Ул безнеӊ районны яктыртты

Кеше гомере тиз уза hәм кыска. Бу җирдә безнеӊ hәрберебезнеӊ үз миссиясе бар. Берәүләр кешелек дөньясына нәсел куя, башкалары ачышлар ясый hәм яӊа әйберләр уйлап таба, кайберәүләр иҗат җимешләре калдыра. Язмышларны янып торган шәмнәр, аларныӊ ялкыны, төрле якка очкан очкыннары белән чагыштырып була. Курочкина Антонина Павловна безнеӊ районны үзенеӊ язмыш “яктылыгы” белән яктыртты, күпләргә өмет бүләк итте, үзен сәламәтлек саклау системасына багышлады, авылдашларыныӊ иминлеге өчен күп нәрсәсен корбан итте. Ул 1984 елда вафат булды, әмма бу искиткеч табиб, гүзәл кеше турындагы истәлекне әле дә аныӊ белән эшләгән, тәҗрибә туплаган, сугыштан соӊгы чорныӊ барлык авырлыкларын бүлешкән кешеләр саклый.

— Минем исемем Гөлфәгыйзә Әбрар кызы Юлушева. Антонина Павловна Курочкина белән 1967 елда таныштым, ул акушер Дарья Тихоновна Наумова белән бергә минем баламны кабул итте. Аларныӊ осталыгы аркасында улым белән мин исән hәм сау-сәламәт калдык. Аннан мин 1978 елда больницага кассир булып эшкә урнаштым, 1982 елга кадәр бухгалтер, икътисадчы, баш бухгалтер булдым. Антонина Павловна баш табиб вазифасыннан киткәч, Сәлим Нәҗип улы Назин белән эшләдем, — дип уртаклаша хезмәт ветераны.

Әӊгәмәдәшем сүзләренә караганда, Антонина Павловна аӊа сугыш елларын ничек үтүен, каты сугыш барганда аны партиягә кабул итүләрен, ә партбилетны блиндажда тапшырганын сөйләгән. “Чара төгәлләнгәч үк алар блиндаждан чыгарга уйлый, ләкин алар алдыннан чыгып өлгергән бер кеше шул мизгелдә снаряд шартлавыннан hәлак була, Антонина Курочкина исән калган өч кеше арасында кала. Ул сугыш аныӊ эчке дөньясын үзгәртүен, аны еламаска, борчылмаска өйрәтүен әйтә иде. Вакыт узу белән, үле гәүдәләр күреп, аныӊ йөрәге авыртудан hәм газапланудан туктаган. Ул тормыш hәм үлем hәрвакыт янәшәдә “йөргәнен” аӊлаган, күрәсеӊ, шуӊа күрә дә медицина институтына укырга кергән”, — ди Гөлфәгыйзә апа.

Антонина Павловнаны әӊгәмәдәшем гадел, игелекле, күпкырлы кеше буларак хәтерли. Ул хирург, гинеколог, педиатр hәм невропатолог буларак бар гомерен больницага, пациентларына багышлый. “Язмышым шулай үрелде, мин югары уку йортын тәмамлау турында дипломымны 48 яшемдә генә алдым. Антонина Павловна: “Укырга hәм эшләргә беркайчан да соӊ түгел“, — дия иде. Бу сүзләр тормышымныӊ девизына әверелде. Эшкә кабул иткәне өчен А. П. Курочкинага бик рәхмәтлемен, миӊа бит аны шәхсән белү бәхете елмайдыӊ, — диде әӊгәмә ахырында Гөлфәгыйзә Әбрар кызы.

Икенче әӊгәмәдәшем Рәсилә Гаделгәрәй кызы Батыркаева 1974 елда фельдшер белгечлеге алгач, юллама буенча Уинский районына эшкә җибәрелә.Тик аныӊ туган ягыннан 5 елга китәсе килми, ул бит Кодаш авылыннан була. “Антонина Павловнага килдем, ул эш урыннары юк диде, ләкин шулай да Өчкулда эш урыны бирде. Мин моныӊ кайда икәнен дә аӊламадым, ләкин шатланып ризалаштым, иӊ мөhиме, миӊа районнан китмәскә кирәк иде. Өчкулга килгәч, авылныӊ халкы аз, Бардадан ерак, урман янында булуын аӊладым. Монда яшьләр дә күп түгел, күбрәге өлкәнннәр яшәвен ачыкладым. Ул елларда Өчкул янында өч гаилә яшәгән Малиновка авылы бар иде. Мин кияүгә чыккач, бу кечкенә авылда яшәдем, монда улым туды“, — дип искә ала Рәсилә апа.

Шулай аныӊ Өчкулда хезмәт биографиясе башлана, ләкин аны район үзәгенә күчү уе ташламады. Биш елдан соӊ ул кабат Антонина Павловнага теләге белән мөрәҗәгать итә, ләкин Антонина Павловна аныӊ теләген кире кага, янәсе, ризалашкансыӊ — Өчкулда эшлә. Бераз соӊрак тагын бер баш табиб Сәлим Нәҗип улы аны үзәк хастаханәгә хирургия кабинетына шәфкать туташы итеп күчерә. Язмыш аны кабат Антонина Павловна белән, әмма инде бер кабинетта очраштыра.

— Антонина Курочкина гадел, законга буйсынучан, hәрвакыт тыйнак булды, беркайчан да тавышын күтәрмәде. Яше шактый булуга карамастан, энергиясе ташып тора иде. Еш кына бездән хәлләребезне сорады, ничек яшәвебез белән кызыксынды. Үз-үзенә hәм янәшәсендәге кешеләргә бик таләпчән иде. Бар кеше аны хөрмәт итте, яратты, hәм аӊа сүзен ике тапкыр кабатларга туры килмәде. Ул хезмәттәшләрендә төгәллек, намуслылык, җаваплылыкны бәяли иде,- ди Р.Г. Батыркаева.

Тормыш агымында Батыркаевлар гаиләсе дә арта, ә Рәсилә апа декреттан чыгуга, Антонина Павловнаныӊ сәламәтлеге какшый hәм аларга бергә эшләргә туры килми. Рәсилә Гаделгәрәй кызын методик кабинет статистичы вазыйфасына күчерәләр, ә Антонина Павловна озакламый вафат була. “Мин аны җирләүне яхшы хәтерлим, кичә генә булган кебек. Без аныӊ гәүдәсе янында дежур тордык, каравыл оештырылды, күмелгәндә аныӊ бүләген алып бару хөрмәтенә ия булдым. Соӊрак мин отоларинголог кабинетына фельдшер итеп билгеләндем. Лаеклы ялга чыкканчы Ольга Алексеевна Курочкина белән шәфкать туташы булып эшләдем. 2008 елда пенсиягә чыктым. Вакытны кире кайтара алсам, мин Антонина Павловнадан пациентларын гына түгел, үзен дә саклауны сорар идем”, — дип нәтиҗә ясады Рәсилә апа.

Венера Шәрәфетдинова.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *