Өлкәннәр сынатмый

Аухат Шавкатович Ибрагимов и Забира Тухватовна Иманаева из Куземьярово
Соңгы елларда “Иң яхшы ветеран гаилә хуҗалыгы“ район конкурсын үткәрү матур гадәткә әйләнде. Быел бу бәйгедә барысы 9 хуҗалык катнашты, аеруча Барда авыл поселениесе активлык күрсәтте — 5 гаилә теләк белдерде. Хуҗалыклар белән авылларда район аксакаллар советы рәисе К.С. Зиятов җитәкчелегендә 5 кешедән торган мәртәбәле жюри әгъзалары танышып йөрде.
— Аллага шөкер, өлкән гаиләләребез кул кушырып кына утырмыйлар, хәлләреннән килгәнчә кош-корт, терлек асрыйлар, бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерәләр. Йорт, каралты-куралар төзек, бу уңай күренеш соклану тудыра. Конкурс барышында без бары тик положениегә нигезләнеп эшләдек, — дип фикерләре белән бүлеште район ветераннар советы рәисе Т.С. Ишморатов.
Көзге ярминкә узган көнне, ягъни 8 сентябрьдә Барда мәдәният, ял hәм спорт үзәгендә бәйгедә катнашучыларның hәркайсы үз хуҗалыгы белән таныштырды, тәкъдим итте. Гаиләләр белән Барда муниципаль район башлыгы С.М. Ибраев, район Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов hәм Т.С. Ишморатов очрашты, изге теләкләр юллап җиңүчеләрне тәбрикләде.
“Иң яхшы ветеран гаилә хуҗалыгы-2016“ конкурсында җиңүче булып Төнгүк авылыннан Рәфхәт Гарифулла улы hәм Кадрия Нәзи кызы Кучукбаевлар танылды. Икенче урынга Байавылдан Әүхәт Шәүкәт улы Ибраhимов hәм Зәбирә Төхвәт кызы Иманаева гаиләсе (рәсемдә) лаек булды. Өченче урында — Барда авылыннан Фәрит Фәйзер улы hәм Мөнирә Рәфхәт кызы Мостаевлар.
Тулы булмаган гаиләләр арасында беренче урын Бардадан Фәния Мөнир кызы Апковага бирелде. Озын Яланнан Мәхмүдә Лотфулла кызы Мусина икенче, Бардадан Рәсилә Сәлим кызы Йосыпова өченче урында.
Бәйгедә җиңүчеләр төрле номинацияләр буенча да билгеләп үтелде. “Үрнәк йорт“ номинациясендә Бардадан Фидәил Габделбәр улы hәм Җәмилә Мөхәмәтрәхим кызы Машаевлар, “Безнең хуҗалык — безнең таяныч“ номинациясендә Сүҗдедән Зәки Габделәхәт улы hәм Мөhимә Шакирҗан кызы Кусаматовлар, “Иң нык хуҗалык“ номинациясендә Бардадан Фаиз Хәким улы hәм Хәсинә Миншәях кызы Мусиннар тәбрикләнде.
Ветеран хуҗалыклар арасында узган конкурста җиңүчеләрне кайнар котлыйбыз. Исән-имин булыгыз, киләчәктә дә тырыш хезмәтегез исәбенә җитешкән муллыкка сөенеп яшәргә язсын сезгә. Ә район буенча беренче урынны яулаган Кучукбаевлар гаиләсенә край күләмендә уңышлы чыгыш ясауларын телибез.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *