Авыл матур уңган халкы белән

БАРДА җыены алдыннан һәр елда кырларның торышын карап чыгу оештырыла. Авыл хуҗалыгы һәм кулланучылар базары идарәсе белгечләре шытымнарның сыйфатын тикшерде һәм чәчүгә, терлекчелектә кышкы чорга йомгак ясады.
Район хуҗалыклары арасында җиңүче итеп «Искир» ОООсы (директоры Н.И. Луш-ников) хезмәтчәннәре танылды. Бу хуҗалыкта чәчү мәйданы 1650 гектар мәйдан били, шуның 670 гектарында бөртеклеләр чәчелгән, берьеллык үләннәр 80 һәм күпьеллык үләннәр 1475 гектарда үсә. Терлекләр саны 914 баш, шул исәптән 315 баш савым сыерлары бар.
— Язгы кыр эшләрен 12 көндә үтәп чыктык, рапс чәчүне 5 июньдә тәмамладык. Авырлыкларны җиңәргә тырышабыз, — ди хуҗалык директоры Н. И.Лушников.

Передовые доярки ООО "Искирь" Светлана Каракулова, Зинаида Букина, Расима Тайчина и принявшие участие в весенне-полевых работах Марат Митриев, Георгий Ахмаев, Рустам Амиров.
Рәсемдә: «Искир» ОООсының алдынгы сыер савучылары Светлана Каракулова, Зинаида Букина, Рәсимә Тайчина һәм язгы кыр эшләрен башкаручылар Марат Митри-ев, Георгий Ахмаев, Рөстәм Әмиров.

«Триумф» ОООсы да (директоры В.М. Сарбаев) җиңүчеләр исемлегендә икенче урында. Озыньялан-лыларның чәчү мәйданнары 1740 гектар тәшкил итә, 650 гектарын бөртеклеләр, 90 гектарын берьеллык үләннәр һәм 1000 гектарын күпьеллык үләннәр алып тора. Терлекләр саны 638 башка тигез, шул исәптән савым сыерлары — 152.
Передовые труженики хозяйства "Триумф" - механизатор Николай Посников, инженер-механик Альгиз Сарбаев, заведующий фермой Ринат Халитов, телятница Татьяна Пономарева.
Хуҗалыкның алдынгы хезмәткәрләреннән бер төркем: механизатор Николай Посников, инженер-ме-ханик Альгиз Сарбаев, ферма мөдире Ринат Халитов, бозаулар караучы Татьяна Пономарева (рәсемдә).

Татьяна Витальевна күрше Елово районыннан йөреп эшли икән. «Тырышабыз, без бит хезмәттә чыныгып үскән буын», — диде ул безгә.
«Мир» ОООсы (директоры М.Н. Галиев) район конкурсында өченче урынга лаек булды. Быел алар барысы 331 гектарда язгы кыр эшләре алып барганнар, бодай 176 гектарда, солы 80 гектарда һәм арпа 75 гектарда чәчелгән. Кыр эшләре өченче майдан ундүртенә кадәр дәвам иткән һәм районда беренчеләр-дән булыптәмамлаганнар. Чәчү өчен кондицияле орлыклар гына кулланылган, Ульяновск ягыннан яңа сортлы арпа кайтарылган. Биредә һәр елда орлыклар яңартыла, ашлама белән 150 гектар чәчелгән.
— Быел чәчүдә кеше аз катнашты. Нигездә үзебезнең көч белән башкарып чыктык, Султанай һәм Танып авылларыннан студент егетләр Эдик һәм Илһам эшләде. Складта Рәүфә Кантуганова һәм Флүзә Мөстәкыймова игеннәрне агулап торды. Ике тапкыр кайнар аш оештырылды. Хәзер ремонт эшләре алып барабыз, — диде җитәкче М.Н. Галиев.
Мөбарәк Нәҗмехан улы кыр эшләрендә үзе дә катнашкан.
Мубарак, Айдар и Роберт Галиевы.
Рәсемдә: аталы-уллы Мөбарәк һәм Айдар Галиевлар; Роберт Галиев.

Крестьян-фермер хуҗалыклары арасында «С.Т. Балтаева» хуҗалыгы алдынгы урынга чыкты. Аларның чәчү мәйданнары 280 гектарны били, 110 гектарда бөртеклеләр чәчелгән, 50 гектарда берьеллык үләннәр һәм 120 гектарда күпьеллык үләннәр. Терлекләр саны — 85, шул исәптән савым сыерлары — 55.
— Безнең хуҗалык 2009 елда оештырылды. Эшләргә тырышабыз. Сыер савучыларыбыз икәү — Ирина Кучукбаева һәм Әлфия Балтаева, Алексей Сиринов, Мөбарәк Әмиров — терлекчеләр, — диде гаилә фермасы башлыгы Әлфиз Балтаев.
Отец и сын Шаукат и Шархат Кучукбаевы, Ирина Кучукбаева. Альфиз Балтаев.
Рәсемдә: аталы-уллы Шәүкәт һәм Шәрхәт Кучукбаевлар, Ирина Кучукбаева, Әлфиз Балтаев.

Шулай ук «Ибраһимова С.Ә.» һәм «Рожков Д.В.» крестьян-фермер хуҗалыклары да җиңүчеләр исемлегендә.
Барда җыены һәм сабантуйларында кыр батырлары иң олы дәрәҗәгә ия. Гомер бакый шулай булган, хәзер дә шулай дәвам итә. Милли бәйрәмнәребез котлы булсын, көзен мул уңышлар насыйп итсен!
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *