Укучылар классика сайлый
Сезгә сәгать ярым вакыт нәфис сүзнеӊ көче белән ләззәтләнергә туры килгәне бармы? Дөньядагы иӊ ихлас күӊелле затлар — балалар хәзерге заман hәм әдәбият тарихына ныклы кереп калган рус hәм чит ил авторларыныӊ классик әсәрләреннән проза өзекләрен сөйләгәннәрен күргәнегез булдымы? Безнеӊ редакция 28 мартта модельле китапханәдә узган “Тере классика” Бөтенрәсәй яшь нәфис сүз осталары — проза укучылар конкурсыныӊ район этабын күзәтү бәхетенә иреште. Округ мәктәпләре укучылары прозаик авторлардан цитаталар китерү осталыкларын күрсәтте. Балалар Рей Бредбери, Валентин Плотников, Михаил Зощенко, Клайв Льюис







