Армиягә китә егетләр

Уходят в армию ребята
27 июньдә иртә белән Пермь крае Барда районы хәрби комиссариаты бинасы алдында кеше күп булды, бу көнне хәрби хезмәткә чакырылган 9 егетне армия сафларына тантаналы рәвештә озаттылар.
Барда районы хәрби комиссары А.В. Богородский егетләргә инструктаж үткәрде, медицина тикшерүе узу, үзең белән нәрсә тыелган, нәрсә алырга мөмкин, үзеңне җыелу пунктында ничек тоту, кирәк булган вакытта кемгә мөрәҗәгать итү турында сөйләгәннән соң, егетләргә юл теләкләрен район башлыгының беренче урынбасары Т.В.Балтаева җиткерде. Ул егетләргә яхшы хезмәт итүләрен, яңа тәҗрибә алып кайтуларын, лаеклы җәмгыять әгъзалары булуларын hәм, әлбәттә, кече Ватаннарына әйләнеп кайтуларын теләде.
Егетләрне озатырга ата-аналары, дуслары hәм якыннары килделәр. “Безнең өч улыбыз бар, бүген без уртанчысын озатабыз, зурысы хезмәт итеп кайтты инде. Хезмәтенә ул беркайчан зарланмады hәм энесенә дә армиягә барырга киңәш бирде. Әлбәттә, озату авыр, ләкин армия сафларында хезмәт итү hәр ир-егетнең изге бурычы дип саныйм”, — ди хәрби хезмәткә чакырылган бер егетнең әнисе Эльвира Сәетова.
Хәрби хезмәткә чакырылган
9 егет тә югары уку йортларының hәм көллиятләренең кичәге студентлары. Бу мәгариф стандартларын үзгәртү белән бәйле, хәзер укуны тәмамлау июнь ахырына туры килә, элекке кебек гыйнвар, февраль айларына түгел, шуңа күрә нигездә хәрби хезмәткә җибәрү дә җәйгә туры киләчәк hәм 15 июльгә хәтле дәвам итәчәк.
Якташларыбызга кайда хезмәт итәчәкләре край җыелу пунктында мәгълүм булачак, анда егетләрне гаскәр төрләре буенча билгеләячәкләр. Хәрби хезмәткә чакырылганнарның күбесе инде Мәскәү, Ленинград, Волгоград, Ростов, Тамбов өлкәләре, Рязань, Санкт-Петербург шәhәрләре, Краснодар крае h.б. хәрби частьләрдә хезмәт итәләр. Гаскәр төрләренә килгәндә – бу коры җир, тимер юл гаскәрләре, хәрби-космос көчләре.
… Вакыт туктаусыз алга бара, юлга кузгалырга санаулы минутлар гына кала. Егетләр туганнары, якыннары, сөйгән ярлары белән хушлашалар hәм гадәттәгечә бер-беренә “Очрашуга хәтле!” диләр.
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *