Яшьләр, кыюлар, осталар…
Мәгълүм булганча, быел Барда “БардаДа. Перезагрузка“ программасы белән “Пермь крае – мәдәният территориясе” проектында икенче тапкыр җиңде, шул уңайдан безнең территориядә яңа арт-объектлар эшләнүе hәм төрле чаралар үткәрелүе көтелә. Яраткан бәйрәмебез Барда җыенында күптөрле мәйданчыклар эшләде, ә кече сәхнәдә көне буе кызыклы төрле чаралар узды. “59нчы регионның 59 фестивале” проекты кысаларында оештырылган “Яшьләр вакыты” фестивалендә Пермь, Оса, Чернушка, Губаха шәhәрләреннән hәм Пермь, Октябрьский, Чернушка районнарыннан катнашучылар hәм “Айлин йолдызы” район конкурсында җиңүчеләр үзләренең матур чыгышлары – күңелгә ятышлы җырлары hәм