Курай бәйрәме

Праздник курая в Перми

Край башкортлары hәм җәмәгатьчелеге тормышында мөhим вакыйга булды: 6 декабрьдә Пермьдә яңа бер чара – “Курай бәйрәме“ үткәрелде. Аны бәйрәм дип кенә карау дөрес булмас иде, чөнки чара “Башкорт халкының рухи мирасы“ темасы буенча түгәрәк өстәл сөйләшүен, “Башкортостан“ киностудиясе эшләгән фильмнар белән таныштыруны үз эченә алды, ә кичен край филармониясенең орган залында Башкортостан сәнгать осталарының зур, матур концерты булды. Колачлы бу вакыйга Бөтен-дөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты, Башкортостан Мәдәният министрлыгы, Бөтенрәсәй Курайчылар берлеге тарафыннан hәм Пермь крае губернаторы администрациясе, край

Подробнее

Талантлы егет

«Гармун сайрый сандугачтай» - творческий вечер Эрнесто Галимуллина

Гармун моңы халкыбыз язмышыннан аерылгысыз булган. Җәйге ямьле матур кичләрдә кояш баткач, су буйлары, урман аланнары егет-кызларның шат авазына күмелгән. Кичке уеннар гөрләгән тугайларда уен-көлке, җыр-моң тынмаган. Яшьләр күрешкән, сөйләшкән, вәгъдәләр бирешкән. Кичке уеннарның яме булып җырчы, биючеләр белән беррәттән гармунчы егет тә саналган. Шунысы сөенечле, гармун моңын хәзерге яшьләребез дә үз итә. Күптән түгел II Әрҗән авылы мәдәният йортында үткәрелгән “Гармун сайрый сандугачтай“ дип исемләнгән чара шуның ачык мисалы. Яшь талант — Барда балалар сәнгать мәктәбенең 5 класс укучысы

Подробнее

Йөрәк хәтере

Открытие музея «Память сердца» в Бичурино

Озын Ялан авылында күңелле вакыйгалар булуы турында сез инде газета битләреннән танышкансыздыр, хөрмәтле укучыларыбыз. 11 ноябрьдә Озын Ялан урта мәктәбенең беренче директоры В.М. Мусинның “Йөрәк хәтере“ музее ачылды hәм урта мәктәп оештырылуга 50, мәктәпнең яңа бинасы төзелүгә 30 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар үткәрелде. Музейны ачу вакытында Вәсил Миргалим улы: — Бу изге эшкә мине кадерле кешеләрем: газиз әнием, 1941 елда Бөек Ватан сугышында hәлак булган әтием, тормыш иптәшем, апам hәм кызымның тормышлары, хезмәт юллары рухландырды. Музейны аларның якты истәлекләренә

Подробнее

Барысы да үзебездән тора

Круглый стол: И.П. Оборина, С.М. Ибраев, Т.Н. Конопаткина, С.Н. Назин, О.В. Круглова

Встреча гостей Кишерть районының Югары Солянка татар авылы халкы истәлекле бер вакыйганың шаhите булды. Халыклар бердәмлеге көне кысаларында биредә Татар милли мәдәнияте көне үткәрелде. Чара авыл халкы соравы буенча Кишерть hәм Барда районнары администрацияләренең муниципальара хезмәттәшлеге нигезендә оештырылды. Бу уңай белән Югары Солянкага бездән район башлыгы С.М.Ибраев җитәкчелегендә зур делегация барды, ул район администрациясенең структур бүлекчәләре hәм учреждениеләр җитәкчеләрен, мәгариф hәм мәдәният, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен, үзешчән сәхнә осталарын үз эченә алган иде. Солянкалылар

Подробнее

Уйларыгыз чынга ашсын

Адутовы - интеллектуальная семья

Агымдагы елда районда “Иң яхшы күп балалы гаилә — 2016“ конкурсы үткәрелде. Бу бәйгедә “Интеллектуаль гаилә“ номинациясендә җиңү бәхете Үдик авылыннан өч бала тәрбияләүче Ренат Руфхәт улы hәм Әлфия Габдрәшит кызы Адутовлар гаиләсенә елмайды. — Конкурста катнашып район башлыгының рәхмәт хатына лаек булдык, бүләкләр алдык, сөендек, — диделәр алар. Адутовлар гаиләсе 1999 елда барлыкка килә. Аларның дуслыгы исә мәктәп елларыннан ук башлана. Урта белем алгач Ренат РФ Эчке эшләр министрлыгының Пермь хәрби институтына укырга керә. Әлфия әнисе Гөлhәндәм Әҗмек кызы

Подробнее

Активлык – уңыш нигезе

Женины - самая спортивная семья

Край Социаль үсеш министрлыгының күп балалы гаиләләр конкурсының “Спорт гаиләсе“ номинациясендә безнең районнан Владимир hәм Илзирә Жениннар гаиләсе тәкъдим ителә. Бу искиткеч кешеләрнең төп принцибы — hәрвакыт актив булу, чөнки хәрәкәт – ул яшәеш. Гаилә башлыгы Владимир Николаевич Женин “Газпром газораспределение Пермь“ АОсы Чайковский филиалында диспетчер булып эшли. Аның тормыш иптәше, өч бала анасы Илзирә Урал кызы Женина – Барда районы Пенсия фонды идарәсендә баш белгеч-эксперт. Кызлары — өлкәне Анастасия hәм кечесе Ольга – гимназия укучылары. Ә Никита әле күптән

Подробнее

Мәктәбем — язмышым минем

4 ноября 1986 года. Торжество в честь открытия школы

4 ноября 1986 года. Торжество в честь открытия школы Район башкарма комитеты карары белән 1966 елда Озын Ялан, Төнгүк hәм Каенавыл сигезьеллык мәктәпләре урта мәктәп итеп үзгәртелә. Шул көннәрдән бирле инде 50 ел вакыт узып киткән. Мәктәп булса авыл яши hәм үсә — район җитәкчеләре моны аңлап хәл иткән, билгеле. Озын Ялан урта мәктәбен җитәкләү яңа гына Киев дәүләт физик культура hәм спорт институтын тәмамамлап кайткан белгеч Вәсил Миргалим улы Мусинга тапшырыла. Яшь директор җиң сызганып эшкә тотына. Тагын егерме

Подробнее

Хезмәтегез ихтирамга лаек

День работника сельского хозяйства и перерабатывающей промышленности

Агымдагы хезмәт елының язгы-көзге чорына йомгак ясалды, алдынгылар исемнәре ачыкланды. Тик бу әле билгеле бер вакыт аралыгына нәтиҗә ясау гына. Авыл хуҗалыгы — тынгысыз тармак. Басу-кырлардан уңыш җыеп алып җирләрне туңга сөрү, терлекләрне көтүләү тәмамлану белән шулай ук җаваплы саналган кышлату чоры башлана. Авыл хуҗалыгы hәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү Барда мәдәният, ял hәм спорт үзәгендә уздырылды. Фойеда авыл хуҗалыгы продукциясеннән күргәзмә-ярминкә оештырылган иде. Сәхнә бик матур бизәлгән. Алып баручылар Рәмзидә Шәрәфетдинова hәм Ренат Шабаев авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә

Подробнее

Яшәешебезнең мөhим тармагы

Идет ремонт дорог

На автодороге «Тюндюк-Верх-Шлык» Агымдагы елның июнь аенда Бардада спикер В.А.Сухих җитәкчелегендә край парламенты депутатлары, комитет рәисләре hәм җаваплы хезмәткәрләре, Хөкүмәт рәисе урынбасары — край промышленность, эшмәкәрлек hәм сәүдә министры А.В.Чибисов, край транспорт министры А.Р.Зәкиев h. б. булып консультатив совет утырышында катнашкан иделәр. Утырышның көн тәртибе борчыган мәсьәләләрнең берсе — юлларга багышланды hәм «Пермь краены» 2011 елның 1 декабрендә кабул ителгән «Пермь крае юл фонды турында hәм «Пермь краенда бюджет процессы турында»гы законга үзгәрешләр кертү турында»гы 859-ПК санлы законының тормышка ашырылу

Подробнее

Тукай паркында — яңа сын

Композиция «Су анасы» («Водяная»)

Район үзәгендәге Тукай паркында янә бер сын пәйда булды — 7 октябрьдә «Су анасың скультура композициясен ачу тантанасы үткәрелде. Анда район җитәкчелеге, җәмәгатьчелек, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, бакча балалары катнашты. Тукай иҗаты безне гомер буе озата килә, әкият hәм шигырьләре күңел түрендә яши, шәхес буларак тәрбияли. Аның иҗаты үлемсез, мәңгелек. Шагыйрьнең тууына 130 ел тулган бу елда крайда Су анасына hәйкәл ачылу бик тә урынлы. — Бардада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай паркын ачу турында сүз башлап 2012 елда

Подробнее