Яраткан сәнгать бишеге

Крайныӊ иӊ зур hәм танылган мәгариф учреждениеләренеӊ берсе — Барда балалар сәнгать мәктәбе 29 ноябрьдә үзенеӊ мактаулы юбилеен – 55 еллыгын билгеләп үтте!

Барда мәдәният hәм ял үзәгендә бәйрәм кичәсе педагогларны, мәктәпне тәмамлаучыларны, укучыларны, ветераннарны hәм күп кенә кунакларны җыйды. Моӊлы көйләр, дәртле биюләр, баянчыларныӊ, вокал hәм инструменталь ансамбльләр hәм дуэтларныӊ дәртле чыгышлары белән концерт бер сулышта утеп тә китте. Тамашачыны үз чыгышлары белән баянчылар hәм аккордеонистлар оркестры, край, Бөтенрәсәй, халыкара конкурслар лауреаты Айвар Тимганов (җитәкчесе С.М. Ибраева), кече сыйныфлар вокаль ансамбле, “Гармония” укытучылар триосы, “Нурлы” үрнәк хореография коллективы hәм башкалар сөендерде.

Чараны алып баручылар сүзләренчә, Барда балалар музыка мәктәбе 1967 елда барлыкка килә, еллар дәвамында ул үсә hәм сәнгать мәктәбе дип атала башлый. Бүген биредә 162 укучы белем ала, 21 педагог эшли, алар арасында 14 укытучы шушы учреждениене тәмамлаучылар. Биредә 5 бүлек бар, балалар фортепианода, баянда уйнарга, җырларга, рәсем ясарга hәм хореография сәнгатенә өйрәнәләр.

Мәктәпнеӊ тарихы, аны тәмамлаучыларныӊ hәм укучыларныӊ эшләре белән кунаклар Барда мәдәният hәм ял үзәге фойесында таныша алдылар, биредә рәсем сәнгате бүлекчәсе укучыларыныӊ эшләре күргәзмәсе оештырылган, hәм мәктәпнеӊ үсеш тарихына багышланган фотографияләр белән стендлар урнаштырылган иде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2018 елда башкарылган зур эш нәтиҗәсендә мәктәп “Иӊ яхшы балалар сәнгать мәктәбе” номинациясендә мәдәният өлкәсендә өстәмә белем бирү учреждениесе буларак край конкурсында дипломант булды. Ел саен мәктәп укучылары hәм укытучылар төрле дәрәҗәдәге конкурсларда hәм фестивальләрдә катнашып, призлы урыннар алалар.

Чара барышында округ башлыгы Х.Г. Алапанов, Барда муниципаль округы Думасы депутаты, “Тол буйлары” җирле теле-радио тапшырулар директоры З.С. Габделхакова, мәгариф идарәсе начальнигы Т.М. Мукаева, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.В. Сухихныӊ ярдәмчесе Ф.Ф. Корбангалиева hәм округ администрациясенеӊ мәдәният, яшьләр сәясәте hәм спорт идарәсе начальнигы Ә.Т. Халитова педагогик коллективны, укучыларны hәм мәктәпне тәмамлаучыларны шушы матур юбилей белән котлады. Алар мәктәпкә уӊышлар теләп, укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук Р.Ф. Дәүләт Думасы депутаты И.Н. Шубинныӊ, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутатлары В.А. Сухих hәм Г.А. Ткаченконыӊ котлаулары укылды.

Бу мәктәпне тәмамлаган танылган артистлар да яраткан уку йортын онытмый, Татарстан Республикасыныӊ атказанган артисткасы Чулпан Юсупова бәйрәм уӊаеннан видеокотлау җибәргән иде.

Барда балалар сәнгать мәктәбенә киләчәктә дә уӊышлар, талантлы укучылар, иҗади үсеш hәм тагын бик күп юбилейлар телисе генә кала!

Венера Уразова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *