Орденлы якташыбыз истәлегенә

В Султанае открылся памятник Зарифу Хурамшовичу Аминову
Шушы көннәрдә Султанайда танылган якташыбыз тулы Дан ордены кавалеры Зариф Хурамша улы Әминовка бюст-hәйкәл ачылды. Бу эш hәр елда “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ“ ОООсы тарафыннан үткәрелүче социаль-мәдәни проектлар конкурсында катнашып яулаган грант средствосына тормышка ашырылды.
Шунысын да билгеләү мөhим, безнең районда компания ярдәме белән тормышка ашырылган мондый эшләр шактый. Әле бер ел элек кенә Сарашта нефтьчеләр булышлыгы белән Советлар Союзы Герое Ш.Г. Казанбаевның бюсты, бронзадан ясалып, яңадан ачылды. Быел “ЛУКОЙЛ“ 25 еллык юбилеен бәйрәм итә. Шуның хөрмәтенә социаль-мәдәни проектлар конкурсының грант фонды 10нан 25 млн сумга кадәр арттырылган. Агымдагы елда социаль әhәмияттәге проектлар hәм инициативалар өчен 50 меңнән 300 мең сумга кадәр грант акчасына 156 катнашучы лаек булды, димәк, Пермь краеның барлык территорияләрендә дә диярлек шундый игелекле эшләр башкарыла, дигән сүз.
Чарада муниципаль район башлыгы Сергей Ибраев, Земство Җыелышы рәисе Хәлил Алапанов, Сараш поселениесе җитәкчеләре, “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ“ ОООсы ЦДНГ-6 начальнигы Сергей Патрушев, район ветераннар советы рәисе Төфхәт Ишморатов, Законнар чыгару Җыелышы депутатларының җәмәгать кабул итүе җитәкчесе Фәдия Корбангалиева, җәмәгать оешмалары вәкилләре, Зариф Хурамша улының туганнары, авылдашлары h.б. катнашты.
Бюстны ачу хокукы проект авторы — Сараш мәдәният, ял комплексы директоры Ралит Шамкаевка hәм ЦДНГ-6 начальнигы Сергей Патрушевка тапшырылды.
Зариф Әминовның туганнары Әминә Әхмәр кызы Гыйлмуллина, Мөнибә Әхмәр кызы Габдушева, Гөлнур Нәҗмехан кызы Газизова, Альмира Нәҗмехан кызы Сарманова хатирәләре белән уртаклаштылар: “Кечкенә вакытта без Зариф абыйга кунакка еш бара идек, шуңа күрә дә хәтердә яхшы сакланган. Ул бик тырыш, эш сөючән, нык гәүдәле кеше иде, hәрвакыт үзенә шөгыль тапты. Безне бик ярата, үз балаларына караган кебек карый иде, туганнарына карата да игътибарлы булды. Бу проектны тормышка ашыручыларның hәммәсенә олы рәхмәтебезне белдерәбез“.
Шулай ук бу чарада сугыш ветераннары исемнәре кергән обелискта ун мәрмәр плитә ачылды.
“Дөрестән дә, бүген бик истәлекле көн. Зариф Хурамша улының бюстын hәм сугышта катнашучылар исемнәре белән плитәләр ачу танылган якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерергә ярдәм итә, алар гомерләренең иң яхшы елларын туган илебезнең имин киләчәге өчен биргәннәр. Без алар белән чиксез горурланабыз, батыр, кыю Ватанны саклаучыларыбыз яшь буынга үрнәк булырга тиеш“, — дип ассызымлады Сергей Ибраев.
Артур УРАЗОВ.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *