”Балачактан башлап күңелемнең гүзәллек эзләвен мин хәтерлим…“

Гандалиба Ажгихина: “Моя душа, я помню, с детских лет чудесного искала….”
Г.И.Ажгихинага
Хөрмәтле Гандәлибә Исмак кызы, каләмдәш дустыбыз hәм фикердәшебез! Гомер бәйрәмегез — җитмеш яшьлек юбилеегыз уңае белән ихлас котлап, Сезгә тирән ихтирамыбызны белдерәбез!
Без Сезне бөтен тормышын туган районыбызда балаларга белем hәм тәрбия бирүгә багышлаган, күркәм эш-гамәлләрегез белән районны үстерүгә зур өлеш кертүче кеше буларак хөрмәт итәбез. Сез яхшы шагыйрә, күп популяр җырларның сүзләрен иҗат итүче автор буларак киң танылу алдыгыз, бу – якташларыгыз өчен зур горурлык. Сезнең җырларны халык җырчылары яратып башкара hәм күпләр сокланып тыңлый икән, димәк, күңел хисләрегез алар өчен дә якын, үз. Чыннан да, иҗатыгыз рухлы, фикерле, тәэсирле, моңлы туган җиргә hәм кешеләргә тирән мәхәббәт хисләре белән сугарылган.
Сезгә яңа шигырьләр hәм җырлар иҗат итәргә, шигърият сөючеләрне куандырып яшәргә язсын, илhам чишмәгез hәрвакыт мул сулы булсын. Ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер телибез!
Ихтирам белән “Таң“ редакциясе, “Таң йолдызы“ әдәби берләшмәсе.


Авылыбызда кызыклы күп кешеләр яши. Бүген без аларның берсе – аның янында булу hәрвакыт җылылык hәм ышаныч тудыручы, исемен баш хәрефтән язарлык укытучы турында сөйләргә телибез. Ул – Гандәлибә Исмак кызы Ажгихина, 36 ел мәктәптә эшләгән, балаларны рус теленә өйрәткән, әдәбиятка мәхәббәт үстергән мөхтәрәм зат. Авылыбызның берничә буын балаларын тәрбияләде, мәктәбебезнең күпчелек укытучылары – аның укучылары hәм ул моның белән горурлана. Ике ел мәктәп директоры булып эшли, соңыннан ун ел директорның укыту-тәрбия эше буенча урынбасары вазыйфасын башкара. Эше тыгыз булуга карамастан, авылдашларының проблемаларын чишәргә дә өлгерә, ике чакырылыш Земство Җыелышы депутаты була.
Башлангыч мәктәпне ул туган авылы Кодашта тәмамлый. Аннан соң Каенавыл сигезьеллык мәктәбендә укый. Мәктәп елларында ук Тукай, Алиш, Җәлил, Такташ шигырьләрен укый hәм аларга соклана. Рус шагыйрьләренең әсәрләре, рус классикасы белән таныша, аларга гашыйк була. Оса педагогик училищесында укыганда беренче шигырьләрен яза. Ул аларны беркемгә дә күрсәтми. 1968 елда Акбаш мәктәбендә рус теле hәм әдәбиятын укыта башлый. 1974 елда читтән торып Пермь дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлый.
Тәүге кабат шигырьләре ”Таң“ район газетасы битләрендә дөнья күрә. Аның тормышында яңа өмет туа. Гандәлибә Исмаковнаның шигырьләренә игътибар итәләр. Ул үзешчән шагыйрьләр конкурсларында катнаша. 1999 елда лауреат була hәм Гран-при яулый.
2001 елда аның беренче ”Баланнар тагын өлгергән“ шигырьләр җыентыгы чыга. Композитор Сәүбән Чуганаев ”Баланнар тагын өлгергән“ hәм ”Болытлар агар инде“ шигырьләренә көй яза. Гандәлибә Ажгихина шигырьләренә язылган җырларны күп популяр артистлар башкара, алар арасында Рәсәй hәм Татарстан Республикасы халык артисты Венера Ганиева, Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов бар. Гандәлибә Исмаковна балачагыннан үзе дә җырларга hәм биергә ярата. Төрле музыка коралларында: мандолинада, баянда hәм гармунда уйный.
Ихлас күңелдән Гандәлибә Исмаковнаны юбилее белән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, иминлек, якты кичерешләр hәм күңел тынычлыгы телибез! Туган көнегез Сезгә озак елларга оптимизм hәм дәрт-дәрман өстәсен! Сезгә hәм якыннарыгызга бар яхшылыклар насыйп булсын!
Хөрмәт белән
Акбаш төп мәктәбе коллективы.


Рәшит абыйга
Рәсемеңә карыйм, елмаясың,
Самимилек, сафлык, гадилек…
Нинди генә үрләр яуласаң да,
Кеше була белдең син элек.
Күчтәнтинең биюче егете,
Казан сәхнәләрен селкеттең.
“Тулпар моңы“ белән әсир иттең,
“Яшьлек язы“ң белән җилкеттең.
Мәгърифәтче, телче,
галим, шагыйрь –
Горурлыгы Барда җиренең.
Зур дастаннар яза алмасам да,
Сиңа юллыйм йөрәк җырымны.
“Каләмдәшем“, — диеп дәшә идең
Күрешкәндә ихлас кул биреп.
“Рәшит абый“, — диеп дәшәм сиңа
Бертуганым кебек үз күреп.
Ачык йөзең, йомшак сүзең белән
Күңелне җылыта идең син.
Кешеләргә булган изгелегең
Савап булып барып ирешсен.
Ак томаннар, Карман урманнары –
Барсы, барсы синең җырларда.
Син яраткан гади чәчәкләр
Юксыналар hаман кырларда.
Сабантуйлар синсез ятим кебек…
Тальяныңны тартып, җырлатып,
Авылдашларыңны җәйләрдә
Сөендерә идең син кайтып.
“Рәшит кайткан!
Нихәл, туган?“ – диеп
Якташларың сөеп сәламли.
Сабан туйларына гашыйк идең,
Шаhит моңа синең каләмең.
Мәгъсуманә елмаюлы йөзең
Урын алды күңел түрендә.
Сиңа атап мәдхияләр яза
Каләм сөючеләр бүген дә.
Син әдип тә, мәнле, мәнфәгатьле,
Күпләр тели шулай яшәргә.
Мәсгудият, мәдәният юлын
Өйрәтәсең безнең яшьләргә.
Син “язмышның үги улы түгел“,
Сөя белдең фани дөньяны.
Җиң сызганып,
илhамланып кордың
“Тормыш дигән гүзәл бинаны“.
Гыйлем юлы булды иманың,
Кыйблаң булды туган төбәгең.
Туган телең, туган халкың өчен
Ярсып типте кайнар йөрәгең.
Яшик әле
Гомер бит ул озын бер сулыштай,
Гомер бит ул матур җыр кебек.
Яшик әле, яшик өмет белән,
hәр мизгелнең кадерен белеп.
Гомернең бар иртәсе, бар киче,
Яшьлек язы, җәе, көзләре…
Көзгеләрдән картлык елмайса да,
Йөрәкләр hаман яшь, үзгәрми.
Уфтанмыйча гына яшик әле,
Күңелләр ташып тулганда да.
“Уфтанма“, — дип
тиккә җырланмый бит
Без яраткан матур җырда да.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *