Туган тел сагында

13-14 декабрьдә Мәскәүдә Рәсәй Федерациясе халыкларыныӊ туган телләре укытучыларыныӊ Рәсәй Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган I Бөтенрәсәй съезды узды. Бирегә 75 төбәктән 280 катнашучы килде. Алар — мәгариф идарәсенеӊ төбәк hәм муниципаль органнары белгечләре, мәктәп, колледж hәм өстәмә hөнәри белем бирү оешмалары педагоглары.

Съездда “Туган тел hәм туган әдәбият”, “Туган тел hәм туган телдә әдәби уку” темаларына яӊартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча эш үзенчәлекләре турында фикер алышу булды, Рәсәй халыкларыныӊ туган телләрен укыту концепциясен камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләнде.

14 декабрьдә мастер-классларда укытучылар туган телләрне укытуныӊ инновацион технологияләрен (шул исәптән цифрлы технологияләр ярдәмендә), күп төрле культуралы белем бирү мохитендә тәрбия эше методикаларын күрсәтте.

Пермь краен 4 кешедән торган делегация тәкъдим итте: Коми-Пермяк мәгариф хезмәткәрләренеӊ квалификациясен күтәрү институты директоры урынбасары Т.Н. Меркушева, Кудымкар муниципаль округы Ошиб урта гомуми белем бирү мәктәбенеӊ коми-пермяк теле укытучысы И.Г. Петрова, Барда муниципаль округыныӊ татар теле hәм әдәбияты укытучылары Л.И. Мусина hәм Г.Я. Чурмаева. Без төрле тематик мәйданчыкларда, мастер-классларда эшләү тәҗрибәсе белән уртаклаштык. Лилия Илсур кызы “Белем бирүнеӊ яӊартылган эчтәлеген гамәлгә ашыру шартларында туган телләрне өйрәнү” секциясендә “Туган телне hәм әдәбиятны укытуда инновацион алымнар” дигән мастер-класс үткәрде, ә Гөлшат Ясәви кызы “Аксиологик лингвометодикасы: туган тел чаралары ярдәмендә тәрбияләү” секциясендә эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Съезд нәтиҗәләре буенча катнашучыларныӊ электрон чыгышлары җыентыгы әзерләнәчәк. Съезд операторы – Рәсәй Федерациясе халыкларыныӊ туган телләре федераль институты.

Лилия Мусина,

Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясенеӊ татар теле hәм әдәбияты укытучысы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *