Әйдәгез, кинога барыйк!

Әйе, элек без еш кына бер-беребезгә бу сүзләрне әйтә hәм яраткан hинд фильмнарын, боевиклар карарга кинозалга бара идек. Легендар “Звездные войны“ да кайчандыр нәкъ менә зур экраннан аша тамашачыларныӊ йөрәкләрен яулагандыр дип ышанам. Кино – чыннан да мавыктыргыч, әкият дөньясы ул. Кино карап, без геройларга гашыйк булабыз, аларны кызганабыз, алар белән бергә тормыш киртәләрен узабыз, ә кино фразалары хәтеребездә бик озак уелып кала. Узган атнада Барда мәдәният hәм ял үзәгендә бөтен округ өчен мөhим чара булды — 20 еллык тәнәфестән соӊ заманча “Нур“ кинозалы ачылды. Бу вакыйга муниципалитетыбызныӊ мәдәни тормышында истә калырлык “битләренеӊ“ берсе буларак елъязмага керәчәк.

Тарихка килгәндә, безнеӊ районда беренче фильмнарны ерак 1927 елда ук күрсәтә башлаганнар, киномеханиклар Баранов Степан Алексеевич hәм Мансуров Мостафа Мөхәммәт улы булган. Кинотеатр төзелгәнче, сеанслар Пушкин урамында урнашкан бинада үткән, ул вакытта бу кинотеатр “Луч“ дип аталган. 1965 елда тамаша залы 200 урынга исәпләнгән яӊа “Космос“ кинотеатры төзелеше тәмамлана. Биредә үк район кино челтәренеӊ дирекциясе дә урнаша, җитәкчесе Белоусов Вениамин Николаевич була. Узган гасырныӊ 80нче елларында кино җайланмаларын актив яӊарту барган. Даими сеанслардан тыш, “Космос“та төрле социалистик девизлар астында фильмнар күрсәтелә, кинолекторияләр эшли. Кызганыч, тик технологияләр үсеше белән кинотеатрга ихтыяҗ бетә hәм ул ябыла, 20 елдан артык Бардада “зур экран“ булмый.

Тамашачыларга җылы теләкләр белән округ башлыгы Х.Г. Алапанов, Дума рәисе И.Р. Вахитов, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихныӊ ярдәмчесе Ф.Ф. Корбангалиева чыгыш ясады. “Бүген без шундый зур тәнәфестән соӊ кинотеатр ачабыз. Барыгызны да бу вакыйга белән котлыйм. Вакыт тиз уза, тарихныӊ үзенчәлекле “әйләнеш“ ясавы hәм киноныӊ округка кайтарылуы куанычлы хәл. Бу безнеӊ бердәм эшебез hәм казанышыбыз. Край ярдәме белән торак пунктларыбызныӊ мәдәният объектларында күп эшләр башкарыла, төзекләндерү эшләре алып барыла, социаль кинозаллар ачыла. Кинога йөрү традициясе яӊарыр hәм заллар тулы булыр, дип өметләнәм“, — диде Хәлил Газбулла улы.

Чара “Тарлан“ татар-казах драмасын күрсәтү белән дәвам итте. Фильм бары да яраткан Сабан туе көненнән башлана. Ат чабышы, көрәш, милли уеннар — hәрберебезгә якын. Тик бәйрәм караӊгы төсмер ала – тамашачылар алдында гаделсез көрәштә берсе җиӊә, көндәше оттырып кына калмый, ә каты җәрәхәтләр дә ала. Киләсе кадрлар ике елдан соӊ булган хәлләрне сөйли. “Җиӊүче“ үз хатасын танып, кайчандыр якын булган кешесенә гафу үтенергә бара hәм татулашу билгесе итеп аӊа бия бүләк итә. Ләкин Тимерхан аны кичерергә ашыкмый, аӊа яхшы дустыныӊ кабахәтлеген кабул итү авыр була. Шул ук вакытта биянеӊ колыны туа, Тимерханныӊ улы Закир аны бик нык ярата… Алга таба нәрсә булганын, дуслык hәм хыянәт, гаделлек hәм горурлык турындагы бу кино ничек беткәнен белергә телисезме? Алайса, “Нур“ кинозалына рәхим итегез!

Венера Шәрәфетдинова

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *