Туган җиргә мәхәббәт белән

Ильгиза Сайранова

“Гашыйклар тавы“. Лысьва шәhәрендә яшәп иҗат итүче Илгизә Сайранованың беренче иҗат җыентыгы шундый исем белән чыкты. Ул “Таң“ редакциясе hәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы шагыйрь Идият Әширов тарафыннан әзерләнеп, Пермьдә басылды hәм каты тышлык белән эшләнде. “Гел-гел китап чыгара алмам, булган икән – яхшы булсын“, — диде Илгизә hәм җыентыгына үз тормышы сәхифәләрен чагылдыручы төсле фотосурәтләр дә кертте. Китап чыгару чыгымнарын ул хәерхаhлы иганәчәләр ярдәме белән күтәрде. Әле шушы көн-нәрдә генә Лысьвада “Гашыйклар тавы“ китабын укучыларга тәкъдир итү үткәрелде. Шагыйрәнең

Подробнее

Эшли-эшли өйрәнәбез

Ильдар Исмакаев

Илдар Рәмиз улы Исмакаев муниципаль район администрациясе авыл хуҗалыгы hәм кулланучылар базары идарәсе начальнигы итеп быелның 21 мартында билгеләнде. Инде менә ярты елдан күбрәк вакыт артта калды. Районда Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бәйрәме үткәрелү уңаеннан Илдар Рәмизович белән әңгәмәбезне шундый сораудан башладык: — Беренче кырчылык сезонын үткәреп, авыл хуҗалыгы мәсьәләләрен хәл итеп, Сез күпмедер тәҗрибә тупладыгыз, ничегрәк – тәвәккәллек эш нәтиҗәләре белән акланамы? — Бу урынга билгеләнүем язгы кыр эшләренә хәзерлек барган чор белән туры килде. Вакыт күп түгел – барлык

Подробнее

Татулыкта, тигезлектә яшәргә

VII межрегиональный форум мусульманской культуры «Мусульманский мир»

9-12 мартта “Пермь ярминкәсе“ күргәзмә үзәгендә “Мөселман дөньясы“ VII мөселман мәдәнияте регионара форумы үтте. Анда край муниципалитетлары, шулай ук Мәскәү, Татарстан, Башкортостан, Дагыстан, Чечен республикалары, Саратов, Чиләбе өлкәләре h.б актив катнашты. Чараны оештыручы булып Пермь крае губернаторы администрациясе, Пермь крае мөселманнары Диния нәзарәте, Пермь шәhәре администрациясе чыкты. Форумның почетлы кунаклары Пермь крае губернаторы вазыйфаларын башкаручы Максим Решетников, Россиянең баш мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәех-Үл-ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин, РФ ДУМ рәисенең беренче урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов, Пермь hәм

Подробнее

Беренче хатын-кыз галим

Дания Сарманаева: первая женщина-ученый Бардымского района

Тарихны белмәү нәтиҗәсеме, әллә игътибарсызлыкмы, — районнан чыккан галим затлар турында сүз алып барганда хаксыз рәвештә исемнәре онытылып калучылар була. Ә менә Дания Мирhаҗ кызы Сарманаева турында бервакыт та истән чыгарырга кирәкми, чөнки ул – безнең районның беренче хатын-кыз галиме, филология фәннәре кандидаты, татар теле белгече, доцент була, Казан hәм Оренбург педагогия институтларында укыта. Бөтен тормышын туган телне өйрәнүгә, аны пропагандалауга багышлый, җирле сөйләм диалектын өйрәнү буенча да зур хезмәт куя. Кызганыч, гомере генә кыска була… Дания МирhаҖевна – искиткеч

Подробнее

Елның беренче вакыйгасы

Ралли-Барда-2017

Ралли буенча Россия кубогының 17 декабрьдә Киров өлкәсендә булган 1 этабыннан соң, илебезнең иң яхшы узышчылары 6-8 январьда Барда җирендә ярыштылар. “Ралли-Барда-2017“ – Пермь крае территориясендә 2017 елда бөтенрәсәй масштабындагы беренче спорт вакыйгасы“, – дип билгеләде бу чараны район башлыгы Сергей Ибраев җиңүчеләрне бүләкләү чыгышында. Дүртенче тапкыр Пермь крае автомобиль спорты федерациясе район администрациясе hәм башка оешмалар белән берлектә кышкы каникулларның чын бизәге булган ярышлар үткәрде. Чара Россия кубогының 2 этабын, Урал hәм Идел буе федераль округлары зона ярышларының 2

Подробнее

Файдалы hәм табышлы

Файдалы hәм табышлы

Бытбылдык йомыркасының файдалы булуы турында бүген күпләр беләләр. Чыннан да, ул витаминнарга hәм микроэлементларга бай, кандагы холестеринны киметә. Чи, шулай ук пешкән килеш тә бик файдалы. Шул ук вакытта алар тәмле дә. Моңа мин, Яңа ел алдыннан Печменьдә Сергей Вахонинның гаилә фермасында булганнан соң янә бер инандым. Сергей Владимирович бытбылдыклар үрчетү белән 2010 елдан башлап шөгыльләнә. Ә барысы да әти-әнисенең йорты абзарындагы ике читлек кошлардан башлана. “Без тормыш иптәшем белән дусларыбызның бытбылдык үрчетүләре турында белдек, hәм интернетта аларның йомыркасы бик

Подробнее

Елның музыкаль ачышы

Ансамбль "Салям" - музыкальное открытие года

Безнең күпчелегебез өчен бу ел ачышларга бай булды, спортта, мәдәнияттә уңышлар белән хәтердә калды. Шундый мизгелләрнең берсе — Барда сәхнәсендә яңа “Сәлам“ ансамбле барлыкка килү. Группаның дебюты ноябрьдә — Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чарада булды. Аның кабатланмас стиле hәм танылган композицияләрне кызыклы башкаруы коллективка шушы кыска вакыт эчендә зур популярлык китерде. Тамашачыларның фикерләре уртак: “Сәлам“ группасы – елның музыкаль ачышы. Ансамбль белән күп санлы вокаль конкурслар лауреаты Гөлнур Ибраhимова җитәкчелек итә. Бөтен вокалистлар актив яшәү рәвешен алып бара, үзләренең профессиональ

Подробнее

Патриотик тәрбия үрнәге

З.Х. Аминов

З.Х. Аминов Барда районында яшәүчеләр батыр якташлары: Советлар Союзы Герое Шәрифҗан Казанбаев, Дан орденының тулы кавалерлары Зариф Әминов, Әхәт Даутов белән хаклы рәвештә горурлана. Декабрь аенда З.Х. Әминовның тууына 100 ел тулу уңаеннан Яңавылда hәм Султанайда истәлекле чаралар оештырылды. Көннең шактый салкынча булуына да карамастан, hәр ике авылда укучылар, яшьләр, өлкәннәр катнашында хәтер кичәләре оештырылды. Зариф Хурамша улы Әминов мондый хөрмәткә чын мәгънәсендә лаек зат. Сугыш утын башыннан ахырына кадәр кичкән, бик күп батырлыклар кылган фронтовик, тыныч тормышта тырыш хезмәт

Подробнее

Мәгърифәтчеләр истәлегенә

Мероприятия в честь Гали Чокрый

Күренекле шагыйрь hәм мәгърифәтче, галим Гали Чокрыйның (Мөхәммәтгали Киеков) тууына 190 ел hәм аның улы шагыйрь, фикер иясе Гарифулла Киековның тууына 155 ел тулу уңае белән Башкортостанның Тәтешле җирендә искә алу чаралары үтте. Район администрациясе Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты белән берлектә оештырган тантаналы чарага безнең крайның Барда, Чернушка hәм Куеда районнары вәкилләре дә чакырылды. Бардалылар делегациясе составына район башкорт корылтае рәисе К.С.Зиятов, туган як тарихын өйрәнүче Ә.С.Мәүликәева, район музее директоры А.Р.Мәхмүдов, шулай ук “Таң“ның баш мөхәррире Э.Ш.Уразов кергән иде.

Подробнее

Тормыш агышы алга барсын

В Шермейском поселении улучшено качество связи

Ноябрь аеның 23-25 көннәрендә Шермейка авыл поселениесендә шатлыклы вакыйга булды — кәрәзле элемтә өчен куелган мини-станциядә яңа җиhаз урнаштырылды hәм элемтә сыйфаты яхшырды. Мондый мөмкинлеккә район башлыгы С.М. Ибраевның, край Законнар чыгару Җыелышы рәисе, 23 санлы сайлау округы депутаты В.А. Сухихның край Информацион үсеш hәм элемтә министрлыгы белән бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсендә ирешелде. Бу территориядә телефон элемтәсе электән үк начар эшләгән. Шул сәбәпле халык җирле хакимияткә, район башлыгына стационар телефон элемтәсенең сыйфатын яхшырту hәм кәрәзле элемтә булдыру буенча мөрәҗәгать иткән була.

Подробнее