлә белән фотосы була. Безнеӊ Фирдания Ромашева белән Ләйләне эзләп табып, аныӊ белән сөйләшәсе килде. Фирдания ул вакытта инде үзенеӊ “Вконтакте” блогында Гата хәзрәт турында берничә мәкалә бастырган була. Аныӊ блогын укучылар арасында язучы Рәшит Ягъфәровныӊ тол хатыны Әкълимә апа Ягъфәрова да бар икән. Ул Ләйләне үзенеӊ кодагые Сания Әмирханова аша таба. Аларга күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез.
Фирдания аша Ләйлә белән 7 август иртәсендә аныӊ Казандагы фатирында очрашырга килештек. Очрашуга мин ниндидер курку белән бардым. Аныӊ әнисе Гөлнарныӊ яшен уйлап, олы яшьтәге карчык белән очрашырмын дип уйладым. Ул мине, аӊа таныш булмаган рус кешесен, ничек каршы алыр? Миӊа ишекне мөлаем елмаю белән заманча киенгән зифа буйлы матур ханым ачкач, гаҗәпләнүемне күрсәгез иде! “Мин әниемнеӊ соӊгы баласы, ул авыр вакытлар иде”, — дип аӊлатты Ләйлә. Сөйләшүебезнеӊ өч сәгате сизелмичә үтеп тә китте. Көтелмәгән кунакны җылы кабул иткәнегез өчен рәхмәт сезгә, Ләйлә!
Миргалим һәм Җүәйрә
97 ел озын гомер кичергән hәм Ләйләгә 13 яшь булганда үлгән Җүәйрә сүзләренчә, Миргалим белән алар туй алдыннан бер тапкыр да күрешми, әмма хатлар белән алмаша. Шул вакытта ук алар бер-берсенә якын җаннар булуларын сизгән. Бу күренеш ул вакытта ике дини ишан гаиләсе өчен бик прогрессив була. Гата хәзрәт Миргалим белән Чистайга Закир бабайга (Закир Камалов -атаклы кеше, аныӊ турында аерым сөйләргә кирәк) килә hәм аныӊ кызына улын өйләндерә. Аларныӊ килүләрен Җүәйрә hәм аныӊ хезмәтчесе күрше бүлмәдән карап тора. Йорт агачтан салынган hәм анда ярыклар була. Ул яшь егетне күрә, ләкин аныӊ кем булганын белми. Аннан алар бер-берсен ярата. Иӊ якты истәлекләре өйләнешкән вакытта була: яшь парлар кулларына пульверизаторлы (груша белән) одеколон алып, бүлмәләр буйлап бер-бер артлы йөгергән, бу одеколонны сиптергән. Ә бүлмәләр ул вакытта бер-бер артлы анфилад рәвешендә булган. Җүәйрә моданы, матур киемнәр яраткан, бу фотоларда да чагыла. Ә менә Миргалим белән бергә төшкән фото туганнарыныӊ берсендә дә сакланмаган. Моннан тыш, Җүәйрә белән бер фото бар, ә анда икенче кеше киселгән. Бу Миргалим булырга мөмкин дип уйларга нигезебез бар, әмма сәяси сәбәпләр аркасында аны кисеп ташлаганнар. Гражданнар сугышы елларында гаилә Семипалатинскка юкка гына күченми. Анда әти-әнисе белән Мөнирәнеӊ икетуган апасы Әминә hәм абыйсы Салих яшәгән. Мөнирә турындагы мәкаләдә Миргалим тифтан үлгән дип язылган. Бу алай түгел икән. Җүәйрә гаиләсе Семипалатинск шәhәрендә яшәгәндә аныӊ Казахстан чигендә поезд hәлакәтендә hәлак булганын сөйләп калдыра. Составка каршы торучы якларныӊ берсе — кызыллар яки аклар hөҗүм итә, hәм поезд рельслардан тайпыла. Корбаннар күп була. Җүәйрә hәм Мөнирә hәлакәт урынына китә. Алар ул урынга кадәр авыр hәм озак вакыт барган, шундый вакыт булган. Килеп җиткәч, Миргалимнеӊ җирләнгән урынын таба алмыйлар, Җүәйрә бу хәлгә аеруча борчыла. Җүәйрә белән Миргалимнеӊ кечкенә чагында вафат булган тагын бер баласы Илдус була.
Мөнирә
Мине, беренче чиратта, Ләйләнеӊ картәнисе Мөнирә hәм аныӊ белән бәйле булган hәр мәгълүмат кызыксындырды. Теләгем акланды! Аныӊ шәхси тормышы турында мондый җентеклекле мәгълүматны бернинди архивта да очратып булмый. Мөнирә 1910 елда Оса гимназиясенә укырга керә hәм бу гимназиядә укыган беренче мөселман кызы булганы билгеле иде. Укырга кергәндә конкурс узарга кирәк була. 68 урынга 113 кеше керергә омтылган, хәзерге заманада гариза буенча дибез, ягъни бер урынга ике кеше булган (Оса өязе Земство Җыелышыныӊ 1911 елныӊ 42нче көндезге сессиясе журналы). Төп авырлык рус теле була, ләкин әтисе аны яхшы әзерли. Минем уемда ”Закон Божий дәресе белән ничек булган икән? ”, ”Аны дине өчен җәберләмәгәннәрме?” дигән сораулар туды. Ләйлә картәнисе сөйләгәннәреннән барысы да яхшы булганын белә, Мөнирә бу дәресне тыӊлаган гына. Мөнирәнеӊ иӊ яхшы укучыларныӊ берсе булуы, кызык хәл.
Кайвакыт, Батюшка, рус шәкертләреннән җавап алалмыйча, Мөнирәгә мөрәҗәгать иткән, hәм ул дөрес җавап биргән! Гимназиядәге барлык кызларда да бер йола — әгәр дә коридорда Батюшканы очратсаӊ, аныӊ алдында үз тирәли әйләнергә кирәк булган. Мөнирә гаиләсендә үзе генә бөдрә чәчле почык борынлы (курносая) булган. Ул гимназиягә килгәч, аны бәдрәфкә чәчләре турайсын өчен юарга җибәргәннәр. Ә чәчләре дымлангач, киресенчә, аннан тагын да күбрәк бөдрәләнгән. Тәрбияче ачуланган. Мөнирә балачагында апельсиннар яраткан hәм: ”Әти, әйдә, апельсиннар үскән җиргә китик”, дип хыялланган. Әмма бу теләк чынга ашмаган.
Мөнирә табиб булырга тели, хәтта Томск медицина институтыныӊ 1 курсында укый, ләкин тиф белән авырый hәм Семипалатинск шәhәренә кайта. Ул гаиләдә бердәнбер коммунист була hәм hәрвакыт балалар янында сәясәт турында сөйләмәскә куша. Ул беркайчан да Мөхәммәтгата, аныӊ балалары (Миргалимнеӊ абыйлары hәм апалары) турында сөйләми hәм бер тапкыр да туган ягы Осага, Султанайга кайтмый. Шуӊа күрә Ләйлә үз нәселенеӊ ирләр линиясе турында аз белә.
Әмин
Ләйлә революциягә кадәрге вакытларда төшкән туганнарыныӊ фотоларын саклаган. Аларныӊ берсендә ике кеше төшкән, ул безне аеруча кызыксындырды. 1917 елныӊ 25 январенда төшерелгән ул. Арткы ягында ”Оса шәhәре, Волынская йорты. Мөнирә ханым Мансуровага”, дип адрес күрсәтелгән. Фирдания ярдәмендә гарәп алфавитына нигезләнеп, борынгы татар теленнән язуны тәрҗемә иттек. Анда “hәмширәчәгем Мөнирә! Вәгъдәм буенча сиӊа гомерлек ядкаремдер. Брадәреӊ Мөхәммәдәмин hәркаюӊызга аермаенча сагынып сәлам дидем”, дип язылган иде. (hәмширә — сестра, брадәр – брат). ”Мөхәммәдәмин — ул Әмин”, дип аӊлатты миӊа Фирдания. Чыннан да, сулда утырган ир-егеттә Мөхәммәтгатаныӊ олы улы Касимнән туган Әмин комиссарны чамалап була. Мөнирәгә фронттан үзенеӊ фотоларын таныш хәрбиләр аша җибәргәнен фарызлап, Әминнеӊ Мөнирә белән дус булуын белеп була. Бездә Әминнеӊ сирәк автографы да бар, дип була инде. Фотоныӊ артында язылган адрес буенча Осада Миргалим, Җүәйрә hәм Мөнирәнеӊ кайда яшәгәнлеге аӊлашыла. Бу чиновник хатыны Юлия Васильевна Волынскаяныӊ йорты. Йорт кыйммәтле булган, чөнки андагы фатир 1901 елга елына 220 сум торган. Чагыштыру өчен: күп кенә башка фатирлар 20-60 сум булган. Мин бу йортныӊ кайда урнашканын иске картадан таптым. Бу урын ГЭС төзелгәннән соӊ hәм сусаклагыч барлыкка килгәннән соӊ су басуга эләгә, хәзерге вакытта якынча диӊгезчеләргә hәйкәл куелган җирдә була.
Ләйлә, әнисе Гөлнар кебек үк, фәннәр кандидаты, доцент, табиб булып эшли. Ул фотоларны hәм архивны гына саклаучы түгел, ә ата-бабаларыныӊ каберләрен тәртиптә тотучы да: олы карткартәнисе Фатыймәнеӊ (Җүәйрәнеӊ әнисе), карткартәнисе Җүәйрәнеӊ, аныӊ туганны, миллионерга кияүгә чыккан атаклы Гөлсем Акчуринаныӊ (Камалова) каберләрен карый. Ләйләнеӊ балалары: кызы Асия hәм улы Булат бар. Йортта эт асрала, ул нәселле булып күренде, ләкин Ләйлә аны приюттан алган, ә бу гамәл кеше турында күпне сөйли. Этне ”Звездные войны” кинофраншизасыннан принцессаныӊ исеменә Лея дип атаганнар. Өстәлдә мин Стивен Хокинг язган ачык китап күрдем. Киләсе елда Барда округында Бөтенрәсәй Сабан туе планлаштырылган. Ләйлә чакыру буенча туган иленә кайтырга hәм Миргалим бабасыныӊ туган иленә барырга планлаштыра.
Иван Квашнин.
Пенза шәhәре.