Нур чәчә тәрәзәләр

Ильдар Масгутович Масагутов
ГАСЫРДАН ГАСЫРГА безнең ата-бабаларыбыз үзләренең йорт тәрәзәләрен агачтан ясалган бизәкле йөзлекләр белән бизәгәннәр. Алар кулдан эшләнгән, гадәти булмаган рәсем төшерелгән булган һәм гади йортны тулыландырып чын сәнгать әсәренә әверелдергән. Йөзлекләрнең икенче бурычы — практик. Алар җөйләрне туңудан һәм табигать күренешләренең тискәре йогынтысыннан саклыйлар.
Бүген агачтан ясалган Йөзлекләр акрынлан үткән заманга китә бара, аларга алмашка металл Йөзлекләр килә. Бу сәер түгел, чөнки металл теләсә-нинди авырлыкларга чыдарга сәләтле ышанычлы һәм нрактик материал, металл әйберләр озак гомерле һәм аерым карауны талән итмиләр.
Әле генә, бары бер ел элек, Үдиктә яшәүче Илдар Мәсгут улы Мәсәгутов районыбыз өчен яңа булган бу эшчәнлек төрен үзләштерә башлаган. Районда ул беренче, моңа аны өйрәтүче булмаган. «Теләк кенә кирәк», — дияләр бит. Илдар Мәсгут улы бу теләгенә ирешер өчен Башкортостанның Аскын районына барган, биредә җирле оста аңа металл йөзлекләр ясау серләренә төшенергә булышкан.
— Беренче танкыр мин мондый йөзлекләрне интернетта күрдем. Бик ошады, аларны үземнең ясыйсым килә башлады, тик ничек ясарга белми идем, күн сораулар туды. Башкортостанга барын кайту миңа бик ярдәм итте, — дин бүлешә әңгәмәдәшем, — анда мин металлга тишек тишү өчен кулдан ясалган җайланма күрдем һәм кайткач иң беренче үзем шундыйны ук ясадым, аннан махсус кайчы һәм тимер бөгү җайланмасы сатын алдым.
 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.