Искиткеч бәйрәм

Халыкара укытучылар көне hәр ел 5 октябрьдә билгеләп үтелә. Быел да бу традициядән читкә тайпылу булмады, хөрмәтле укытучыларыбыз hөнәри бәйрәмнәре уӊаеннан җылы котлауларга лаек булды. Барда мәдәният hәм ял үзәге бу көнне гөрләп торды.

Бәйрәм чарасы балалар чыгышыннан башланды, алып баручылар арасында да укучылар бар иде. Әйе, укытучы киләчәк буынны тәрбияли, белем бирә, аларны олы тормышка әзерли. Барда муниципаль округы башлыгы Х.Г. Алапанов тәбрикләвендә дә шул гыйбарә ачык чагылды.

— Хөрмәтле укытучылар, мәктәпкәчә hәм өстәмә белем бирү педагоглары, педагогик хезмәт ветераннары. Сезне hөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән чын күӊелдән котлыйм. Сез – мәгарифебезнеӊ төп байлыгы. Илебездә белем бирү өлкәсендә тупланган барлык позитив күренешләрне саклап, педагогик инновацияләрне актив җәлеп итәсез, белем бирү сыйфатын күтәрү өстендә эшлисез, уӊай нәтиҗәләргә ирешәсез. Округта хәзер ике мәктәп төзелә, җиде мәгариф учреждениесе ремонтланды, спорт объектлары төзибез, төзекләндерәбез, уӊайлы шартлар тудырабыз. Укучыларныӊ мәктәпләргә теләп йөрүләрен телибез. Бәйрәм уӊаеннан сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, авыр, ләкин мактаулы хезмәтегездә зур уӊышлар телим, — диде ул hәм ветеран укытучыларны бүләкләде.

Округ Думасы депутатлары исеменнән тәбрикләү өчен сәхнәгә рәис урынбасары Н.Г. Исмәгыйлева күтәрелде, җылы котлавын җиткерде. Шулай ук 23нче сайлау округы буенча Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты Г.А. Ткаченко, Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы рәисе, 23нче округ буенча депутат В.А. Сухих исемнәреннән дә котлау яӊгырады. Кайнар теләкләре белән муниципаль округы администрациясенеӊ мәдәният, яшьләр сәясәте hәм спорт идарәсе начальнигы Ә.Т. Халитова hәм үзәк район больницасы баш табибы, округ Думасы депутаты И.Ә. Сәгыйдуллин мөрәҗәгать итте. Округ мәгариф идарәсе начальнигы Т.М. Мукаева hәм мәгариф хезмәткәрләренеӊ округ профсоюзлары комитеты рәисе С.Г. Туктамышев та Укытучылар көне уӊаеннан изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмне талантлы укучылар hәм сәнгать мәктәбе укытучылары башкаруында матур концерт номерлары бизәде, алар җырлады, биеде hәм музыка уен коралларында уйнады.

Чираттагы уку елы дәвам итә, яӊа үрләр hәм казанышларга, иҗат hәм хезмәт уӊышларына илтсен ул. hөнәри бәйрәмегез ялкынлы эшләргә дәрт уятсын, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә язсын!


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *