Көзге муллык
Агымдагы елда көзге ярминкә ике тапкыр үткәреләчәк, беренчесе 8 сентябрьдә hәм икенчесе 22 сентябрьдә. Узган пәнҗешәмбедә булган ярминкәдә катнашучылар арасында районнан hәм крайдан гына түгел, ерак араларны якын итеп чит төбәкләрдән килүчеләр дә бар иде. Бу җәйдә уңыш үстерүе җиңел булмады, билгеле. Озакка сузылган кызу, яңгырсыз көннәр көтелгән уңышны алырга мөмкинлек бирмәде. Шуңа да карамастан, күпләр ярыйсы ук яшелчә-җимеш үстерүгә ирешкәннәр. Ярминкәдә катнашучылар сокланырлык уңыш тәкъдим иттеләр. Крестьян-фермер хуҗалыклары, урта hәм төп мәктәпләр, коррекция мәктәп-интернаты, шәхси-ярдәмче хуҗалыклар үзләре үстергән төрле









