Яшәргә илhам бирүче газета

Редакторы "Рассвета"
Редакторы: Г. Каримов, А. Фатыхов, Р. Нурсубин, Г. Хусаинов, Э. Уразов

Нуры еракка сибелә
Барданы, Урал өлкәләрендә исән калган иң зур татар төбәген, татар hәм Татарстан язмышы белән аерып карау мөмкин түгел. Монда яшәүче халыкның этник тарихы да, мәдәният-мәгърифәт тарихы да Идел буе, Татарстан белән аерылгысыз береккән.
Татардагы әдәби хәрәкәт, матбугат тарихына күз салсаң да, анда Пермь, Екатеринбург, Барда исемнәренең еш очравы күзгә ташланыр. Барда ягы Башкортостанның татар төбәкләре Уфа, Шауба, Ирен, Сөлил буйларында яшәүче милләттәшләребезнең, Курганның Шадрин, Сафакүл, Әлмән районнарындагы кардәшләребез кебек үк, “кендеге Казанга ябышкан“ бер татар кыйтгасы. Барда Уралның мәгърифәт hәм матбугат тарихында аерым урын алып тора.
Матбугат эше Пермь төбәгендә 1917 елдан соң җанлана. 1920 елларда татар Кызыл Армия частьләрендә татарча газеталар, өндәмәләр басыла. Шулай ук берара Пермь губернасында “Сталин юлы“ дигән татар газетасы чыгып ала. 1930 еллар башында Пермь, Екатеринбург, Курган, Төмән яклары берләштерелеп Урал өлкәсе оешкач, Екатеринбургта “Сабан hәм чүкеч“ газетасы чыга башлый, хәтта “Шәпи агай“ дигән сатирик-юмористик журнал да дөнья күрә. Екатеринбургта нәшрият оештырылып, берничә татарча китап та басыла.
Барда районы газетасы “Колхоз юлы“ исеме астында 1931 елның 15 августында дөнья күрә.
Әйтерләр, Урал төбәгендә дистәләгән татар газеталары чыгып килгән, нигә әле Барда районы газетасы турында гына тәфсилле рәвештә язасыз, диярләр. Моның бик зур сәбәбе бар. Эш шунда ки, Урал hәм Урал артында чыннан да сугышка кадәр дистәгә якын татар газеталары чыга, нәшрият тә оешып килә. Әмма алар соңга таба зир-зәбәр килеп беттеләр. 1950 еллар ахырында Төмән ягында, Курганның Сафакүл, Әлмән районнарында соңгы район газеталары ябылды. Пермьнең Уинск, Октябрь районнарында татарча тәрҗемә газеталары бетерелде. Ә Барданың “Колхоз юлы“ калды, соңыннан ул “Совет Кама буе“ исеме белән чыкты, аннары “Таң“ булып китте.
Фикер йөртеп карыйк, бөтен Русия буенча 1960 еллар башына кадәр нинди татар басмалары сакланып калды? Бу җәhәттән Татарстанда hәм беркадәр дәрәҗәдә Башкортостанда сакланып калган басмалардан тыш, татар телендә чыга торган ике район газетасын гына күрсәтә алабыз. Берсе – Ульяновск өлкәсенең Кулатка район газетасы “Күмәк көч“, икенчесе – Барда “Таң“ы. Шуның өчен бу ике газета татар матбугаты тарихында аерым икърар ителергә тиеш. 1930-1970 еллар арасында бөтен куәтенә эшләгән шовинистик дәүләт машинасының басымына түзә алган, сынмаган җиңүче басмалар алар. Шуның өчен бу көннәрдә “Таң“ның редакторлары Г.Туктамышев, Л.Үтәгәнов, Н.Юсуфкулов, Г.Хөсәенов, Р.Кучукбаев, Р.Нурсубин, Ә.Фатыйхов, Г.Кәримов, М.Мансуровларны, редакция хезмәткәрләренең, район җитәкчеләренең фидакарьлекләрен искә алып китү бик урынлы. Аларның традициясен хәзер Э.Уразов дәвам итә.
“Таң“ газетасы редакциясе hәрвакыт Татарстан матбугатыннан нур алып яшәде, анда эшләүче журналист кадрларның күбесе Казанда укып чыккан кешеләр булды.
Редакция hәрвакытта каләм ияләрен әзерләүне үзенең төп бурычы итеп санады, яшь каләм тибрәтүчеләрнең җыелу-туплану урыны булды. 1950 еллардан ук редакция каршында “Таң йолдызы“ әдәби берләшмәсе эшләп килә. Аны Барда төбәгендә мәшhүр каләм иясе Әмир Фатыйхов hәм Рәис Габдукаевлар оештырган иде. 1960 еллар ахыры hәм 1970 еллар башында бу берләшмә эшен миңа җитәкләргә, әдәби традицияләрне дәвам итәргә туры килгән иде. Хәзер аның белән шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Идият Әширов җитәкчелек итә.
“Таң“ газетасы hәм “Таң йолдызы“ берләшмәсе, ул, гомумән, Пермь төбәге белән татар язучыларын бәйләүче булып торды.
Менә 10 елдан артык инде Бардада, “Таң“ның катнашы белән, татар китаплары чыга. Элегрәк, әле халыкка җыр китаплары җитмәгән чорда, бардалылар аптырап утырмадылар, җыр китапларын үзләрендә бастырып тарата торган иделәр. Хәзер анда татар телендә өч дистәдән артык фәнни-популяр hәм әдәби китаплар басылып чыкты инде. Шунысы бик кызыклы: хәзер Барда нәшрияты Казаннан да заказлар кабул итә.
Кыскасы, “Таң“ газетасы hәм аның каршындагы нәшрият татар матбугаты дигән олы дөньяда үзенең күренекле урынын саклый. Ләкин бу урынны саклау җиңел түгел. Ул мөхәррир-нәширләрнең фидакарьлегенә, Барда районы җитәкчеләренең тырышлыгына, хәтта шәхси инициативасына нигезләнеп шулай уңышлы барды hәм киләчәктә дә шулай булыр дип өмет итәбез.
Кыскасы, “Таң“ нуры алдагы чорларда да ерак –еракларга сибелеп торыр.
Рәшит ЯГЪФӘРОВ, БТИҮ рәисе.
“Ватаным Татарстан“ газетасы, 2001 елның 21 август саны.
(Материал “Таң“да 2001 елның 24 августында басылган).
Яшәргә илhам бирүче газета
1981 елның 16 октябрендә район мәдәният йортында (хәзер — үзәк китапханә), “Таң“ның беренче саны чыгуга 50 ел тулуга багышлап, тантаналы җыелыш үткәрелә. Анда редакция hәм типография коллективлары, ветераннар, элекке редакторлар, авыл хәбәрчеләре, хуҗалыклар, авыл советлары җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, күрше районнар газета редакторлары катнаша. “Район газетасының илле данлы елы“ дигән доклад белән КПСС райкомының беренче секретаре М.П. Ермолаев чыгыш ясый. “Таң“ КПСС өлкә комитеты hәм халык депутатлары өлкә Советының Почет грамотасы белән бүләкләнә. Бер төркем редакция hәм типография хезмәткәрләре, матбугат активистлары почет грамоталарына hәм рәхмәт хатларына лаек була.
Тантанада газетаны төрле елларда җитәкләгән Н.Г. Юсуфкулов, Г.З. Хөсәенов, Б.Г. Камалов,
Р.Г. Нурсубин, Ә.Ф. Фатыхов,
Г.З. Кәримов катнаша, ә бу чорда редакция белән талантлы журналист hәм редактор М.Г. Мансуров җитәкчелек итә.
* * *
70 еллык юбилей зур фәнни-гамәли конференция белән билгеләнде. “Таң“ газетасының Кама буе иҗтимагый тормышындагы роле турында сөйләшүгә багышланган бу чарада район җәмәгатьчелеге, редакция hәм типография хезмәткәрләре, ветераннары, редакция активы белән бергә өлкә администрациясе, өлкә татар-башкорт мөхтәрияте, берничә район делегациясе, Татарстан Министрлар кабинеты, Бөтентатар иҗтимагый үзәге, Татарстанның республика газеталары, Нурлат hәм Әгерҗе районнары, Башкортостанның Тәтешле районы журналистлары катнаша. Өлкә администрациясе иҗтимагый бәйләнешләр бүлеге начальнигы А.В. Кропачев “Таң“ны “яшәргә илhам бирүче газета“ дип бәяләде. Конференциядә газетаны үстерү буенча күп фикерләр әйтелде, китаплар, “Халык чишмәсе“ газетасын чыгару буенча эшчәнлеге уңай бәяләнде.
Нурлат районының “Дуслык“ газетасы вәкиле Р.Г. Гыйлметдинов редакциягә район башлыгы исеменнән компьютер тапшырды. Күп тә үтми, редакциядә компьютер бүлеге эшли башлады (аңа кадәр газета типографиядә җыела hәм битләргә салына иде).
* * *
2006 елны«
18 августында “Таң“ның 75 еллыгына багышланган чаралар үтте. Әүвәл район администрациясендә “Милли матбугат: тарих, тәҗрибә, киләчәк“ дигән темага фәнни-гамәли конференциядә фәhемле сөйләшү булды. Көннең икенче яртысында район мәдәният, ял hәм спорт үзәгендә зур тантана узды. Газетаны юбилее белән Рәсәй Дәүләт Думасы депутаты Ю.Г. Медведев, өлкә Законнар чыгару Җыелышы рәисе Н.А. Девяткин, Рәсәй Журналистлар берлегенең өлкә оешмасы рәисе В.А. Мосеев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Р.А. Ратникова, Казаннан танылган якташларыбыз Р.Ф. Ягъфәров, М.Г. Имашев, Л.М. Батыр-Болгари,
Н.К. Сәйяр, Нурлат hәм Арча районнары редакторлары С.Н. Хәйруллина hәм И.Р. Нәсыйбуллин, Башкортостаннан – республика хөкүмәтенең матбугат, нәшрият hәм полиграфия эшләре буенча идарә начальнигы Б.Н. Мелкоедов, язучы hәм журналист М.Ш. Сәлимов, Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Р.Т. Азнабаев, Тәтешле районы редакторы
Д.С. Ибәтуллин h.б. котлады.
Редакция край губернаторы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Татарстан hәм Башкортостан артистларының зур концерты бәйрәмгә матур бүләк булды.
* * *
“Массакүләм мәгълүмат чараларының халыкларның милли үзенчәлекләрен hәм муниципаль дәрәҗәдә милләтара татулык саклауда роле“ – 2011 елның 20 октябрендә “Таң“ның 80 еллыгына багышлап үткәрелгән конференция шушы темага багышланды. Доклад белән филология фәннәре кандидаты Пермь мәдәният hәм сәнгать институты доценты Г.В. Куличкина чыкты. Фикер алышуларда журналистлар hәм милли-мәдәни үзәкләр җитәкчеләре катнашты.
Тантаналы кичәдә газета коллективы исеменә котлаулар белән муниципаль район башлыгы
С.М. Ибраев, край губернаторы администрациясенең милли мөнәсәбәтләр бүлеге начальнигы
А.А. Субботина, Казаннан Бөтен-дөнья татар конгрессы Башкарма комитеты матбугат хезмәте җитәкчесе Г.Ф. Шәйхи, Татарстаннан hәм Башкортостаннан кунаклар чыгыш ясады.
Амир Фатыхов, долгие годы проработавший в редакции, автор книги «Страна Гайна»
Амир Фатыхов, долгие годы проработавший в редакции, автор книги «Страна Гайна»

В.И. Копытов
В.И. Копытов, долгие годы возглавлявший типографию, внесший большой вклад в развитие газетно-издательского дела в Барде

1981 год, 50-летие газеты. Первый секретарь райкома КПСС Михаил Ермолаев и редактор Муллахмат Мансуров поздравляют активиста печати Байназара Юлаева
1981 год, 50-летие газеты. Первый секретарь райкома КПСС Михаил Ермолаев и редактор Муллахмат Мансуров поздравляют активиста печати Байназара Юлаева

Они отдали многие годы работе в редакции: Гафур Галимшин, Земфира Алешкина, Фагиля Габитова, Васима Шангаряева
Они отдали многие годы работе в редакции: Гафур Галимшин, Земфира Алешкина, Фагиля Габитова, Васима Шангаряева

Мадина Казанбаева, всю свою жизнь посвятившая работе полиграфиста
Мадина Казанбаева, всю свою жизнь посвятившая работе полиграфиста

Коллектив типографии. Начало 80-х годов.
Коллектив типографии. Начало 80-х годов.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *