Тарихи монумент

9 майда Җиңү конендә мәйданга килеп, күпләр тарихи вакыйга шаһиглә-ре булдылар. Бу конне 1938 ел үрнәгендәге М-30 122-миллиметрлы пушка-гаубщаны тантаналы ачу чарасы үле. Ул корал Боек Ватан сугышьшда киң кулланылган.
Сугышның беренче көннәреннән үк ул тере көчләрне, дошман пехотасының утлы коралларын юк итүдә һәм бастыруда, кыр корылмаларын юк итүдә һәм артиллерия, минометлар, танклар һәм үзйөрешле артиллерия җайланмалары белән көрәштә үзен яхшы күрсәтә. Пушка-гаубица-ның бар мөмкинлекләре өчен, солдатлар аны хөрмәтләп һәм иркәләп «Матушка» дип йөрткәннәр.
Бүген ул безнең илдә генә түгел, аннан читтә дә күп кораллы көчләр музейларын, сугыш техникасы күргәзмәләрен тулыландыра. М-30 хәзергә хәтле дөньядагы күп илләр кораллануында тора.
Тарихи монументның язмышы 2017 елның 6 октябрендә район башлыгы С.М. Ибраев һәм Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов әзерләгән һәм Рәсәй Федерациясенең оборона министрлыгына юнәлдерелгән мөрәҗәгать хаты белән башлана. Ярты ел язышуда уза, шулай ук генерал-майор, Үзәк хәрби округының техник тәэмин итү идарәсе начальнигы Фраиз Фазлыәхмәт улы Салыев һәм безнең районда туган, хәзерге көндә Екатеринбургта һәм Мәскәүдә яшәгән Яңа Казанка егете меценат Айрат Әүхәт улы Юсупов һәм Беренче Әрҗән егете полковник Ильмир Нәзгать улы Үзә-каев белән шәхси очрашулар оештырыла.
Быел март аенда, ниһаять, күптән көтелгән уңай җавап һәм 1938 ел үрнәгендәге М-30 122-мил-лиметрлы пушка-гаубицаны бүлү турындагы наряд бирелде. Әмма, башкарылачак эш матди ярдәм таләп итә иде. Монда Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухих, район администрациясе һәм Земство Җыелышы ярдәм иттеләр. Документларны туплауга һәм хәрби техниканы транспортла-уга Пермь крае Барда районы хәрби комиссары А.В. Богородский җәлеп ителде. һәм март аенда Свердловск өлкәсенең Югары Пышма хәрби часте складыннан пушка-гаубица Барда районына китерелде.
Бөек бәйрәм көнне без күп көч куйган команда эшенең нәтиҗәсен күрдек, ләкин моның белән генә район җитәкчеләре тукталып калырга уйламыйлар. Алда районның һәр җирлегендә сугыш еллары техникасын урнаштыру буенча зур планнар бар, ә төп мәйданда икенче пушка һәм танк урнаштырылачак. Хәзерге вакытта бу пушканың сугышта катнашуы турында тулы мәгълүмат һәм башка белешмәләр җыела.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *