Зур проектның нәтиҗәсе


19 октябрьдә 1 Әрҗән авылында Альбина Әнгам кызы Минаҗетдинованың крестьян-фермер хуҗалыгы фермасын тантаналы рәвештә ачу узды. Чарада район башлыгы С.М. Ибраев, район Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихның җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Ф.Ф. Корбангалиева hәм башка почетлы кунаклар катнашты.
Чара сугым цехы буенча экскурсиядән башланды, Альбина Әнгам кызы кунакларга мөгезле эре терлек сугымы барышы ничек узуын, бу эш күпме вакыт алуын җентекләп сөйләде. Сугым өчен бинадан башка биредә түшкәне суытыр өчен зур суыткыч hәм әвәләү цехы да бар, монда итне сөякләрдән аералар hәм фарш ясыйлар. КФХ башлыгы сүзләренчә, эре мөгезле терлек белән 2010 елда эшли башланган. Ул вакытта Альбина Әнгам кызы hәм Раил Гыйлмехан улы Минаҗетдиновлар халык мәшгульлеге үзәге ярдәмендә гаилә фермасын оештыралар. Башта симертү өчен биш үгез алалар, алга таба — күбрәк, вакыт узу белән йортлары янында зур абзар төзәләр, ит белән мәктәпләрне hәм балалар бакчаларын тәэмин итә башлыйлар. “Терлек сугымын тик аерым цехта гына уздыруны таләп итүче законнар гамәлгә кергәнгә күрә, шундый цехка ихтыяҗ туды. Районда сугым цехы булмау сәбәпле, безгә белем бирү учреждениеләренә итне сату өчен башка районнарга барырга туры килә иде. Вакыт узу белән без сугым цехы төзәргә булдык. 2016 елда проект яздык, аны якладык, конкурс сайлавын уздык hәм Пермь крае Авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгыннан 4,5 миллион сум күләмендә грант алдык. Бу суммага үзебезнең 3 миллион сум акчабызны өстәп, шул ук елны цех төзедек. Сугым цехы – зур проектның бер өлеше генә, икенче этап – 50 башка ферма төзү, менә бүген без аны ачабыз да. Менә шулай эшлибез, планнар күп, без булдырырбыз дип уйлыйм, — диде Альбина Әнгам кызы hәм аларга ышанган hәм ярдәм иткән hәркемгә рәхмәтен белдерде.

— Без өч ел элек районның авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләренә сугым цехы төзәргә тәкъдим иткәндә безнең сүзгә тик Минаҗетдиновлар гына колак салды. Икенчеләр бу эшне файдасыз hәм перспективасыз дип уйлаганда, алар средстволар табып, проект язып, грант отып, бу максатларын тормышка ашырдылар – моның өчен мин аларга рәхмәтлемен. Бүген без эшнең дәвамын – терлек фермасын күрәбез, — дип билгеләде Сергей Миннихан улы. – Иң мөhиме – крайдан, районнан бүленгән барлык субсидияләр үзләштерелгән булсын, файда китерсен hәм яхшы күрсәткечләргә ирешергә ярдәм итсен. Соңгы биш елда район авыл хуҗалыгына кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 280 миллион сум тәшкил итте.
Бүген фермада 40 баш эре мөгезле терлек исәпләнә — бу симертүдәге үгезләр hәм таналар. Фермада автомат рәвештә су бирелә hәм тирес арчыла. Ике кеше эшли: каравылчы hәм төрле эшләр башкаручы. Барлык территориядә hәм шулай ук сугым цехы hәм ферма бүлмәләрендә 10 видеокамера урнаштырылган, тәүлек әйләнәсендә видеокүзәтү бара.
1999 елдан башлап Рәсәйдә hәр ел октябрьнең икенче якшәмбесендә авыл хуҗалыгы hәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне бәйрәм ителә. Хезмәте бу тармак белән бәйләнгән hәркемне котлыйбыз, сәламәтлек hәм иминлек телибез.
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *