Күпер яңартылды

В Бичурино сдан в эксплуатацию мост
Озын Яланда капиталь ремонттан соң Барда елгасы аша салынган күпер файдалануга тапшырылды. Авыл халкы өчен истәлекле бу чара дүшәмбе көнгә, ягъни 22 августка билгеләнгән иде. Анда Барда муниципаль районы башлыгы С.М. Ибраев, район Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов h.б. катнашты.
Сабантуйга илтә торган юлда урнашкан бу күпернең төзек хәлдә булуы озынъяланлылар өчен бик мөhим. Сүз дә юк, күперләр ике елга ярын тоташтыручы гына ролен уйнап калмый, ә шул җирлектә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше өчен мөhим бер объект санала. Халык телендә “Гали аръяк“ дигән исем алган бу төбәктә 80 гаилә яши.
Соңгы тапкыр бу күпер моннан дүрт ел элек ремонтланган була. Ир-атларга материаллар әзерләүгә бер атна вакыт китсә, төзәтү эшләрен бик кыска срокларда — ике көн эчендә башкарып чыгалар. Тоткарлыклар булмасын өчен иртәнге сәгать алтыда торып эшкә тотыналар. Чыдамлы булсын өчен агач материалларны ике яктан да пропитка белән эшкәртәләр, тимер каркасларга беркетәләр. Финанс чыгымнарын район администрациясе hәм Озын Ялан авыл поселениесе үз өстенә ала.
— Рәсәй флагы көне булып саналган бу көндә ремонттан соң күперне ачабыз. Ярдәмнәре өчен Барда муниципаль районы башлыгы С.М. Ибраевка, эшләүчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Ринат Ишимов hәм Винер Тляшев җитәкчелегендә ике бригада эшне кызу тотты, кыска вакытта үтәде, — диде Озын Ялан авыл поселениесе администрациясе башлыгы Р.Ә. Исмакаев.
Авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләре белән Р.Р. Галимҗанова чыкты.
— Безнең өчен бу күпер тормыш өчен кирәкле объект булып тора. Төзек күпердән йөри башлавы шатлыклы вакыйга. Аны эшләүчеләргә, җитәкчеләргә рәхмәтләребезне белдерәбез. Исән-сау файдаланырга насыйп булсын.
Яңартылган күпер янында язгы ташкыннар вакытында су күтәрелү дәрәҗәсен күзәтү өчен меткалы тимер багана (ледорез) да урнаштырылган. Узган елларда су 3,80 метрга кадәр күтәрелгән очраклар да булган.
Күпернең халык файдасына озак еллар куллануда булуын телибез. Изге, хәерле сәфәрләргә генә илтсен ул, ныклы булсын.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Артур Уразов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *