Көзге муллык

Осенняя ярмарка в Барде (2016)
Агымдагы елда көзге ярминкә ике тапкыр үткәреләчәк, беренчесе 8 сентябрьдә hәм икенчесе 22 сентябрьдә. Узган пәнҗешәмбедә булган ярминкәдә катнашучылар арасында районнан hәм крайдан гына түгел, ерак араларны якын итеп чит төбәкләрдән килүчеләр дә бар иде.
Бу җәйдә уңыш үстерүе җиңел булмады, билгеле. Озакка сузылган кызу, яңгырсыз көннәр көтелгән уңышны алырга мөмкинлек бирмәде. Шуңа да карамастан, күпләр ярыйсы ук яшелчә-җимеш үстерүгә ирешкәннәр. Ярминкәдә катнашучылар сокланырлык уңыш тәкъдим иттеләр. Крестьян-фермер хуҗалыклары, урта hәм төп мәктәпләр, коррекция мәктәп-интернаты, шәхси-ярдәмче хуҗалыклар үзләре үстергән төрле яшелчә, җиләк-җимеш, үсентеләр, кышка әзерләнгән ризыклар белән сәүдә итте. Яшь техниклар станциясе, балалар иҗат йорты күз явын алырлык эшләнмәләр алып килгән иде. Теләүчеләр бал hәм бал продукциясе, пешкән камыр азыклары, сөт hәм сөттән җитештерелгән ризыклар, төрле чәйләр hәм чәй янына татлы ризыклар, яшелчә hәм җимеш куаклары, чәчәк бүлбеләре hәм орлыклары, кош ите, шулай ук тере тавык, кроликлар h.б. сатып ала алды. Ул гына да түгел, кием-салым, йорт кирәк яраклары белән сәүдә рәтләре дә эшләде. Көн чагыштырмача салкынча булса да, бәхеткә күрә яңгыр яумады.
Бардадан Ишморатовлар китергән виноград тәлгәшләренең кем генә үз бакчасында үсүен теләми икән? Равил hәм Рәзилә Илкәевлар халык хозурына өч сортта алма, кара миләш, сырганак (облепиха), бәрәңге тәкъдим иттеләр. Кыскасы, көзге бу ярминкәне “Мул уңыш hәм тырыш хезмәт бәйрәме“ дип атасаң да хата булмас иде. Бары тик иренмәсәң генә, вакытында чүп үләннәрен утап, су салып торсаң, корткычлардан hәм авырулардан саклап кала алсаң гына өстәлеңә куеп hәм үзеңнән артканны сәүдәгә тәкъдим итеп буладыр ул.
Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрне Барда мәдәният, ял hәм спорт үзәгендә муниципаль район башлыгы С.М. Ибраев hәм район авыл хуҗалыгы идарәсе hәм кулланучылар базары начальнигы М.Ф. Әхмәев котлады. Комиссия әгъзалары тарафыннан ярминкәнең иң яхшы катнашучылары булып Бардадан А.Н. Сарманов hәм Печменьнән Д.В. Рожков крестьян-фермер хуҗалыклары танылды, аларга рәхмәт хатлары тапшырылды.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *