Балаларны һәм үз эшеңне ярату — укытучының төп сыйфаты

Рәсәйдә 2023 ел Президент указы буенча педагог hәм остаз елы булачак дип игълан ителде.

Мондый инициатива 2023 елда илебездә фәнни педагогикага нигез салучы Константин Ушинскийныӊ тууына 200 ел булу белән аӊлатыла.

Әлбәттә, күбебезнеӊ педагог сүзен ишеткәч, күз алдына мәктәп еллары hәм яраткан укытучыбыз килеп баса, әмма баланыӊ шәхесен үстерүдә өстәмә белем бирү педагоглары да мөhим роль уйный. Яӊа тематик ел алдыннан Балалар иҗат йортыныӊ “Могҗизалар остаханәсе” берләшмәсе җитәкчесе Гөлназ Илдар кызы Акбашева белән аралаштык.

Г.И. Акбашева 1980 елныӊ 2 апрелендә Пермь өлкәсе Барда районыныӊ Султанай авылында туа. Туган авылы мәктәбен тәмамлагач, Пермь шәhәренеӊ 4нче педучилищесына укырга керә. Анда 4 ел укыганнан соӊ, 1995 елда туган районына кайта hәм Сараш мәктәбенә технология укытучысы булып эшкә урнаша, анда бер ел хезмәт итә. Шул ук елны Пермь педагогия университетыныӊ читтән торып уку бүлегенә “Технология hәм эшмәкәрлек укытучысы” белгечлеге буенча укырга керә hәм аны 2002 елда уӊышлы тәмамлый. Сарашта эшләгәннән соӊ Бардага күчеп, Яшь техниклар станциясенә эшкә урнаша, балалар йортыннан малай hәм кызлар белән “Лесовичок” түгәрәгендә шөгыльләнә. Ә инде 2004 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр балалар иҗат йортында эшли.

— Могҗизалар остаханәсендә балалар белән өч юнәлеш: кәгазь пластикасы, әвәләү, скульптура-текстиль техникасы буенча шөгыльләнәбез. Беренче юнәлештә оригами, аппликация, квиллинг кебек техникаларда эшлибез. Әвәләп ясаганда тозлы камыр, керамик балчык кулланабыз. Ә скульптура-текстиль техникасы — ул курчак иҗатыныӊ бер төре, биредә тукымадан курчаклар ясала, шулай ук төрле материаллар: тукыма кисәкләреннән, шпагат бавыннан картиналар hәм эшләнмәләр булдырыла. Укучыларда милли-мәдәни байлыкларыбызга карата мәхәббәт тәрбияләргә, алар белән милли бәйрәмнәр, костюмнар буенча эшләр булдырырга тырышам, 7-14 яшьлек балалар белән шөгыльләнәм. Алар белән район, край hәм Бөтенрәсәй дәрәҗәсендәге төрле конкурсларда катнашабыз, призлы урыннар яулыйбыз.

Соӊгы елларда үзем дә төрле сайтлардагы конкурсларда катнашам, анда үземнеӊ мастер-классларымны, иҗади эшләремне җибәрәм h. б.

Мин педагогика өлкәсенә очраклы эләктем, әмма хәзер, бу эштән hәм укучыларымнан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм.

Минемчә, укытучы кеше үзе дә гомере буена белем ала, чөнки ул укучылар өчен үрнәк, үз эшенеӊ остасы булырга тиеш. Балаларны hәм үз эшеӊне ярату — педагогныӊ төрле балалар белән эшләү өчен төп сыйфаты, — дип уртаклашты Гөлназ Илдар кызы.

Венера Уразова.

Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *