ЭлектРамир үз сатып алучыларын көтә

Руслан Фаилевич и Альфия Масхутовна Назаровы - ЭлекРамир
26 апрельдә Бардада тагын бер кибет ачылды – Руслан Фаил улы hәм Әлфия Мәсхүт кызы Назаровлар Матросов урамы, 17 “а” адресы буенча яңа сәүдә ноктасы ачтылар. “ЭлектРамир” исеме үзе өчен үзе сөйли — биредә төрле электр товарлары табарга мөмкин.
Кибет ачу фикерен яшьләргә дуслары hәм туганнары бирә. Руслан hөнәре буенча электрик, шуңа күрә үз эшен ачу буенча тәкъдимнәрне еш ишетә. Назаровлар бу фикерне күтәреп алалар, сынап карарга булалар. Ата-аналары, туганнары hәм дуслары ярдәме белән ел эчендә бина төзәләр, булачак кибет ассортиментын Пермьдә сайлап алалар, барлык тиешле документларны рәсмиләштерәләр, товар белән тәэмин итеп торучыларны табалар hәм үз эшләрен башлыйлар.
Үз эченә иң кирәкле нәрсәләрне алган товарның төрлелеге – ЛЭП нигезеннән өзгечкә, розеткага, люстрага, урам яктырткычыларына, лампаларга, переходникларга, кабельләргә, батарейкаларга кадәр… таң калдырырлык. Гадәти ассортименттан тыш чын эксклюзив та очратырга мөмкин. Мәсәлән, телефонны адаптерсыз көчләндерү мөмкинлеге биргән USB разъемы белән розетка, проводкасыз төнге лампа, радио-фонарь, радио-төнге лампа, архитектура яктырту җиhазлары h.б.
— Уртача hәр көн 20-30 кеше килә, нигездә, бу әлбәттә ир-егетләр, хатын-кызлар сирәк керә, ә кайвакыт ирләре белән әйләнеп кайталар, — ди Әлфия. – Бу барлык әйберләрне мин тормыш иптәшемдә күрә hәм якынча аларның кулланышын белә идем, ләкин үзем кибет белән шөгыльләнә башлагач, электр товарларының ассортименты зур булуын hәм миңа әле күп нәрсәгә өйрәнергә кирәклеген аңладым.
— Билгеле булганча, беренче вакытта hәр шәхси эшмәкәр үз бизнесын үстерү өстендә генә эшли, hәм безнең дә әлегә табыш юк, ләкин бу безне борчымый, без моңа әзер идек. Кемгәдер аренда өчен түләргә кирәкми, яллы эшчеләребез юк, шулар коткара — үзебез эшлибез, бизнесны үстерергә, ассортиментны тулыландырырга планлаштырабыз, киләчәктә дә үзенчәлекле товарлар эзлиячәкбез hәм сатып алучыларыбызны гаҗәпләндерәчәкбез, — дип әңгәмәбезгә кушыла Руслан.
Минем “Кибет өчен шундый үзенчәлекле исемне каян алдыгыз?” дигән соравыма, яшь эшмәкәрләр иң алда интернетта килешерлек исем эзләдек hәм “электромир” дигән сүзгә тап булдык, ул безгә улыбыз Рамирнең исеме белән аваздаш кебек тоелды дип җавап бирделәр. Шулай итеп тагын бер уртак“бала“ – “ЭлектРамир” “туган”. Гаиләдә кызлары Лиана да үсеп килә, аңа 14 яшь, быел ул 7 сыйныфны тәмамлаган.
Назаровлар шулай яшиләр дә инде: яшьләр эшсезлеккә, түбән керемгә сылтап, шартлар тудырырга, хәзерге вакытта эшләргә өйрәнергә теләми еракларга акча артыннан киткән вакытта, алар үз эшләрен ача, йорт төзи, балалар тәрбияли hәм аларга ышанган hәм ярдәм күрсәткән барчасына рәхмәт әйтә.
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *