Гөрләсен “Ирен моӊнары“

“Барда гүзәле“ ансамбле.

26 ноябрьдә Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте советы эш планындагыча край татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте региональ иҗтимагый оешмасы идарәсенеӊ күчмә утырышы уздырылды. Үткәрү урыны итеп Кунгур шәhәр округыныӊ Тор авылы билгеләнде, бит быел бу авылда край сабан туе уӊышлы уздырылган иде. Шул ук көнне Орда муниципаль округындагы Искеавылда II “Ирен моӊнары — 2022” сылва–ирен татарлары халык иҗаты фестивале оештырылды, бу бәйгедә бардалылар да лаеклы катнашты.

Алдан килешенгән буенча, шимбә көн иртә-иртүк юлга кузгалдык. Әле урамда кап-караӊгы, туктаусыз ак кар ява. Иртәнге сәгать унда Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрият идарәсе үз эшен башлады. Утырышны Пермь крае татарларыныӊ милли-мәдәни мөхтәрияте региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Х.Х. Фәрвазетдинов алып барды.

Көн тәртибендә Орда округы Мәрәкәй авылы hәм Кунгур шәhәр округы Яланоч авылы инициатив төркемнәреннән кабул ителгән мөрәҗәгатьләр каралды. Мәрәкәйлеләр авылларында клуб төзүне сорыйлар, ә яланочлылар авыл халкы өчен спорт залы булуын тели. Бу авылда берничә ел элек заман шартларына туры китереп яӊа мәктәп салганнар, ә спорт залы төзелү күз алдында тотылмаган. Идарә авылларда социаль әhәмияткә ия объектларны төзү турындагы мөрәҗәгатьләрне хуплады.

Идарә әгъзалары Пермь крае татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте региональ җәмәгать оешмасыныӊ 2023 елга эш планын тикшерделәр hәм расладылар.

Күмәк көч күлне күчерә ди, халык мәкале. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы әгъзасы Алмаз Альберт улы Хавыев җитәкчелегендә Тор авылы җәмәгатьчелеге агымдагы елныӊ җәендә оешкан төстә край сабан туен үткәрүгә ирештеләр. Х.Х. Фәрвазетдинов яраткан бәйрәмебезнеӊ югары дәрәҗәдә уздырылуын билгеләп, активистларга Рәхмәт хатлары тапшырды, сәламәтлек hәм татар халкыныӊ милли йөзен саклауда уӊышлар теләде.

Кунгур округы Тор авылында идарә утырышы тәмамлануга, без 450 еллык тарихы булган Искеавылга юл алдык. Биредә традицион милли мәдәниятне пропагандалауга, саклауга hәм халык иҗатын үстерүгә, талантлы башкаручыларны ачыклауга багышланган II “Ирен моӊнары” фестивале үткәрелә, аныӊ беренчесе бик күп халык катнашында 2017 елда гөрләп узган иде. Бу мәдәни чара Пермь крае губернаторы администрациясе, край татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте, Орда муниципаль округы администрациясе hәм Искеавыл мәдәни-ял үзәге муниципаль бюджет учреждениесе булышлыгы белән оештырылды.

Мәдәният учагы ишеген ачуга, әкияти дөньяга килеп керәсеӊ төсле. Татар халкыныӊ көнкүрешенә багышланган бай күргәзмәдә чигелгән мендәр тышлары, сөлгеләр, өстәл hәм карават япмалары, сугылган тастымаллар, кул эшләре, милли киемнәр h.б. урын алган иде. Ә икенче катта искиткеч музей булдырылган.

Чара Рәсәй Федерациясе гимны белән башланып китте, халык аны аягүрә тыӊлады. Фестивальдә башлап Искеавыл мәдәни-ял үзәге үзешчәннәре чыгыш ясады, алар тамашачыларга ялкынлы бию hәм җырларын бүләк итте. Тантананы ачу хокукы Орда муниципаль округы башлыгы А.С. Мелехинга бирелде:

— Безне берләштерүче бүгенге фестиваль мәдәнияткә, традицияләребезгә багышлана, ата-бабаларыбыз истәлегенә тугры калырга чакыра. Үзебез ия булганны, тагын да баетып, киләсе буынга тапшырыйк. Бу чарада Пермь краеныӊ 10 муниципаль округыннан вәкилләр катнаша, уӊышлар телим сезгә! – диде.

Хәлил Хәмис улы Фәрвазетдинов та залда утыручыларга җылы мөрәҗәгать итте:

— Иӊ беренче чиратта округ башлыгына зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Милли халык иҗатын үстерүгә булышлык иткән әлеге зур мәдәни чара дәвамлы булсын, — дигән теләген белдерде.

Сәлим Нәҗип улы Назин якташларын, hәвәскәр артистларны кайнар сәламләде, талантлар ачуда, милли мәдәниятне үстерүдә фестивальнеӊ өлеше зур булуын билгеләп, уӊышлы чыгышлар, җиӊүләр теләде.

Искеавыл территориаль бүлеге начальнигы Л.Н. Габдушева чараны оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәтен белдерде. “Алга таба да иҗатыбызны, телебезне саклап яшик”, дигән фикерен җиткерде.

Сәхнәгә Искеавыл мәдәни-ял үзәген җитәкләүче талантлы оештыручы, музыкант, җырлар авторы hәм җырчы Морис Әхәтов чакырылды. Ул да катнашучыларга матур теләкләре белән мөрәҗәгать итте. Тормыш иптәше Эльвира Расих кызы аныӊ уӊ кулы, алар икесе бу зур чараны оештырып әзерләүчеләр hәм кабул итүчеләр дә булды.

“Ирен моӊнары” фестивалендә крайныӊ күп округларыннан иҗат көчләре катнашты. Х.Х. Фәрвазетдинов җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри әгъзалары hәр чыгышны игътибар белән күзәтте hәм бәяләде. Бүләкләр иӊ осталарга тапшырылды.

Шалкандылылар (Орда округы) музыка коралларында уйнау номинациясендә уӊышка ирештеләр. Татар халык көйләрен гармунда башкарып, Сабир абый Ахунов I дәрәҗә дипломга лаек булды.

Бию коллективлары арасында Уен округыныӊ Түбән Сеп авылыннан “Әпипә” ансамбле танылды.

Җыр номинациясендә Янычи авылыннан “Энҗе” ансамбленә, балалар арасында Орда округы Искеавылдан “Ләйсән” ансамбленә тиӊнәр булмады.

Иӊ яхшы бию дуэты номинациясендә Кече Башап авылыннан (Орда округы) Илария hәм Алмаз Кадыровлар җиӊү яулады.

Бардалылар фестивальдә ничек чыгыш ясады соӊ? Габдулла Тукай исемендәге Барда гимназиясенеӊ 11 Б классы укучысы Дамир Тюмисов “Иӊ яхшы солист“ номинациясендә II дәрәҗә дипломга лаек булды, укытучысы Г.Г. Хәлилова. Г.И. Ибраhимова җитәкләгән “Барда гүзәле” вокаль ансамбле “Ирен моӊнары” фестиваленеӊ иӊ дәрәҗәле бүләге — гран-при иясе булып танылды. “Бу лаеклы җиӊү, сез моӊа ирештегез”, — диде Хәлил Хәмис улы бүләкне тапшырганда. Җиӊүчеләрне котлыйбыз!

Халык иҗаты hәм кул эшләре осталары да игътибардан читтә калмады, күргәзмә оештыручылар хезмәте жюри хөкеменнән югары бәяләнде.

Барлык катнашучылар тарафыннан фестивальне оештыручыларга рәхмәт сүзләре яӊгырады. Хуҗалар үзләренеӊ кунакчыллыгын hәм кайгыртуларын күрсәттеләр, каршы алу, туклану мәсьәләләре hәрьяклап уйланган иде.

Чара Морис Әхәтов башкаруында “Ямьле Ирен буйлары” җыры белән тәмамланды. Бу җырда Ирен буеныӊ гүзәл табигате, халкыныӊ уӊганлыгы чагыла.

Шул ук көнне бу авылда тагын бер мөhим чара булды – төзекләндерелгәннән соӊ Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары истәлегенә стела ачылды. Бу изге эш инициатив бюджетлаштыру проекты буенча тормышка ашырылды. Без искеавыллылар өчен шатландык, алар ата-бабалары истәлеген дә кадерләп саклыйлар, халкыбызныӊ милли мирасын үстерүгә hәм саклауга зур өлеш кертәләр. Алларына куйган максат hәм бурычларга ирештеләр, киләчәккә юнәлешләр билгеләделәр – бу бик хуп күренеш. Киләсе фестивальләр дә ямьле Ирен, Сылва, Шауба буйларын җыр-моӊга күмеп, тагын да күбрәк халык катнашында күӊелле бәйрәм рухында узар, дигән якты өметләр белән таралыштык без.

Роза Гыйззәтуллина.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *