Якташларыбыз фильм төшерә
Шабаркадан ерак түгел, табигатьнең матур бер почмагында, Күгия дигән авыл бар иде. Ул инде күптән таралды, күгиялеләр төрле авылларга күчеп урнашты. Кайчандыр шаулап-гөрләп барган авыл тормышы турында күп хатирәләр саклаучы бу төбәк шушы көннәрдә фильм төшерү мәйданчыгына әйләнде. Иң кызыклысы, аның режиссерларыннан берсе hәм төп хатын-кыз ролен башкаручы — Күгиядә туып-үскән Фирүзә Зиннәтуллина (Ягъфәрова) иде. Янә бер яңалык: фильмның сценариен, җыр сүзләрен hәм көен язучы, режиссер hәм төп рольне башкаручы – Германиядә яшәүче якташыбыз Нәсүр Юрушбаев. Шунысын да әйтик, ул









